Санкт-Петербургта Тукайга багышланган иҗади марафон үтә
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге «Питер.татар» порталы белән бергә Тукайга багышланган иҗади марафон башлап җибәрә. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без мәктәп укучыларын, студентларны, педагогларны, иҗади кешеләрне һәм әдәбият сөючеләрне якты мәдәни вакыйганың бер өлеше булырга чакырабыз», диелә хәбәрдә.
Флешмоб 26 марттан 26 апрельгә кадәр уза. Иҗади марафонда катнашу өчен, Тукай шигырьләрен, аудио-һәм видеоларны, аның иҗаты мотивлары буенча иллюстрацияләр һәм рәсемнәрне, шагыйрьнең тормышы һәм мирасы турында эссе һәм уйлануларны #ПостпредствоРТвСПБ #тукаймарафон хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
Марафонга түбәндәге сылтама аша теркәлергә кирәк.