Татарстанда Ураза бәйрәме хөрмәтенә гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак
Иртәгә Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр балалар һәм аларның ата-аналары өчен мавыктыргыч һәм файдалы программа әзерләде: тәм-томнар, викториналар, конкурслар, бүләкләр, актив уеннар, карусельләр, ярминкәләр... Бәйрәмнәр мәчет ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында – паркларда, җәяүлеләр йөри торган урамнарда, спорт комплексларында узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда шәһәр халкын һәм башкала кунакларын түбәндәге локацияләрдә көтәләр:
- Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете янында «Рамазан фест» бәйрәме 13:00 сәгатьтә башлана.
- «Гаилә» мәчетендә балалар бәйрәме 10:00 сәгатьтә башлана.
- «Әхмәдзәки» мәчетендә гаилә бәйрәме 13:00 сәгатьтә башлана.
Татарстан районнарында да бәйрәмнәр узачак:
- Алабуганың «Чебурашка» паркында 13:00 сәгатьтә: интерактив күңел ачу программасыннан тыш, кунакларны бәйрәм пылавы һәм татлы мамык белән сыйлаячаклар.
- Чаллыда «Тәүбә» мәчете һәм Г.Тукай исемендәге яр буенда 11:00 сәгатьтән ярминкәләр эшли башлый, 14:00 сәгатьтән бәйрәм рәсми рәвештә ачыла.
- Сарманда Җәмигъ мәчете янында 14:00 сәгатьтә 12 яше тулмаган балаларны көтәләр, аларга бүләкләр, мастер-класслар һәм бәйрәм чәе әзерләнә.
- Баулыда бәйрәм «Гали» мәчете янында 9:00 сәгатьтә башлана.
- Теләчедә Үзәк ял паркында 13:30 сәгатьтә башланып китә.
- Лаешта «Ихлас» мәчете янында - 10:00 сәгатьтә, «Мәдинә» мәчете янында 10:00 сәгатьтә, Пәләү авылы мәчете янында 10:00 сәгатьтә. Сокурыда «Ихсан» мәчете янында бәйрәм 21 мартта узачак.
- Менделеевскида Җәмигъ мәчете янында 13:00 сәгатьтә, бәйрәмнән тыш, биредә таравих намазына күбрәк йөргән балалар арасында «Рамазанны намазда үткәрү» акциясенә йомгак ясалачак.
- Лениногорскида «Юбилейный» паркында 13:30 сәгатьтә башлана.
- Мөслим спорт комплексында 13:30 да ир балалар арасында Рамазан Кубогына мини-футбол узачак; биредә үк 9:00 сәгатьтә 6 яшьтән зуррак ир балалар һәм ир-атлар, 6 яше тулмаган ир балалар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар узачак.