2026 елның марты алты ел элек теркәлгән температура рекордын яңартты
Татарстан башкаласында аномаль җылы һава торышы саклана. 27 мартта Казанда һава +12,1 градуска кадәр җылынган. Шундый ук температура күрсәткече 2020 елда теркәлгән булган. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
2026 елның марты тарихка иң җылы мартларның берсе буларак кереп калачак: бер айда тугыз температура рекорды куелды, көндез тотрыклы рәвештә югары температура сакланды һәм яз иртә килде. 27 мартта теркәлгән рекорд моны тагын бер кат дәлилләде.