Прокуратура Казанның берничә автомәктәбендә хокук бозулар ачыклаган
Казанда прокуратура «Светофор», «Мотор», «Драйв», «Альбатрос» һәм «Татарстан» автомәктәпләренең эшен тикшергән һәм кайбер хокук бозуларны ачыклаган. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайбер автомәктәпләр хезмәткәрләрне аттестацияләмәгән һәм укытучыларга даими медицина тикшерүе уздырмаган, ә кайбер уку автомобильләрендә ОСАГО полислары булмавы ачыкланган.
Автомәктәп җитәкчеләренә хокук бозуларны бетерү турында кисәтүләр җибәрелде, диелә хәбәрдә.