Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Исламда мәрхүмне ахирәткә озату, җирләү, җеназа уку һәм искә алу
Һәрберебез иртәме-соңмы бу дөньядан китәчәк. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында «Татар-информ»га кеше үлгәннән соң нинди процедуралар үткәрергә кирәклеге һәм исәннәрнең мәрхүмнәрнең хәлен ничек яхшырта алуы турында сөйләде.
«Үләр алдыннан шәһадәт китергән кеше җәннәткә керәчәк»
Рөстәм хәзрәт, кеше үлгәч нинди йолалар үтәргә кирәк?
Бездә, мөселманнарда, ике төшенчә бар: фарыз гайн һәм фарыз кифая. Фарыз гайн – ул һәркем мөселман башкарырга тиеш булган гамәл. Фарыз кифая – фарызның аерым төре, аны җәмәгатьнең бер өлеше үтәсә, башкалар бу гамәлне эшләмәгән өчен җаваплылыктан котыла. Әгәр бу фарызны беркем дә үтәмәсә, аның җаваплылыгы (гөнаһы) бөтен җәмәгатькә төшә. Кешене ислам кануннары кушканча соңгы юлга озату – ул фарыз кифая. Моны кем дә булса эшләргә тиеш.
Якын кешебезнең тиздән дөнья куячагын сизгән чакта аның янына барырга, күрергә, хәлен белешергә, якыннарын юатырга кирәк. Аның янында Аллаһыдан башка илаһ юк икәнлегенә шәһадәт китерә торган сүзләрне («Ләә иләәһә илләл-лааһ») әйтеп торучы кеше утырырга тиеш. Кеше җаны чыкканда шушы сүзләрне әйтеп үлсә, ул турыдан-туры оҗмахка эләгәчәк.
Кеше дөнья куйганда аның янында булсак, без мәетне дөрес итеп куярга тиешбез. Кулларын ике яклап гәүдәсенә терәп куярга, күзләрен йомдырырга, булдыра алсагыз авызын бәйләргә кирәк.
Аннары, кеше үлгәннән соң бер четерекле мәсьәлә бар. Ул да булса мәетне яру. Кеше үлеп киткәч, без бу хакта табибларга хәбәр итәбез. Мин һәрберебезне исән чакта табибларга йөрергә, сәламәтлегебезне тикшереп торырга тырышырга чакырам. Мондый очракта, мәрхүмнең туганнары табибка мөрәҗәгать иткәч, ул бу кешенең сәламәтлеге нинди хәлдә булганын күзаллый һәм махсус процедураларсыз гына кешенең үлеме турында белешмә язып бирә ала. Әгәр кеше исән чагында табибларда күзәтелмәсә, бу очракта мәетне ярырга мөмкиннәр. Чөнки бу процедураның билгеле бер регламенты бар, үлем турында белешмәне ярганнан соң гына бирә алачаклар. Шуңа күрә якыннарыбызны, танышларыбызны, туганнарыбызны үлгәннән соң ярдырмас өчен, аларның исән чакта табибларга йөрүе, тикшерелүе мөһим.
Табиб үлем турында белешмә язып биргәннән соң, без мәчеттәге имам белән сөйләшәбез. Хәзер күп кенә мәчетләрдә мәетне юу, кәфенгә төрү һәм җеназа уку өчен урын бар.
«Кешене үлгән урынында җирләү яхшырак»
Кеше туган җирендә түгел, ә башка илдә яки башка шәһәрдә үлсә, аны кайда җирләргә кирәк?
Кешене үлгән урынында җирләү яхшырак дигән кагыйдә бар. Әйтик, кеше каядыр ял итәргә барган җирендә үлеп китсә, димәк, бу кешене шунда җирләү яхшырак.
Якыннарыгыздан исән чакта ук кайда җирләүләрен теләүләре турында сорашыгыз. Әгәр якын кешегез авылга кайтаруларын тели икән, авылда җирләгез. Әмма исән чакта ук бу авылга кайтыштырып торырга тырышыгыз, чөнки кайбер авыллардагы зиратларда чит кешеләрне җирләмиләр. Хәтта ул анда туган булса да, күптән кайтып күренгәне булмаса, ул авыл халкы өчен чит кешегә әйләнгән була. Шуңа күрә бу авылга кайтыштырырга тырышыгыз.
Сөекле пәйгамбәребез җеназа намазында намаз укыган, ураза тоткан 20 кеше катнашса яхшы, дигән
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Җеназа намазында теләсә кайсы мөселман кешесе катнаша ала»
Җеназа намазы ничек укыла?
Сөекле пәйгамбәребез җеназа намазында намаз укыган, ураза тоткан 20 кеше катнашса яхшы, дигән. Бу очракта кеше оҗмахка керәчәк. Шуңа күрә мәчеттәге имамнар белән сөйләшеп, җеназаны, әйтик, өйлә намазыннан соң мәчеттә укырга тырышыгыз. Анда намазга бик күп кеше җыелган булачак, алар сезнең якын кешегезгә җеназа намазы укыганда катнашачак.
Димәк, җеназа намазын укыганда мәрхүмнең туганнары гына катнашмаса да ярый?
Әлбәттә, җеназа укыганда теләсә кайсы мөселман кешесе катнаша ала. Мәсәлән, изге Мәккәгә баргач, анда намаз укыганнан соң имам җеназа намазы укыячакларын игълан итә. Анда күпме кеше катнашканын күз алдына китерәсездер.
Хатын-кызларга зиратка керергә ярыймы?
Мәет җирләгәндә хатын-кызларга зиратка барырга ярамый. Алар ир-атлар мәет җирләргә киткәндә өйдә калырга тиеш.
Мәрхүмне күмгәннән соң каберне җыештыру яки дога кылу өчен барырга ярый.
Мәет җирләгәндә исә хатын-кызлар зиратка керергә тиеш түгел. Мәрхүмгә сезнең өйдә калуыгыз, «Ясин» укуыгыз, өйдә тәртип урнаштыруыгыз яхшырак.
Якыннарыгыздан исән чакта ук кайда җирләүләрен теләүләре турында сорашыгыз
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»
«Бу дөньядан киткәннәр безне ишетә»
Зиратка баргач мәрхүмнәр белән сөйләшүчеләр бар. Үлгәннәр безне ишетәме?
Пәйгамбәребез әйткәнчә, бу дөньядан киткәннәр безне ишетә. Кабер янында булмасак та ишетә. Мәсәлән, учларыбызны күтәреп, Аллаһы Тәгаләдән әниебезгә оҗмахта урын бирүен сорасак, мәрхүм бу сүзләрне шунда ук ишетә һәм шунда ук безнең сүзләребез өчен савап ала. Шуңа күрә якыннарыбыз өчен ешрак дога кылырга кирәк. Бу хәзрәт чакырыгыз, дигән сүз түгел. Хәзрәтне көн саен чакырып булмый. Үзегез ике-өч сүз әйтсәгез дә, бу һичшиксез дога булып барып ирешә.
Мәрхүмнәр өчен гарәпчә укырга кирәкме, әллә үз телеңдә сорарга да ярыймы?
Коръән аятьләрен укыйсыз икән, алар, әлбәттә, гарәп телендә укылырга тиеш. Ә доганы үзегезнең телдә укый аласыз.
Без бу дөньядан киткән туганнарыбызга ничек ярдәм итә алабыз?
Бу дөньядан киткән һәр кешенең җаваплылыгы бар. Әйтик, аның кешеләр алдында җаваплылыгы калырга мөмкин. Әгәр дә ул кемнәндер акча алып торган һәм кайтарырга оныткан икән, туганнарына аның бурычын кайтартырга кирәк.
Шулай ук мәрхүмнең Аллаһы Тәгалә каршында да бурычлары булырга мөмкин. Әйтик, бу кеше намаз укыган булган, ә үләр алдыннан бер атна авырып яткан, намазын да укый алмаган, уразасы да тотылмый калган. Аның туганнары бу бурычларны да кайтарырга тырышырга тиеш. Уразасы калган булса, мохтаҗларны ашатырга кирәк. Намазлары укылмый калса, аларны аның өчен укып чыгарга кирәк.
Әти-әниебезгә җәннәттә яхшы урын бирелүен телибез икән, без аның исеменнән ярлыларны ашата, агач утырта, мәчет төзи алабыз. Якын кешегез исеменнән бер кирпеч сатып алсагыз да, бу зур файда булачак. Шулай ук хаҗ кылырга, корбан чалырга була.
«3нче, 7нче һәм 40нчы көндә аш уздыру – ул милли традиция»
Бездә кеше үлгәннән соң 3нче, 7нче һәм 40нчы көндә аш үткәрәләр. Бу диндә кушылган эшме, әллә милли йоламы?
– Бу безнең милли традиция. Без үлгән кеше исеменнән якыннарыбызны җыябыз, Коръән укыйбыз, кешеләрне ашатабыз, садака бирәбез. Мөмкинлегебез булса, без моны көн саен да эшли алабыз. Әгәр булдыра алмыйбыз икән, шушы көннәрдә булса да эшлибез.
Кайбер дин кардәшләребез алай итеп аш үткәрергә кирәкми, ди. Мондый чакта мин гадәттә болай дип җавап бирәм: «Күз алдыңа китер, менә синең дә, минем дә вакытым җитте, ди. Безне юып салдылар, һәм без Аллаһыбыз каршына җавап тотарга килеп бастык. Аллаһыбыз бездән сорый: намазың кайда, уразаң кайда? Без кемгә мөрәҗәгать итәрбез? Балаларыбызга дога укырга, намазларыбызны, уразаларыбызны кайтарырга кушарбызмы? Әмма алар безне ишетмәячәк бит...». Без мәрхүмнәрнең нәрсә әйтергә теләгәнен ишетмибез. Шуңа күрә без үзебез бу дөньядан киткәннәр турында кайгыртырга тиеш.
«Татар-информ»