Яшел Үзәнгә «Гаилә автобусы» килде: 13 гаилә төрле белгечләрдән ярдәм алган
Яшел Үзәндә «Гаилә автобусы: традицияләр юлда» проекты кысаларында белгечләр катнашында очрашу узды. Проект республиканың муниципаль районнарындагы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Яшел Үзән Чистайдан соң «Гаилә автобусы» килгән икенче шәһәр булды.
Халык өчен лекцияләр, семинарлар, тренинглар, шулай ук гаилә юнәлешендәге экспертлар белән индивидуаль консультацияләр оештырылган. Бүген барлыгы 13 гаилә кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Нык гаилә» федераль партия проектының Татарстандагы төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова аңлатуынча, чара өч юнәлеш буенча алып барыла.
«Быел «Мастерская» коммерциячел булмаган оешмасы белән Рәис гранты кысаларында без яңа проектны эшләтеп җибәрдек. Брендлы автобуста шәһәргә югары профессиональ белгечләр: репродуктологлар, гаилә юристлары, психологлар, медиаторлар килә», – дип сөйләде Эльвира Әхмәтова.
Эшнең беренче өлеше – аңлату характерында, анда белгечләрдән лекцияләр һәм мастер-класслар оештыру каралган.
Икенче өлеше – аерым кабинетларда гаиләләр өчен индивидуаль консультацияләр. Гаиләләр, борчыган мәсьәләләренә карап, кирәкле белгечкә языла.
Өченчесе – социаль объектларда: балалар йортларында, картлар һәм инвалидлар йортларында булу.
Әхмәтова һәр районда командага Социаль фонд, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының шул җирлектәге белгечләре, шулай ук дин әһелләре кушыла, дип өстәде.