Добавить новость

«Яхшы гаилә, малай да бик ягымлы иде»: Казанда 5 яшьлек сабыйны үз әнисе үтергән

«Тыныч, гади малай иде, бакчага йөрде»

4 апрель көнне Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. 27 яшьлек хатын 5 яшьлек улын үтерә – ул баласын күп тапкырлар кайчы белән җәрәхәтли.

Гаилә яңа биек йортларның берсендә 15 нче катта яши. Журналистлар килеп җиткәндә, үтерелгән малайның мәете әле фатирда була. Кат полиция хезмәткәрләре тарафыннан әйләндереп алынган, фатирда оперативниклар эшли – фаҗига урынына беркемне дә якын да китермиләр. Хатынның һәм ул үтергән баланың туганнары журналистлар белән сөйләшүдән баш тарта.

«Боларны бөтенләй кертмәгез!» – дип кычкыра туганнарының берсе.

«Татар-информ» ачыклаганча, 27 яшьлек Анастасия Антонова бу фатирда әтисе, әнисе, 2 абыйсы һәм апасы белән яшәгән.

«Аларның гаиләсе зур, барысы да шушы фатирда яшәде. Әни, әти, өч бала. Беркайчан да тавышлар ишетелмәде, барысы да яхшы иде, бернинди куркыныч та юк кебек иде. Ул улы белән хәтта мәйданчыкта да кычкырып сөйләшми иде. Бала тыныч, гади малай иде, бакчага йөрде», – дип сөйли гаиләнең күршесе Айгөл.

Журналистлар фатирга тикшерүчеләр һәм оперативниклар киткәннән соң гына якынрак килә ала. Фатир ишегендә Яңа ел рәсеме күренә, ишек янында – берничә велосипед, зуррак һәм кечерәк.

Фатир эчендә кеше тавышы ишетелсә дә, журналистлар белән аралашырга теләүче табылмый. Бу коточкыч фаҗига булган гаилә хәтта үрнәк булырлык иде, ди күршеләре.

Гаилә турында бер генә начар сүз әйтүче дә табылмый: яхшы, тыныч гаилә иде, диләр. Күршеләре сүзләренчә, гаилә башлыгы - һәлак булган малайның бабасы күптән түгел махсус хәрби операциядән кайткан. Гаилә имин саналган – агентлык мәгълүматлары буенча, бернинди исәптә дә тормаган.

Мин монда йортны тапшырганнан бирле яшим, баштан бирле яшәүчеләрне беләм. Һәм бу кызның әти-әнисе монда күптән яшәде, мин алар белән шәхсән таныш. Әбиләренең исеме Ольга – яхшы хатын. Ә кызы малай тапты һәм аны үзе үк үтерде. Бабалары сугышта иде, яраланганнан соң, күптән түгел генә, махсус операциядән кайтты, контузия алган. Хәзер чиркәүдә чаң кагучы булып эшли бугай. Бөтен гаилә православие динендә, чиркәүгә йөриләр, – дип сөйләде икенче күрше хатыны.

Фото: © ТР Тикшерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән

«Бик яхшы гаилә иде, бу - бөтенләй көтелмәгән хәл»

Татарстанның Тикшерү комитеты «Кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Бу эшне тикшерүне ТР Прокуратурасы контрольгә алды. Аның нечкәлекләре әлегә ачылмый, әмма кайбер детальләре билгеле.

Барысы да иртән була, әнисе кайчы тотып һөҗүм иткәндә, сабый әле караватта булган. Ул аңа бик күп җәрәхәтләр ясаган, һәм рәсми язуларда әйтелгәнчә, «тормыш өчен мөһим органнары өлешенә».

Тикшерү комитеты җинаять урыныннан җиткергән фотосурәтләрдән күренгәнчә, баланың кечкенә гәүдәсе караватта ята (фотода аяклары гына күренә), әйтерсең лә ул әле генә уянган да балалар бакчасына җыенырга торачак. Карават алдында зур телевизор, экранда мультик бара. Бүлмәдә тәртипсезлек: анда уенчыклар өелгән, стеллаж киштәләре әйберләр белән тулган, өстәлдә – савыт-саба һәм ризык калдыклары. Караватның баш очында – иконалар.

Фото: © ТР Тикшерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, Анастасия якыннарына язу калдырган. Үзенең ни өчен туганын белмәвен һәм улын аларга калдырмаячагын язган.

Татарстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, үтерү вакытында Анастасия адекват хәлдә булмаган. Шул ук кайчы белән ул үзенә дә берничә җәрәхәт ясарга өлгергән. Улын үтергәч, ул үз-үзенә кул салырга теләгән булырга мөмкин: моның шулаймы икәнен хәзер тикшерү ачыкларга тиеш.

Анастасияне полиция хезмәткәрләре тоткарлады, аның үзенә китергән җәрәхәтләре җиңелчә генә булган – аның гомеренә берни дә янамый. Якын көннәрдә суд аңа чик кую чарасын сайлаячак.

«Мин хәзер шок хәлендә һәм нәрсәдер сөйли алмыйм. Бу – бик яхшы гаилә иде, бернинди шелтәләр дә, булган хәлләргә бернинди алшартлар да юк иде. Һәм кинәт – шулай. Малай бакчага йөрде, ерактан күрсә дә, исәнләшә иде. Ягымлы, энергияле малай иде», – ди «Татар-информ»га йорт буенча җаваплы кеше.

«Татар-информ»нан тәрҗемә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России