Синоптик җылыту сезонының кайчан төгәлләнәчәген әйтте
Татарстанда апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Аномаль җылылык аркасында республикада җылыту сезонының озынлыгы ел саен кыскара. Хәлиткеч карар тәүлеклек уртача температура +8 градустан артып киткән очракта кабул ителәчәк», - дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, җәйгә һава торышының төгәл фаразы әлегә юк. Метеорологлар кыска вакытлы фаразларга таянырга чакыра.