Казанның Горький исемендәге ял паркында быел яңа күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Быел Горький исемендәге паркның 90 еллыгы билгеләп үтелә. Юбилей уңаеннан иҗтимагый киңлектә яңа күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Сөзәклек кырыеннан 2,5 метрга чыгып торачак әлеге корылма янында башкала халкы яңа шәһәр күренеше белән хозурлана алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә мондый төр ял урыннарына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. «Горький исемендәге паркта күзәтү мәйданчыгы халык тарафыннан күптән сорала. Ул Яңа Савин районын яңача күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. «Елмай» паркындагы яки Фукс бакчасындагы мондый урыннар шәһәр халкына һәм туристларга бик ошый. Әмма Горький паркының аның үз үзенчәлеге, үз матурлыгы! Шуңа күрә без яңа мәйданчык халык тарафыннан яратып йөри торган популяр урынга әйләнер дип өметләнәбез», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, Казан – Россиядә беренчеләрдән булып иҗтимагый киңлекләрне яңарту буенча системалы эш башлаган шәһәр. «Илебездә төзекләндерү мәсьәләсенә кагылышлы яңа алымнар әле формалашып кына килүгә карамастан, без инде Горький исемендәге ял паркын ун ел элек яңарта башладык. Бүген биредә кайбер зоналар төзекләндерүгә мохтаҗ, әмма Парклар һәм скверлар дирекциясе объектны тиешле дәрәҗәдә карап тота. Без инде Җиңү монументы янындагы киңлекне һәм паркка төп керү юлын яңарттык», - дип өстәде Илсур Метшин.
Паркны төзекләндерү эшләре 2015 елда иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә кагылышлы республика программасы кысаларында башланып киткән. 2023–2024 елларда Николай Ершов урамы ягыннан керү юлы яңартылган. Шулай ук паркны Подлужная урамы белән тоташтыра торган баскыч ясау бик әһәмиятле эш булган.