Рөстәм Миңнеханов: Өстәл теннисы буенча ярышлар яшьләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итәчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар башлануын шәрехләде.
«Бүген Саба районында өстәл теннисы буенча халыкара ярышларга старт бирелде. Турнирда Россия, Кытай, Белоруссия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстаннан 260 иң көчле яшь спортчы катнаша», – дип белдерде ТР Рәисе.
Фото: Фото: max.ru/rustamminnikhanov
«Өстәл теннисы - Татарстанда иң популяр спорт төрләреннән берсе. Мондый ярышлар республикада спорт үсешенә булышыр, ә иң мөһиме – яшьләрне актив, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәр, дип ышанам!» – дип искәртте ул.
«Татарстанда өстәл теннисы – актив рәвештә үсә торган спорт төрләренең берсе. Республикада аның белән 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә, ә 2 меңгә якын яшьләр спорт мәктәпләренә йөри. Узган ел берьюлы 5 махсуслаштырылган спорт үзәге ачылу өстәл теннисын популярлаштыруга һәм үстерүгә зур этәргеч булды», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.