Татарстанда 1600 волонтер иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирүдә булышачак
Россиядә төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү чарасын уздыру өчен волонтерларны теркәү башланды. Бу хакта 12 мартта Ростов-Дон шәһәрендә «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар» округ хисап-программа форумында игълан иттеләр. Волонтерлар корпусына кушылырга теләүчеләр заявкаларны Добро.рф платформасында тапшыра ала, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Бөтенроссия тавыш бирү чарасы ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә, дип искәрттеләр ведомствода.
Проект шәһәрләрне яшәү өчен уңайлырак, шулай ук туристлар һәм инвесторлар өчен кызыклырак итүне максат итеп куя. Проект белән бәйле волонтерлык хәрәкәте алтынчы ел рәттән уңышлы эшләп килә. Бу вакыт эчендә 500 меңнән артык волонтер (алар арасында мәктәп укучылары, яшьләр һәм олылар бар) россиялеләргә иң яхшы төзекләндерү проектларын сайларга ярдәм итте.
«Татарстанда проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 2 меңнән артык волонтер җәлеп ителде, быел анда республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 1630 волонтер катнашачак. Аларның барысы да махсус әзерлек узачак. Искәртеп үтәм, 14 яшьтән олырак һәркем волонтер була ала», - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.