Казанда үлем күрсәткече, 2024 ел белән чагыштырганда, 2 процентка кимегән
Казанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча халыкның үлем күрсәткечләрендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта бүген Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең 2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча медсовет киңәшмәсендә идарә җитәкчесе Илназ Әхмәдиев әйтте.
"Татарстан башкаласында үлем күрсәткече, 2024 ел белән чагыштырганда, 2 процентка кимегән. Ковидтан соңгы чорда беренче тапкыр Казан халкының табигый үсеше күзәтелә", - диде ул.
Ул, шулай ук, докладында яшүсмерләр арасында репродуктив сәламәтлек авыруларвн вакытында ачыклау өчен 15-17 яшьтәге кызлар һәм егетләр өчен профилактик тикшеренүләр үткәрелүен әйтте.
2025 елда 15-17 яшьтәге кызларның 7 процентында җенси сәламәтлегендә тайпылышлар ачыкланган.