Әгерҗенең «Нур» мәчете каршындагы мәдәни-мәгърифәт үзәгендә укучылар татар теле өйрәнә
Әгерҗе районында март башыннан «Нур» мәчете каршындагы мәдәни-мәгърифәт үзәгендә «Без татар телен өйрәнәбез» курслары үз эшен башлап җибәрде. Анда мәктәп укучылары татар теленә өйрәнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укулар «Татарча сөйләшик» дип аталган махсус дәреслек буенча алып барыла. Әлеге уку әсбабы унөч бүлектән тора һәм һәр бүлек аерым теманы үз эченә ала, – дип таныштыра укуларны алып баручы Гөлия Закирова. – Дәресләрне укучылар өчен кызыклы, файдалы итү өчен төрле алымнар кулланыла. Әйтик, чираттагы дәрестә үзәк китапханә хезмәткәре Миләүшә Шәйхетдинова балаларга Әгерҗе урамнарының ни өчен теге яки бу исем белән йөртелүе турында сөйләячәк.
Алга таба укучылар белән экскурсияләр оештыру, парк-скверларга бару да планлаштырыла.
Укулар май азыгына кадәр дәвам итә, диелә хәбәрдә.