Казан аэропортында рейслар тоткарлана
Казан аэропортында рейсларны кабул итү һәм җибәрүдә янә тоткарлыклар күзәтелә.
Онлайн-табло мәгълүматлары буенча, Мәскәүгә юл тотарга тиешле самолет тоткарлана. «Россия» авиакомпаниясенең Санкт-Петербургка иртәнге рейсы булмады. Моннан тыш, Nordwind авиакомпаниясенең Санкт-Петербургка тагын ике рейсы һәм Казан - Махачкала рейсы тоткарлана. Минеральные Воды һәм Сочи шәһәрләренә рейсларның вакыты күчерелде, ә Истанбулга билгеләнгән рейс расписаниедән алынды.
Истанбул - Казан рейсы кичектерелде. Фукуокадан Казанга килергә тиешле самолет та тоткарлана. Красноярскидан кузгалып китеп, 07:20 сәгатьтә Казан аэропортына төшәргә тиешле самолетны 19:45 сәгатьтә генә көтәләр. Дүшәнбе, Иркутск һәм Санкт-Петербург рейслары күчерелде.