Машинадагы көчле музыка өчен тынлык турында закон буенча штраф салырга мөмкиннәр – юрист
Автомобильдәге көчле музыка җәмәгать тәртибен бозу буларак бәяләнергә мөмкин. Россиянең атказанган юристы, Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының элеккеге җитәкчесе Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Элегрәк Югары суд ачыклык керткәнчә, мондый хәлләрдә сүз тавышның санитария нормаларыннан артып китүе турында түгел, ә нәкъ менә җәмәгать тәртибен бозу хакында бара. Шул ук вакытта, күп нәрсә музыканың кайчан яңгыравына бәйле.
Һәр төбәкнең тынлык турында үз кануны гамәлдә, шуңа күрә, юрист сүзләренчә, нинди җаваплылык каралганын аңлау өчен төбәк законнарына һәм административ хокук бозулар кодексына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Соловьев билгеләп үткәнчә, күпчелек төбәкләрдә төнлә (гадәттә, 23:00 сәгатьтән 07:00 яки 08:00 сәгатькә кадәр) тавышлану тыела. Моннан тыш, күп кенә субъектларда көндез «тынлык сәгате» (13:00-15:00 сәгатьләрдә) урнаштырылган.
Татарстанда, төбәк законы нигезендә, эш көннәрендә 22:00-06:00 сәгатьләрдә, ә ял көннәрендә 22:00-09:00 сәгатьләрдә шаулау тыела. Бу нормаларны бозган өчен гражданнарга 500-1000 сум күләмендә штраф каралган.