Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ураза бәйрәме белән котлады, иминлек, сәламәтлек һәм бәхет теләде. Котлауны ул үзенең MAX каналында чыгарды.
«Бу изге бәйрәм безнең өйләргә иминлек һәм шатлык китерсен. Һәркемгә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим! Ураза бәйрәме белән!» – дип язды Миңнеханов.