Мы в Telegram
Добавить новость

Җырлар авторы Фердинант Гайсин турында: «Җырланмаган җырлары, утырткан таллары калды»

Җырлар авторы Фердинант Гайсин турында: «Җырланмаган җырлары, утырткан таллары калды»

15 майда Әтнә районы Күлле Киме авылында туып үскән популяр җырлар авторы Фердинант Гайсин вафат булды. Ул Татарстанның атказанган укытучысы, РФ халык мәгарифе отличнигы иде. Иҗатына килгәндә, «Казаным - моңнар чишмәсе», «Мәхәббәт җимешләре», «Кузгатмагыз күңел кылларын», «Күңелемдә һаман яз» җыентыкларын чыгарды.

Фердинант Гайсинның 200гә якын шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салынган, аларны эстрадабызның танылган җырчылары яратып башкара. «Мәхәббәт җимешләре», «Миңа бүген – унсигез», «Талым ялгыз», «Яңа ел сәгатьләре», «Эзләп тап син мине», «Бөдрә таллы Күлле Киме»  һ.б. 

«Авыр көннәрем күп булды, алар шигырь юлларына әверелде»

Якташым Фердинант Гайсинның язмышы сугыш һәм сугыштан соңгы еллар белән бәйләнгән. Ул еллар аның иҗатында да чагылыш тапкан. Әтнә мәктәбендә узган бер очрашуда: «Үскәндә ятимлек һәм ачлык минем үзәгемә үтте. Сугыш мине әти-әнисез калдырды. Әтием миңа алты ай булганда сугышка китте. Аны гомерем буе көттем, кайтыр дип хыялландым, кайтмады – хәбәрсез югалды», - дип сөйләгәне истә калган. Фердинант Гайсин әнисен дә бик иртә югалта. Әнисе Зиннәтбану авыр сугыш елларында ачлыктан котылып калу өчен кесәсенә бер уч бодай салып эштән кайта, бу хәлне колхоз рәисенә җиткерүчеләр табыла. Шуннан соң авыл советы аны каторгага җибәрәбез дип бик каты куркыта. «Әни каторгадан исән-сау кайта алмам дип уйлагандыр. Ул иртән миңа ашарга пешереп өстәлгә куя, ә үзе сарайга чыгып үз-үзенә кул сала. Язмышымның авыр көннәре күп булды, алар шигырь юлларына әверелде», - дип сөйләгән иде Фердинант Гайсин. Гыйбрәтле аның тормыш юлы, шуңа күрә иҗаты да халыкка якын. Шигырьләре уйландыра, тормышта булган авырлыкларны җиңеп чыгу өчен көч өсти. Биш яшьлек Фердинантны апасы Гөлбану тәрбияләп үстерә. Яшьлек елларында аңа авылдашы, шагыйрь Сибгат Хәким белән очрашу насыйп була. Әлеге очрашу Фердинант Гайсинның авылда тракторчы булып эшләгән еллары белән бәйле. Чәчү вакытында авыл яшьләре белән агитбригада оештырып басуда концерт куйган чакта таныша алар. Сибгат ага Фердинантның җырга сәләте барлыгын күргәч, аны Казанда яшәүче танылган композитор, педагог Нәҗип Җиһанов белән очраштыра. Композитор, җырлавын тыңлап карагач, егетне музыка училищесына укырга чакыра. Тик Фердинантны авылдаш егете Казан педагогик-индустриаль техникумга керергә үгетли. Анда тулай торак та бар дип кызыктыра. Казан педагогик-индустриаль техникумда мөгаллим белгечлеге ала ул. Казанның 126нчы мәктәбендә 35 ел дәвамында балалар укыта. Тормыш иптәше Рания ханым белән алар 35 ел бергә яшәгәннәр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Фердинант Гайсинның тормыш иптәше, балалары хакында иҗатында бик күп юллар бар. «Татар җыры» эстрада фестивалендә беренче лауреат булган җыры да «Мәхәббәт җимешләре» дип атала.

«Күңелендә көн һаман аяз – һаман да яз иде»

Иҗатының күп өлеше туган якка, якташларына багышлана аның. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Фердинант Гайсинны якты кеше буларак искә алды.

Якты кешеләр үзеннән соң якты эз, якты эшләр калдырып китә. Фердинант Солтан улы Гайсин да шундый якташларымның берсе иде. Аның белән мине соңгы китабы якыннан аралаштырды. Мин җыентыкны басмага әзерләүче мөхәррир булдым. Фердинант Гайсин озак еллар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Сафьян Ибраһимов белән хезмәттәшлек итә, аның ноталы җыр китапларын әзерләп чыгаруда катнаша. Матур иҗади дуслык нәтиҗәсе буларак, бергәләп илледән артык җыр язалар. Ул әсәрләр Сафьян Ибраһимовның Татарстан китап нәшриятында чыккан җыентыкларында урын ала.

Фердинант Гайсин заманында үзен музыка белеме алу мөмкинлегеннән мәхрүм итсә дә, көйләр дә иҗат итә, төрле чараларда җырлар башкарып, тамашачылар күңелен яулый. Авторның яңа – дүртенче җыентыгының исеме җисеменә бик туры килде: Тукайчалап әйтсәк, шагыйрьнең «күңелендә көн һаман аяз – һаман да яз» иде. Шигърият, минемчә, Фердинант ага Гайсинның күңел халәте, яшәү рәвеше, көйгә салынган ихлас хисләренең кәгазьгә төшкән, җырга күчкән сурәтләнеше булды. Аның иҗаты һәрвакыт сокландырды, тормыш авырлыкларына бирешмәскә өндәде, җанда өмет уятты, - диде Сания Әхмәтҗанова.

«Утырткан таллары елап калды»

Авылдашлары Фердинант Гайсинның авыл җанлы булуын, Күлле Кимегә еш кайтуын әйттеләр.

Фердинант абыйны кечкенәдән апасы Гөлбану тәрбияләп үстерде, - диде Күлле Киме мәктәбенең татар теле укытучысы Римма Сафина. - Хәзер аларның төп нигезендә Гөлбану апаның улы Рафис гаиләсе белән тора, Фердинант абый шуларга кайтып йөрде. Авылны бик яратты, җәй айларында күп вакыт монда булды. Аларның йортлары авыл башында гына.

Фердинант абый армиягә киткәндә җиде тал утырткан булган, шул талларның берничәсе әле дә үсеп утыра. Хыялый, иҗади иде. Авылга кайткан саен шул таллары янына чыгып, аларны сыйпап, алар белән сөйләшеп озаклап басып торыр иде. Наил Табанаков башкаруындагы  «Талым ялгыз» дигән популяр җыры да авылда, таллары янында язылды. Үзе юк, таллары елап калды…

Мәктәбебездә узган чараларда актив катнаша иде. Очрашуга кайтканда үзе белән җырчы-композиторлар алып кайтты. Илназ Сафиуллин, Наил Табанаков мәктәбебездә кунак булдылар. Бик кешелекле, ачык күңелле, гади иде ул. Укучылар белән аралашырга яратты, төпле киңәшләрен бирә иде. Бервакыт бер укучы кызыбыз: «Тормыштан туйдым, яшисем килми», - дип йөри башлады. Без ул кызны Фердинант абый янына алып бардык. Шул вакытта укучы балага яшәүнең никадәр кадерле булуын аңлатты, бөтенебез елап чыктык. Аның тормыш юлы, үткәннәре китап язарлык бит. Балачагыннан ук никадәр авырлыклар күргән. Теге укучы кыз аңа бик рәхмәтләр укыды, начар уйларыннан арынды. Фердинант абый еш авырды, чирләре бер кочак иде. Ашказаны авыртты, ит ашый алмый иде. Астматик ул, тыны кысылуы хакында әйткәне бар. Йөрәк белән китеп барды, үлеме дә кисәк кенә булган. Улы Фәрхәт белән торды. Фәрхәт аны гел тәрбияләп торды, ул аңа рәхмәтле булып китте. «Әле ярый мине карарга улым бар», – дип еш әйтә иде».

«Гел юклыкта үсте, әмма бирешмәде»  

Мәрхүмнең авылдагы күршесе Илдус Абдуллин Фердинант абыйның чынга ашмый калган хыяллары хакында әйтте.

Фердинантның әле хыяллары зурдан иде. Авылга Сабантуйга кайтырга теләде ул. Күлле Киме хакында яңа шигырь язды, көен мин иҗат иттем. Шул җырны Сабантуйда җырлыйсым килә, бергәләп җырларбыз, дигән иде. Булмады. Фердинант белән 14 май көнне соңгы тапкыр телефоннан сөйләштек. «Әле самоткатта йөреп кердем, малайлар: «Алай йөрмә инде, егылырсың», – дип сүкте үземне», - диде. Тормышны яратты. Күпме генә авырлыклар күрсә дә, йөзеннән елмаю китмәде.

Хөрмәткә лаек кеше иде, аны бик сагыначакмын. Кечкенәдән бергә булдык, 12 яштән колхозда эшләдек. Балачагыбыз булмады, уйнап йөрергә вакыт юк иде. Әнисе асылынып үлгәч, Фердинантның кайгысын уртаклашырга бардым. Икебез дә кечкенә әле анда. Фердинант иске генә киемнән ишегалдында басып тора иде. Гел юклыкта үсте. Әнисе үлгәннән соң бөтен тормыш үзенә калды. Бирешмәде ул. Механизатор булып эшләде, аннан соң Казанга китте. Фердинант авылыбызның горурлыгы булды, шулай булып калачак та, - диде Илдус Абдуллин.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангельские любители чир спорта показали красоту грации на чемпионате Поморья



Мода

В подмосковных Мытищах открылся универмаг российских дизайнеров Slava Concept






103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Гайсина — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Гайсина или других населённых пунктов Винницкой области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Гайсине можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Гайсине и Винницкой области




Новости России

LRT: Министр Кащюнас заявил, Запад недооценил способности РФ к адаптации и эволюции

Свердловский бизнесмен Малик Гайсин погасит миллионный долг предприятия перед энергетиками из своего кармана

Соделайся чистым, моё сердце

На Вінниччині знайшли автомобіль підозрюваних у вбивстві 20-річного поліцейського


Москва

Travel-эксперт Тариел Гажиенко: какую страну выбрать для семейного отпуска






Rss.plus
Moscow.media
Москва

Собянин назвал инновационные кластеры, которые будут созданы в Новой Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

Сын Оксаны Самойловой и Джигана пожаловался на поведение старших сестер: забавное видео




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве

В поселке Калининец состоялся этап Чемпионата и Первенства Москвы и МО по кроссу «Кубок Kramar Motorsport»

Петербургский «Зенит» стал чемпионом Единой лиги ВТБ


ATP

Российский бизнесмен обвинил Алькараса в договорных матчах. Он направил письмо в ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Обучение служением: Форум Доноров на проектной сессии



Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России