Бу елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга симертү үгезләре өчен субсидияләр түләнәчәк
Бу елдан Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга моңарчы гамәлдә булган ярдәм чараларына симертү үгезләре өчен субсидияләр өстәләчәк. Бер хуҗалыкка 15 башка кадәр бер терлеккә 35 мең сум исәбеннән субсидия алып булачак. Моннан тыш, сарыклар өчен субсидияләр түләнәчәк. Бу хакта бүген Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII Бөтенроссия корылтаенда ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Узган елда төрле программалар буенча Татарстан фермерлары, башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән беррәттән, 3,1 млрд сумлык ярдәм алган. Шуның нәтиҗәсендә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекнең баш саны саклана. Республикадан 1 млрд сумлык субсидияләр нигездә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бүлеп бирелгән. Министр докладыннан аңлашылганча, узган елда 35 мең авыл кешесе 612 млн сумлык ярдәм алган. Соңгы биш елда мини-фермалар төзелеше программасында катнашучыларда сыерлар саны 4214 башка арткан.
«Республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе үсешенә дә зур игътибар бирелә. Бу елдан башлап булган программаларга өстәмә рәвештә эшли торган кооперативлар өчен грант кертеләчәк. Татарстан Рәисе карары буенча 2030 елга кадәр ел саен сөт, ит, яшелчә продукциясен эшкәртүгә 200 млн сум бүлеп биреләчәк. Бу – җитештерелә торган продукциянең өстәмә кыйммәтен республикада калдырып, аны шәхси һәм фермер хуҗалыкларының керем үсешенә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк», – диде Марат Җәббаров.
Татарстан «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасында катнаша. Былтыр бу программага 4,1 млрд сум керткәннәр. «Быел бу эш киңрәк масштабта дәвам иттереләчәк, 10,6 млрд сумнан артык акча бүлеп биреләчәк», – диде министр.
Ул, шулай ук, җәмәгать киңлекләре төзелеше, реконструкция һәм капиталь ремонт буенча 50 республика программасы гамәлдә булуын билгеләп узды. «Тормыш өчен уңайлы шартлар булдырып кына без авыл халкын туган җирләрендә калырга рухландыра алачакбыз», – диде Марат Җәббаров.