Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» китабы турында: Иң зур байлык ул – вакытыбыз

«Китап геройларының географиясе киң»

Авторның иҗат кичәсенә аның хезмәттәшләре, якын дуслары, туганнары һәм китапның төп геройлары җыелган иде.

«Китапта барлыгы 19 геройның язмышы тасвирлана. Иң куанычлысы шул: аларның уналтысы бүген безнең арада, бу кичәгә килә алдылар. Геройларыбызның географиясе дә бик киң: араларында Татарстанның төрле төбәкләреннән, күрше Башкортстаннан килүчеләр бар. Шулай ук Киров һәм Пермь өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең язмышы да китап битләрендә урын алды. Алар бүген безнең янда була алмасалар да, күңелләре безнең белән бергә», – диде ул.

Алсу Исмәгыйлева үзенең иҗади халәте һәм китап язуга этәргеч булган вакыйгалар турында да ачыктан-ачык сөйләде. Ул һәрвакыт яңалыкка омтылуын әйтте.

«Минем шундый бер гадәтем бар: эшне бик тиз эшлим. Шунлыктан, бер калыпка кергән эшне эшләгәндә тора-бара миңа күңелсез була башлый. Бу күңелсез халәтне мин еш кичерәм. Бу халәттән чыгу өчен мин бик еш психологлар белән эшлим. Лилия исемле психолог белән ярты ел буе шушы юнәлештә шөгыльләндек. Атна саен сессияләргә килә идем һәм: «Минем ниндидер бик кызыклы эш эшлисем килә, гадәтләнгән эшләрне эшлим дә эшлим, бер файдалы эш башкарасым килә», – дип кабатлый идем.

Һәм, озак та үтми, Дубайда, диңгез буенда ял итеп яткан вакытта, Рөстәм Галиуллин шалтыратты. Ул миңа китап язарга тәкъдим итте. Бу шулкадәр көтелмәгән тәкъдим булды! Башта «юк» дип әйтергә дә уйладым, ләкин мин – куркып кала торганнардан түгел. Шуңа күрә бу тәкъдимне кабул иттем.

Бу китап бик тиз, ике ай вакыт эчендә язылды. Чөнки ул минем башымда инде өлгергән иде. Көн саен эштән соң калып, бер сәгать дәвамында телефонга текәлеп, уйларымны яза идем. Ул бик тиз язылды, бик тиз басылды һәм бүгенге көн дә бик тиз килеп җитте, – диде автор.

Шамил Садыйков: «Алсу Исмәгыйлеваның энергиясе дистәләгән кешегә җитәрлек, бу китап меңнәрчә хатын-кызга дәрт бирер»

«Уй + Гамәл = Язмыш» китабын тәкъдим итү кичәсендә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин авторның беренче басылып чыккан китабына югары бәя бирде.

«Алсу – яшәү дәрте кайнап торган, искиткеч зур энергиягә ия шәхес. Аның эчке куәте дистәләгән кешегә җитәрлек. Җитәкче буларак шуны әйтә алам: әгәр Алсуга энергиясен яңа өлкәгә юнәлтергә мөмкинлек бирмәсәң, ул «шартларга» мөмкин. Яхшы мәгънәдә әйтүем. Ул тынгысыз кеше, бервакытта да яңа ачышлар ясарга курыкмый.

2016 елда Рәмис Латыйпов, Алсу Исмәгыйлева, мин интернет өлкәсендә эшли башладык. «Татарлар интернет укымый», – дип әйткәннәр иде. «Татарлар – зыялы, мәгърифәтле, бөек халык», – дидек. Бүгенге көндә без интернетта ун елдан артык эшлибез, интернет ул – зур тизлек белән үсеп баручы, татар мохитен барлыкка китерүче өлкә.

Талантлы журналист язучылыкка омтылмый икән, ул тулы канлы иҗатчы түгел. Алсу Исмәгыйлеваның журналистикадан язучылыкка адымы – бик дөрес һәм табигый процесс. Алсуда тәҗрибә дә, белем дә күп. Бу китап – бүгенге тормышның үзәгендә торган хатын-кызларыбыз өчен зур бүләк. Андагы «сторителлинг» форматы меңләгән ханымга өмет, дәрт һәм хыялларына омтылырга көч бирер дип ышанам. Ул бу китап белән генә тукталмаячак әле», – дип, Шамил Садыйков китап авторына уңышлар теләде.

Рөстәм Галиуллин: «Басманың укучылар өстәленнән төшмәячәгенә өметләнәм»

Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин басманың эчтәлеге ир-атлар өчен дә мөһим сабак булуын билгеләп үтте.

Алсу Исмәгыйлеваның күпме кешеләр белән эшләгәнен, күпме язмышлар, күпме авырлыклар кичергәнен беләм. Ләкин, нәтиҗәдә, нәрсә язачагын үзем дә тулаем күзалламый идем. Шуңа күрә кызыксынып укыдым. Икенче тапкыр, мин аны ир-ат күзлегеннән укыдым. Хатын-кызның иң якын дусты һәм зур дошманы бар. Ул да булса без – ир-атлар. Бу хатын-кызлар өчен язылган китап булса да, мин аны ир-атлар өчен дә дәреслек шикелле кабул иттем. Гаиләсен ташлаган, хатынына тиешле хөрмәт күрсәтмәгән ир-атлар шактый очрый тормышта. Өченче тапкыр укыганда, нәшрият хезмәткәре буларак, укучыга заманча китап тәкъдим итәбез, дип укыдым.

Шундый нәтиҗәгә килдем: бу китапны хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да укырга тиеш. Анда хатын-кызның язмышы, аның ир-атка мөнәсәбәте ачык чагыла. Бу – безнең өчен «хатын-кызны тагын да ныграк ничек яратып, кадерләп, хөрмәтләп була?» – дигән сорауларга җавап эзләү һәм гаиләдә хатын-кызга тиешле игътибарны бирү кирәклеген аңлау өчен үзенә күрә бер дәрес.

Татар халкында: «чирен яшергән – үлгән» дигән әйтем бар. Без проблемаларыбызны еш кына тышка чыгармыйча, эчкә яшерергә күнеккән. Ә бу китап бөтенләй башка юлны тәкъдим итә – проблемаларны уртага салып сөйләшү һәм аларны бергәләп чишү. Бу – безнең өчен бөтенләй яңа бер адым кебек. 5 мең данә тираж белән чыккан бу басманың укучылар өстәленнән төшмәячәгенә өметләнәм», – дип сөйләде Рөстәм Галиуллин.

Рәмзия Шакирова: «Бу китап мине төшенкелектән чыгарды һәм яшәү көче бирде»

Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» китабының редакторы Рәмзия Шакирова басманың дөнья күрүен нәшрият өчен зур вакыйга дип атады. Ул кулъязма өстендә эшләгәндә үзенең тәэсирләре һәм китапның психологик көче турында сөйләде.

«Бу тарихи бинада шундый күп халык алдында китап бәйрәме уздыру – нәшрият өчен зур шатлык. Кулъязма минем кулыма ел ахырында – эш аеруча тыгыз, күңелдә ниндидер ару һәм төшенкелек хисләре өстенлек иткән вакытта килеп иреште. Беренче булып Сөмбел турындагы «Шөкер итү көче» дигән язманы укыдым. Шул вакытта як-ягыма карадым да: «Дөнья бит чыннан да матур! Аның гүзәллеген күрә белергә генә кирәк», – дигән нәтиҗәгә килдем. Бу язма миңа төшенкелекне җиңеп, яңа көч белән эшли башларга ярдәм итте», – диде ул.

Редактор китаптагы һәр геройның тарихы үзенчәлекле булуын һәм укучыны битараф калдырмавын әйтте.

«Бу китаптагы 19 геройның һәркайсы белән яшәдем. Башта алар өчен борчылдым, аннары тормышлары яктыра башлагач, алар белән бергә куандым. Бу язмышлар мине сокландырды, горурландырды. Геройларга үзебезне шундый гыйбрәтле язмышлар белән таныштырганнары өчен рәхмәт әйтәм. Аларның киләчәге матур булсын, күңелсез вакыйгалар артта калсын», – дип теләде ул.

Рәмзия Шакирова фикеренчә, китапның кыйммәте геройлар тарихында гына түгел, ә авторның үзенчәлекле карашында да.

«Китапның тагын бер мөһим ягы бар: Алсу Исмәгыйлева һәр язмадан соң үзенең фикерләрен һәм нәтиҗәләрен өстәп бара. Бу йомгаклауларны аеруча игътибар белән укыгыз. Алар күпләргә тормышларын үзгәртергә, минем кебек төшенкелектән чыгарга ярдәм итәр. Алсуга шундый матур китапны хатын-кызларыбызга бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерәм. Бәхетле булу – үзебездән тора, ә мондый китаплар шул бәхеткә юлны күрсәтә», – диде редактор.

Алсу Исмәгыйлева: «Иң зур байлык – ул безнең вакытыбыз»

Алсу Исмәгыйлева үзенең «Уй + Гамәл = Язмыш» китабын тәкъдим итү кичәсендә вакытның кадере, аны дөрес куллану һәм кеше язмышындагы хәлиткеч мизгелләр турында тирән фикерләре белән уртаклашты. Автор укучыларны һәр мизгел өчен җаваплы булырга һәм тормышны иртәгәгә калдырмаска чакырды.

«Белмим, кем, кайчан, кайсы мизгелдә, кайсы гасырда «вакыт» төшенчәсе белән фикерләүне керткәндер, ләкин нишләптер без аны бик зур дәрәҗәгә санап, иң беренче итеп вакытны уйлыйбыз. Уй-идея килә, һәм «вакыт юк, вакыт булмый, вакыт җиткерә алмыйм, юк, миннән булмый, чөнки минем вакытым юк», – дибез. Әмма дә ләкин бөтен кешегә дә 24 сәгать бирелгән бит. «Чөнки мин планлаштырам, минем дисциплина, чөнки мин тайм-менеджмент буенча эшлим», – дип әйтә килдем, ләкин болар бөтенсе дә ялган. Әгәр планлаштырып, дисциплина белән яши башласам, әллә кайчан энергиям калмыйча, егылыр идем.

Хатын-кызга «вакыт» төшенчәсе белән түгел, «ният» төшенчәсе белән уйларга тәкъдим итәм. Нинди генә уй-идея туса да, һәрвакыт әле безгә килмәгән вакыт белән исәпләп уйлый башлыйбыз. Ул вакыт әле безгә килмәгән, аны Аллаһы Тәгалә безгә бирмәгән, без инде аны бүлеп, хәл итеп, «шулай итәргә кирәк, юк, болай булмый» дип әйтеп куябыз. Миңа калса, бу Аллаһы Тәгаләгә карата бик зур тәкәбберлек. Ният белән уйлый башласак, күп эш үз-үзеннән эшләнелә, күп эшкә өлгерә дә башлыйбыз.

Мин инде күптән ният белән яшим икән. Һәм ул тормышка карашымда, һәр эшемдә чагыла. Шуңа күрә мин өлгерәм. Минем ниятем, мәсәлән: яхшы продукт тудыру, яхшы фикерләр калдыру, эшемне намуслы итеп эшләү.

Еш кына шундый сүзләр ишетергә туры килә: «Миңа шуның кадәр генә акча түләгәч, ни өчен мин моннан күбрәк эш эшләргә тиеш?» – диләр. Миндә: «Бу кеше ни өчен гомерен заяга уздыра икән?» – дигән сорау туа, ләкин аны бирә алмыйм, шулвакытта мин һәрвакыт шуны уйлап куям: «Ни өчен ул кеше вакытын уздырып йөри икән бу эштә?» – дим.

Әгәр дә без эшебезне намуслы эшләсәк, хезмәт кодексы, ниндидер теге эш сәгатьләре белән түгел, ә ниятебез белән уйлый башласак – ул шәхси үсеш, кешеләргә файда да була, һәм иң кызыгы: вакыт та җитә башлый.

Ниндидер эшкә алынганда «миннән булмый» дип, кырт кисмичә, «миннән була, әйдә эшләп карыйм» дип тотынабыз икән – шул вакытта бездән, чыннан да, була. Ә булмый икән – без барыбер берни югалтмыйбыз, чөнки һәрбер тәҗрибә – ул шундый зур байлык. Исегездә калдырыгыз: вакыт ул – бәрәкәт.

Без нишләптер байлыкны акча белән, мөлкәт белән бәяләргә өйрәнгән, ләкин иң зур байлык – ул безнең вакытыбыз. Социаль челтәрләрдә озаклап утырырга, сериаллар карарга, гайбәт сатып, чәй эчәргә вакытыбыз бар, ә үзебезнең тормышны үзгәртергә вакытыбыз җитми. Без «вакыт юк» дип әйтәбез.

Шушы китаптагы дөрес сорауларга җавап биреп, вакытыгызга бәрәкәт итеп караганнан соң, бәлки фикерләрегез үзгәрер. Минем максат – бераз булса да күңелегезгә шушы уйларны сеңдерү иде», – диде ул.

Китапны тәкъдим итү кичәсе тәмам булганнан соң Алсу Исмәгыйлева автограф-сессия уздырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России