Фәрит Хәнифов: «Татарстанда түләүле юллар төзү тәҗрибәсе уңышлы, яңа тәкъдимнәр көтәбез»

«Яңа юллар якындагы 10 елда транспорт инфраструктурасын үстерүне таләп итәчәк»

Декабрьдә Казанда, реконструкциядән соң, Горький шоссесы буенча хәрәкәт башланды, «Зур Яшел Үзән»дә яңа 4 полосалы юл төзелде, Иннополис янында М-7 трассасының 10 километрлы участогы реконструкцияләнде.

Кыска вакытта, нибары 2 ел эчендә, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу өчен, Кама аша күпер төзелде. Моннан тыш, 2 түләүле автомобиль юлы барлыкка килде: дәүләт-хосусый партнерлык буенча 145 км озынлыктагы Алексеевск – Әлмәт юлы файдалануга тапшырылды һәм 7,6 км озынлыктагы Вознесенск трактының икенче этабы төзелеше тәмамланды.

Фото: prav.tatarstan.ru

«Татарстан яхшы юл-транспорт инфраструктурасына ия булды. Ул яңа маршрутларны билгеләячәк. Яңа юллар якындагы 10 елда транспорт инфраструктурасын үстерүне таләп итәчәк. Без юлларыбызда хезмәт күрсәтү өлкәсе үсешен көтәбез – бу АЗСлар, туклану пунктлары, ял итү зоналары һәм парковкалар», – диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

«Алексеевск – Әлмәт юлы – республикабызның энҗесе»

Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы буенча хәрәкәт 26 декабрьдә ачылды. Бүгенгә аның буенча уртача тәүлеклек хәрәкәт интенсивлыгы 5,5 мең машина булганда 20 меңнән артык автомобиль узган, дип хәбәр итте «Автострада» АҖ генераль директоры Александр Комлев.

«Иң уңышлы көндә, 27 декабрьдә, автомобиль юлында интенсивлык ике якка да 6,5 мең автомобиль тәшкил итте», – диде ул.

Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы

Фото: t.me/mkhusnullin

Комлев ассызыклаганча, яңа магистраль «төбәкнең транзит потенциалын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирәчәк һәм субъектлар арасында транспорт йөрешен сизелерлек киметәчәк».

«Бу юлны озак көттек – 15 елдан артык. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ул – республикабызның энҗесе. Бу – беренче югары категорияле түләүле төбәк автомобиль юлы. Анда машина йөртүчеләргә уңайлы ял өчен махсус мәйданчыклар, ягулык салу станцияләре каралган», – дип сөйләде ул.

Әлегә юл тест режимында эшли, шуңа күрә анда йөрү вакытлыча бушлай.

«Вознесенск тракты беренче чиратта Мамадыш трактын бушату өчен төзелде»

Вознесенск трактының икенче этабы шулай ук 26 декабрьдә файдалануга тапшырылды. Анда йөрү өчен түләү 11 гыйнвардан алыначак. Хәзер сынау эшләре алып барыла, дип сөйләде «Оптима-технологияләр» ҖЧҖ директоры Рөстәм Рәфыйков.

«Әлегә йөрү бушлай, бу – халык юлга күнексен, аның уңайлылыгын, вакытны экономияләүне бәяләсен өчен эшләнә. Юл беренче чиратта Мамадыш трактын бушату өчен төзелде», – дип аңлатты ул.

Фото: rais.tatarstan.ru

27 декабрьдә Казанда Вознесенск трактының яңа участогы буйлап 44 мең автомобиль, 28 декабрьдә – 27 мең машина, 29 һәм 30 декабрьдә – 24әр мең машина узган, дип хәбәр итте Рәфыйков.

«Юл өчен түләү бәясе әлеге юллар күрсәтә торган хезмәтләргә җавап бирә»

Алексеевск – Әлмәт һәм Вознесенск тракты – югары категорияле, тиешле аергыч полосалы, җәяүлеләр өчен куркынычсыз юлны аркылы чыгу мөмкинлеге булган трассалар, дип белдерде Фәрит Хәнифов.

«Монда төп рольне куркынычсызлык уйный. Һәм юл өчен түләү бәясе әлеге юллар күрсәткән хезмәтләргә җавап бирә. Вознесенск трактында авария комиссарлары инде эшли. Алексеевск – Әлмәт трассасына әлеге комиссарлары шулай ук әзерләнгән», – дип ассызыклады ул.

«Бу түләүле юлларга альтернативалар бар. Һәрбер машина йөртүче сайлау хокукына ия – түләүле юлдан тиз генә узаргамы, яки бушлай юлда бөкедә торыргамы», – дип өстәде Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев.

Фото: prav.tatarstan.ru

«Республиканың кайбер торак пунктлары урап узуны таләп итә»

Татарстанда инвесторлардан тиешле тәкъдимнәр килсә, түләүле юллар төзүне дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде Фәрит Хәнифов.

«Түләүле юллар төзү өчен, алга таба да шәхси инвестицияләр җәлеп итүгә өметләнәбез. Безнең карашка, тәҗрибә уңышлы килеп чыкты. Түләүле юллар буенча беренче чиратта шәхси инвестор инициатива игълан итә», – дип билгеләде ул.

Министр фикеренчә, Вознесенск трактының икенче этабы һәм Алексеевск – Әлмәт юлы эшләтеп җибәрелгәннән соң, мондый шәхси инициативалар якын арада тагын барлыкка килергә мөмкин.

«Казанның Генераль планында төзелергә тиешле магистральләр берничә. Алар нинди булыр – түләүлеме, яки түләүсезме, әлегә хәл ителмәгән. Лаеш юнәлеше буенча Татарстанның Киңлекләрне планлаштыру институты гаять зур эш башкарды. Дәрвишләр бистәсенә таба юнәлеш шактый җитди хәрәкәт интенсивлыгына ия. Анда күз салырга кирәк. Несмелов урамын узган ел тапшырдылар, ләкин «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе»нә (Храм всех религий – авт. иск.) кадәр генә барып җиттек (Горький шоссесы дублеры авт. иск.). Шәһәрнең генпланы буенча, әлеге юнәлештә эш дәвам ителәчәк», – дип сөйләде ул.

Хәнифов сүзләренчә, «шәхси инициативалар Республиканың кайбер торак пунктларын урап узу буенча яңгыраса» начар булмас. «Агломерацияләр шактый җитди үсә. Бу – гамәлдәге юлларга зур йөкләнеш. Республикада мондый торак пунктларның кайберләрен әйләнеп узарга кирәк. Болар барысы да әлегә перспективада», – диде ул.

Эре юл объектлары төзелеше кайбер муниципаль һәм төбәк юллары торышына тәэсир иткән, чөнки алар буенча төзелеш материаллары тулы зур йөк машиналары йөргән. «Без шактый күп юлларны боздык. Интенсив эксплуатация безгә тиз темплар белән, 1-2 елда аларны ремонтларга, нормаль хәлгә китерергә кирәк. Бу да – бик зур эш күләме», – диде Фәрит Хәнифов.

Фото: © «Татар-информ»

«Яңа юллар транспорт агымнарын башка якка юнәлтәчәк»

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ассызыклаганча, хәзер Татарстанда хаблар үсеше дә мөмкин.

«Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерацияләрен бушату өчен автотранспорт, тимер юл һәм елга транспорты белән йөкләрне күчереп төяү, бушату шулай ук үсеш алачак», – дип билгеләп үтте ул.

Аның фикеренчә, йөк ташу машиналары эре шәһәрләр – Казан һәм Яр Чаллы үзәкләрен урап узарга тиеш. Моның өчен «юнәлтү үзәкләре» булдырырга кирәк.

«Монда инде берничә транспорт төре – елга, тимер юл, автомобиль юллары хезмәттәшлеге булырга тиеш. Юл төзелешендә һәм республиканың транспорт системасын үстерүдә төп көчләр шуңа юнәлдереләчәк», – дип хәбәр итте министр.

«Татар-информ» сайтыннан Надежда Гордеева материалы тәрҗемә ителде.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Поморье 10 января завершится сезон охоты на лося



Мода

Валентина Иванова неожиданно отреагировала на слухи о свадьбе с Тимати: видео




Українські новини

Під час російської атаки на Миколаїв, ворожий "шахед" влучив в одно із бюджетоутворюючих підприємств міста (Фото)



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане




Новости Казани

В Казанском соборе состоится рождественское богослужение

КХЛ-2024/25. «Ак Барс» — «Авангард». Прямая трансляция: смотреть онлайн

МИД Ирана: договор о партнерстве с Россией будет включать вопросы обороны и безопасности

Бразилия объявила Индонезию новым полноправным членом БРИКС


Казань

Пермский международный аэропорт временно приостановил работу






Rss.plus
Moscow.media
Татарстан

Минниханов пригласил на новогодние мероприятия в Казани



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Наташа Королёва

Вероника Степанова восхищена Олесей Иванченко: «Это молодая Заворотнюк в смеси с Наташей Королевой»




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Ласковый, преданный, самый лучший»: в Зеленодольске прошел парад собак

Топ-большинство «Сибири», четвёртая подряд победа минского «Динамо». Моменты дня

Омск выносил Казань даже при прошлом тренере — с канадцем Буше тоже получится. Прогноз на «Ак Барс» — «Авангард»


Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова проиграла Вондроушовой на старте турнира в Аделаиде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России