Добавить новость

Мөфти фатихасы һәм Үзбәкстан-Татарстан дуслыгы белән Мәрҗани турында кино төшерелә

Татарстанда бу җәйдә Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» тулы метражлы фильмы төшерелә башлаячак. Көзгә төшерү процессы Бохарада һәм Сәмәркандта дәвам итәчәк. Чөнки, билгеле булганча, Шиһабетдин хәзрәт Үзбәкстанда Сәмарканд һәм Бохара шәһәрләрендә белем алган.

Фильмның режиссеры – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, продюсеры, яки продюсерларның берсе – «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Кинотасманы төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны базасында «Фильм Фьюжн ПРО», РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.

  • 2018 ел Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы иде. Үзбәкстан һәм Татарстан галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани мирасын бергә өйрәнәчәге турында килешеп, ул елны Бохара шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл уздырды. «Мәрҗани татар галиме генә түгел, ул – бөтен дөнья галиме», – дип саный Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе Тарих институты галимнәре.
  • 2019 елда Татарстанда «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмы төшерелде. Режиссеры – Салават Юзеев. Продюсеры – Марина Галицкая. Фильмның рус телендә генә булуы җәмәгатьчелектә сорау да кузгаткан иде.
  • 2022 елда Үзбәкстан кинематографлары Казан мөселман киносы фестивале кысаларында узган питчингта Татарстан белән берлектә татар дин белгече һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерү теләген белдерде.
  • 2024 елның мартында Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар кысаларында «Узбеккино» белән «Татаркино» арасында Мәрҗани турында копродукция фильмы төшерү турында меморандумга кул куелды.
  • 2024 елның декабрендә Россия Мәдәният министрлыгы милли фильмнар төшерү өчен субсидия алачак проектлар питчингы нәтиҗәләрен чыгарды. Исемлектәге «Учитель» фильмы («Фильм Фьюжн Про» ҖЧҖ) – безнең «Укытучы» фильмы инде. Фильм өчен федераль акчалардан 40 миллион сум субсидия бирелә.

«Узбеккино» белән «Татаркино» арасында Мәрҗани турында копродукция фильмы төшерү турында меморандумга кул куелды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Димәк, фильм 2025 елда Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшерелеп, Мәскәүдә постпродакшн узып, 2026 елда тамашачыга тәкъдим ителә алачак. Билгеле булганча, 2026 елда Казан «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын ала, һәм бу фильм шушы проект кысаларындагы чараларның иң әһәмиятлесе булырга мөмкин.

Рамил Төхвәтуллин

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Фильмның режиссеры Рамил Төхвәтуллин һәм продюсеры Миләүшә Айтуганова Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, «Хозур» нәшрияты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллин белән очрашкан. Камил хәзрәт әлеге очрашуда 2025 елда «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын Үзбәкстандагы Сәмәрканд шәһәре йөртүенең символик булуын, 2026 елда бу статусның Казан шәһәренә күчәчәген ассызыклаган.

Шулай итеп, бер-бер артлы «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусын йөртүче ике ил ислам дөньясының зур шәхесе турында фильм төшерә.

Әлеге очрашуда Камил хәзрәт Мәрҗанинең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм хезмәтләре турында мәгълүмат белән уртаклашкан. Ул үзенең консультацион ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергән. Ул Шиһабетдин хәзрәтнең фәнни-дини мирасының ислам диннәрендә киң өйрәнелүен һәм югары бәяләнүен әйткән. Хәзрәтнең бер үк вакытта рухи һәм физик яктан көчле булуын ассызыклаган.

ххх

Бохарага укырга киткән яшь Шиһабетдин роле Кариев театры артисты Булат Гатауллинга тапшырылган. «Булат Гатауллин кандидатурасына Миләүшә Ләбибовна белән киңәшеп тукталдык. Аны камера ярата. Икенчедән, тыңлый белә, күзләрендә мәгънә бар. «Гашыйклар тавы»нда уйнаганын да карадым – миңа ошады. Мәрҗани образын тудырганда артистның эчке куәтенә басым ясарга исәп. Җитез хәрәкәтләр, үтәли карый торган кискен күз карашы. Минем өчен актерның фикерләү сәләте әһәмиятле», – ди режиссер Рамил Төхвәтуллин.

«Шиһабетдин Мәрҗани синең өчен нинди шәхес? Син аны ничек күзаллыйсың? Фильмда шәхсән син үзең аның кайсы сыйфатларына басым ясарга теләр идең?» – дип сорадым Булат Гатауллиннан. «Русча әйткәндә, «Богом поцелованный» кеше. Акылы, фикере, дөньяга карашы белән башкалардан берничә баш өстен шәхес. Мәрҗани турында бик аз беләм кебек, шуңа күрә белгәннәрне яңартасы, белмәгәннәрне беләсе бар», – диде ул.

Фильмда уйнаячак башка артистлар кастингта сайланды. Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагын җырчы Асылъярның улы Әмир башкара. Нәни Шиһабетдиннең әти-әнисе ролендә – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар. Дөресрәге, Гөлчәчәк – үги әнисе ролендә. Чөнки Мәрҗанигә 3 яшь булганда, аның үз әнисе вафат булган. Ә инде нәни Шиһабетдиннең төштәге әнисе ролендә – озын чәчле блондинка актриса, Тинчурин театры артисты Зәринә Сафина. Шулай ук, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Радик Бариев, Буа театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Апуш» студиясе балалары катнаша.

Яшь Мәрҗани күңеленә беренче очкын салган кыз бала – Әлфинур роленә Ләйсән Хәмәдиева сайланган. Ләйсән – Чаллы кызы, балачагында «Татарстан мини-миссы» булган кыз. Казан музыка училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Камал театрының стажеры. Кастингта аның матурлыгына да игътибар иттеләр.

Фильмның киносценариен өлешчә Салават Юзеев (Шиһабетдин Мәрҗанинең Татарстанда яшәгән өлешен) язган, тулы киносценарийны Үзбәкстан ягы әзерли.

  • Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин тарихи фильмнар белән эшли белүче режиссер буларак билгеле – ул Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Зөләйха» фильмының режиссеры. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә дә белем алган, татар мәгърифәтчеләренең хезмәтләрен актив өйрәнүе дә билгеле.

Фильм Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагыннан (4 һәм 11 яшьлек балачагы) башланып, аның Бохара-Сәмәркандта укып Казанга кайту чоры белән төгәлләнә. «Бу – Шәрык әкияте кебек фильм булыр, дип күзаллыйм», – ди Рамил Төхвәтуллин. Ул Шиһабетдин Мәрҗанинең Казан чорын аерым төшерергә хыяллана.

Режиссер шушы көннәрдә Үзбәкстанга җыена. Анда локацияләр караячак, фильм төшерүнең әзерлек эшләре белән шөгыльләнәчәк.

Командага уңышлар!

  • «Интертат» фильм төшерү процессын яктыртып барачак.

Сәмәркандта Мәрҗани укыган Ширдар мәдрәсәсенең хәзерге күренеше.

Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России