Катар, Оман, Төркия һәм башка илләр «Казанфорум-2026» күргәзмәсенең кунаклары булачак
Агымдагы елның 13-15 маенда Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында өч Халыкара күргәзмә (Россия һәм ислам дөньясы илләре хезмәттәшлеге күргәзмәсе, зур габаритлы техника күргәзмәсе, шулай ук күчемсез милек буенча күргәзмә һәм конференция) узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.
Россия һәм ислам дөньясы илләре хезмәттәшлеге халыкара күргәзмәсе соңгы өч елда экспонентлар санының бер ярым тапкырга артуын күрсәтте - 2025 елда анда 340 компания тәкъдим ителгән иде. Экспозиция традицион рәвештә Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләрен, РФ төбәкләрен, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләрен берләштерә. Бу юлы катнашучылар арасында Төркия, Төрекмәнстан, Катар, Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман бар.
Күргәзмәнең төп юнәлешләре сыйфатында инвестицияләр һәм инфраструктура, ислам финанслары, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, транспорт, мәдәният һәм туризм, шулай ук зур бизнес, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары проектлары билгеләнгән. Халыкара стендларга, төбәк экспозицияләренә һәм партнерлык программаларына аерым игътибар бирү күздә тотыла.
Күчемсез милек буенча халыкара күргәзмә һәм конференциядә Россия һәм чит ил девелоперларының стендлары эшләячәк. Шулай ук эшлекле программа да планлаштырылган - быел ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең А3 павильонында урнашачак.
Чараны әзерләү һәм уздыру буенча оператор - «Росконгресс» фонды, операторның Башкарма дирекциясе - «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.