Кулларыма алап кар бөртеген, яңа дөнья ачтым кебек бүген
Гүзәл гамь
Бөтерелеп акрын искән җилдә
Кар бөртеге кунды иңнәремә...
Күктән төшкән мондый матурлыкны
Күрер кебек бары рәссам гына.
Җемелдәве аның таң калырлык,
Бизәкләрен тиңлим могҗизага.
Кабатланмас нәфис гүзәллеге
Кайда булыр икән бу дөньяда?
Соклансам да матурлыгын күреп,
Салкын икәнлеген тоя күңел...
Кулларыма алып кар бөртеген,
Яңа дөнья ачтым кебек бүген.
Кырлайдагы кичерешләр
Кырлай дигән исем ишетүгә,
Бөек Тукай килә күз алдыма.
Җен-пәриләр, Су анасы, Шүрәлеләр
Әлегәчә яши диләр бу авылда.
Җыйган чакта урманыңда җиләк-гөмбә,
Шүрәлесе килеп чыга юаш кына.
Айлы төндә таллар ешлыгында
Су анасы тыныч кына суга чума.
Халык сөйли: хакмы, ялгандырмы –
Бар да бар, дип, Кырлай урманында.
Тукай абый күргән бу геройлар,
Күренә, ахры, шагыйрь җанлыларга.
Күңел уйный
Күңел уйный, бер дә туктый алмас,
Күңел уйный, күңел яралы...
Үзәкләргә үтеп сагыш баскан
Каян гына табыйм дәваны?
Күңел уйный, йөрәк елый сыкрап,
Күзләрдә яшь, ләкин еламыйм.
Күпме генә мине изсен тормыш,
Үткәннәргә борылып карамыйм.
Күнел уйный, тынычлана алмый,
Авырлыклар һаман өелә.
Ә мин барам алга бер туктамый,
Җиңүләргә күнелем сөенә.
Уйнама син, сыкрама син, күңел,
Беркайчан да җиңелеп елама.
Авырлык чүп булып артта калыр,
Гел сөенеп яшә, артка карама.
Син янымда булганда
Син булганда гел янымда,
Мине шатлык биләп ала.
Син янымда, син барында,
Авырлыклар артта кала.
Син булганда гел янымда,
Мине бәхет биләп ала.
Төшләремә гел керәсең,
Бары тик син генә җанда.
Син булганда миңа рәхәт,
Тынычлык били күңелем.
Назлы караш һәм сүзләрең
Ишетермен мин бүген.
Син булганга мин яшимен,
Гел тоямын шатлыкны.
Бергәләп киләчәктә дә
Үткәрербез картлыкны.
Яшьлек
Яшен булып яшьнәп,
Давыл булып шаулап,
Ташкын хыялларны куптарып,
Диңгезләрне кичеп, далаларны гизеп,
Аткан уктай килә яшьлегем.
Балачактан кала хатирәләр,
Шау-гөр килеп уйнап йөрүләр.
Дуслар белән бергә көлеп-уйнап,
Поход, лагерьларга йөрүләр.
Алда безнең зур хыяллар, өмет,
Кичерешләр барсын алмашып.
Һәр яңа көн шатлык алып килсен,
Йөрмәсен тик бәхет адашып.
Яратмыйм
Яратмыйм мин көзге моңсу кичне,
Болытлы төн, урман шаулавын.
Әллә куркып, әллә ялгызлыктан,
Иртә таңны көтеп ятамын.
Яратмыйм мин нахак сүз әйткәнне,
Саранлыкны, ялган, әләкне.
Яратмыйм мин куркак адәмнәрне,
Ахмаклыкны һәм дә ялкауны.
Яратмыйм мин, яратмыймын
Һаваларга чөеп мактауны.
«Мин булдырам. Менә күрегез», – дип,
Бар җирдә дә сөйләнеп йөрүне.
Саклыйк табигатьне
Табигатьне бик тә, бик тә яратам мин,
Һәр фасылын көтәм, уйланам.
Җәе җитсә – көзен; көзе җитсә – кышын;
Кышы килсә, язын сагынам.
Көзләрендә моңсу уйга батам,
Кышларында туңам, өшимен.
Язларында ташкын гөрләвекләр булып,
Өр-яңадан яши башлыймын.
Җәйләренә кереп, хыялларга чумып,
Иркәләнәм кояш нурында...
...Саклыйк табигатьне, матурлыкны саклыйк,
Бар матурлык кеше кулында!
Назлыгөл Мәсәлимова, Арча районы, Курса Почмак урта мәктәбе, 10нчы сыйныф.
Суык бабай
Урамда суык,
Карлар шыгырдый.
Усал эт кебек,
Җилләр ырылдый.
Кошкайлар өчен
Җимлекләр ясыйк.
Нәни дусларны
Суыктан саклыйк.
Куян
Куянның туны
Ак төстә икән.
Димәк, көз үтеп,
Салкын кыш җиткән.
Маргарита Галла, Нурлат районы, Кизләү төп мәктәбе, 2нче сыйныф.
Исемең чәчәккә тиң
Язгы гөлдәй назлы, серле дә син,
Йомшак та син, үзең сабыр да.
Исемең дә синең чәчәккә тиң,
Матур бит син әнием, Гөлнара.
Син пешергән күмәч, пәрәмәчләр
Тел йотарлык, шундый тәмлеләр.
Син бәйләгән җылы оекбашлар
Салкынны һич үткәрмиләр.
Син булмасаң, әнием, әгәр җирдә,
Кызык булмас иде миңа да.
Кояш кебек балкып, безгә терәк булып,
Яшә, әни, яшә шуңа да!
Рамис Талипов, Мөслим районы, Симәк урта мәктәбе.
Сөйкемле әнием
Минем әнием бик сөйкемле,
Исемнәре Фәрдия.
Өйгә бишле алып кайтсам,
«Афәрин!» – диеп сөя.
Айнур Ильязов, Балтач районы, Чапшар башлангыч мәктәбе, 1нче сыйныф.
Җылы сүзле
Дөньяда иң назлы әни –
Мөгаен, минем әни.
Ягымлы җылы сүзләре
Күңелемне иркәли.
Озак яшә син, әнием,
Картаймыйча гомергә.
Бәхетле киләчәк тели
Сиңа кызың, кадерлең.
Индира, Арча районы, Хәсәншәех мәктәбе.
Карлыган чәе
Карлыган чәе бик тәмле,
Йөрәкләргә ял бирә.
Арыганда эчеп куйсаң,
Тәннәргә сихәт була.
Карлыган чәе файдалы
Йөрәкләргә, күзләргә.
Карлыган чәйләрен эчсәң,
Күңелләр күтәрелә.
Алия Галиева, Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей.
Икесе дә укытучы
Тормышымда төп киңәшчем –
Ул кадерле әнием.
Аның үз киңәшчесе бар –
Ул кадерле әбием.
Әниемне, әбиемне
Яратам, хөрмәт итәм.
Алар тормышым күгендә
Якты йолдызым икән.
Икесе дә укытучы –
Чын хөрмәткә лаеклар.
Шулар үрнәгендә мин дә
Китәм дигән өмет бар!!!
Галия Шакирова, Балтач районы, Бөрбаш урта мәктәбе, 5нче сыйныф.