Татарстанда бүген явым-төшем көтелми, 9 градуска кадәр җылы булачак
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.
Республика территориясендә көндез һава +4...+9 градуска кадәр җылына, башкалада – +6...+8 градуска кадәр.
Шул ук вакытта юлларда көчле бозлавык саклана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә.