Яшел Үзәндә элеккеге гараж бинасы ишелгән, берничә автомобильгә зыян килгән
Кичә кич Яшел Үзәндәге Татарстан урамында 6 метр биеклектәге файдаланылмый торган иске гараж бинасы ишелгән.
Бинаның түбәсе һәм диварлары, җимерелеп төшеп, әйләнә-тирәгә коелган. Гараж янында торган алты автомобильгә зыян килгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җимерелү мәйданы 300 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүче кешеләр юк.