Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Алексей Песошин Дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин республиканың 58 күренекле кешесенә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

«Гражданнарыбызның профессиональлеге һәм максатчанлыгы аркасында Татарстан тышкы сынауларны ышанычлы рәвештә җиңә һәм социаль-икътисади үсеш юлында алга таба хәрәкәтен дәвам итә», – диде Песошин тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада 468 объект, шул исәптән мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре, парклар, скверлар, юл инфраструктурасы объектлары төзелгән, ремонтланган һәм яңартылган.

Икътисадның социаль тармакларын цифрлаштыру, һөнәри белем бирү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып барыла. Балалы гаиләләргә дәүләттән социаль ярдәме күрсәтелә. Төбәктә мөһим инфраструктура проектлары тормышка ашырыла, аларның төп максаты кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртудан гыйбарәт.

«Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан Хөкүмәте исеменнән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сез республика территориясендә яшәүче халыкларның бай мәдәни мирасын, күпгасырлык милли традицияләрен саклауга һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез», – диде Алексей Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, республика үзенең күпмилләтле һәм күпконфессиональ җәмгыяте белән дан тота, анда төрле халык вәкилләре дус-тату яши, бер-берсенең мәдәниятен саклый һәм үстерә.

«Быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртә. Чараларның рәсми башлану тантанасы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узачак, – дип искәртте Песошин.

2026 елда шулай ук шагыйрь Габдулла Тукайның – 140, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры алда торган чараларның ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Халыклар бердәмлеге елы елъязмасының мөһим сәхифәләре булачагына ышаныч белдерде.

«Бердәмлек һәм батырлык – гади сүзләр генә түгел, ә безнең алгы сызыктагы җиңүләребез һәм тылдагы уңышларыбызның ныклы нигезе дә. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт йөзеннән, 2026 ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле татарстанлылар ныклык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтә. Безнең уртак бурыч -хәрбиләргә, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү, шулай ук өйләренә әйләнеп кайткан ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру», – дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт бүләкләре лауреатлары республиканың иминлегенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертә. «Бүген бу залда Татарстанның чын патриотлары җыелды. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим һәм лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм!» - диде Песошин.

Ул татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында сәнәгать, төзелеш һәм транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре, фәнни һәм медицина даирәләре вәкилләре, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары, мәгариф һәм спорт тармагында эшләүчеләр, дәүләт хезмәткәрләре бар.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Биш баланың әти-әнисе Ләйлә һәм Илдар Ситдыйковлар «Ата-ана даны» орден медале белән билгеләп үтелде.

Фото: © prav.tatarstan.ru

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры урынбасары Андрей Хашов икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнде.

«Россия Кызыл Хач» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзасы Юрий Анисимовка, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Кытайны өйрәнү һәм Азия-Тын океан тикшеренүләре кафедрасы профессоры, «Хәтер китабы» редакциясенең баш мөхәррире Рамил Вәлиевкә, «Алабуга» махсус икътисади өлкән белгече Исмәгыйль Гатаулловка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале тапшырылды.

Горизонталь юнәлешле бораулау белгечләренең Халыкара ассоциациясе президенты Александр Брейдбурд, «Казан» халыкара аэропортының баш энергетигы Олег Дуреев, Казан шәһәр филармониясе концерт бүлегенең нәфис сүз остасы Ольга Завьялова һәм башкалар Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Биш бала анасы Дилүзә Мисбаховага «Аны даны – Материнская слава» медале тапшырылды. Бүләкләү тантанасына ул ире белән бергә килгән иде. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының бүлек башлыгы Елена Галиева һәм Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Тантанада катнашучылар Россия һәм Татарстанның мактаулы исемнәренә, РФ Президентының рәхмәтенә лаек булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России