Добавить новость

«Асыл гаилә» җыенында: «Сәләт»не бер үз иткәннәр кире кайта

«Сәләт»тә төрле елларда катнашучылар гаиләләре белән «Асыл гаилә» җыенына җыелды

Форумның мөһим вакыйгаларының берсе «Асыл гаилә» җыены булды.

Монда төрле елларда «Сәләт»тә актив катнашкан шәхесләрнең гаиләләре килде, кемнәрдер бәләкәй генә балалары белән дә. Алар өчен төрле актив программалар, остаханәләр оештырылды. Мәсәлән, «Әниләр һәм нәниләр» остаханәсе, спорт уеннары, кичен «Милли уеннар» дип аталган интерактив тамаша оештырылды. «Асыл гаилә»ләр җыены – традицион булып, күп еллар үткәрелә, – дип сөйләде миңа «Сәләт»нең матбугат үзәгендә хезмәт куючы Әдилә Шакирова.

«Асыл гаилә» программасы координаторы Хабил Сәхипгәрәев:

Минем өчен «Сәләт» мохите – ул гаилә мохите. Һәм күп еллар үткәч, без бирегә гаиләләр белән кайтуыбыз да аерым бер әһәмияткә ия, дип саныйм. «Сәләт» – буыннар чылбыры белән көчле. Елдагыча «Асыл гаилә» җыены программасы да яңартылып, кызыклы үзгәрешләр кертелеп тора. Иң беренче чиратта без берләштерүче чаралардан башлап җибәрәбез. Аннары җыен спорт программалары белән дәвам итә. Кечкенә балалар аеруча актив, йөгереп уйнарга ярата бит инде. Шуннан соң, яшь категорияләренә бүленеп, төрле дәресләр һәм остаханәләр үтә. Татар уеннарына багышланган остаханә, аннан яшүсмерләр өчен дебатлар клубы һәм өлкәннәр өчен корылтай чатырында – зурлар яратып өлгергән квиз оештырыла.

Җыен барышында нәни балалар белән килүче гаиләләр өчен «Бәләкәч» чатыры үз эшен алып барды.

Мин тормыш иптәшем Диләрә һәм 3 яшьлек улым Каюм белән килдем. «Сәләт»тә 2012 елдан бирле. Хатыным белән биредә таныштык, иң башта «сәлкеш»ләр идек, аннары «әйдәман», «башҗитәк», оештыру комитетында эшләдек. «Сәләт» белән үстек, — диде Казаннан килгән Айнур Сабиров.

Әңгәмәдәш «Сәләт»нең үзенә тартуын, җәлеп итүен ассызыклады. «Асыл гаилә» җыенында Сабировлар гаиләсе 3 ел рәттән катнаша икән инде.

Казандагы 177 нче гимназия бинасында урнашкан «Сәләт»нең «Алмагач» мәктәбендә укытучы Тюльпан Минһаҗева да форум һәм җыен турында тәэсирләре белән бүлеште.

Минем өчен «Сәләт» нәрсә ул? Бу сорауга мин хәтта 3 сәгать буена җавап бирә алам. Чөнки мин «Сәләт»кә балачактан ук килә башладым. Беренче тапкыр Биләр каласына 2003 елда «сәлкеш» буларак килдем. Аннан соң «әйдаман» һәм «башҗитәк» булып та йөрелде. Хәзер инде, еллар үткәч, гаиләм дә булды, балаларым да үсеп килә. Һәм мин «Сәләт»кә остаз буларак кире әйләнеп кайттым. Мин – укытучы. Һәм һәр җәйнең шушындый кызу айларында «Сәләт» үзенә тартып тора. Үзенә күрә бер магнитизмы бар сыман. Иң башта без остазлар форумына җыелабыз, һәм бу «Асыл гаилә» җыены – «Сәләт» форумының бер кульминациясе булып тора, – дип бәян итте Тюльпан.

Шулай ук әңгәмәдәш «Сәләт»нең елдан-ел үзгәрүен әйтеп үтте.

Әйтергә кирәк, «Сәләт»тә гаиләләр, балалар бик күп. Монда елдагыча искиткеч кызыклы программа әзерләнә. Үземне биредә балачакка кайткан кебек хис итәм, үткәннәрне дә искә төшерәбез, яңа танышулар да барлыкка килә. Шуннан соң мәктәптәге эшем өчен яңа белемнәр дә туплыйм. Укучыларым белән күрешеп, сөйләшеп алу өчен дә менә дигән форсат. Әле менә ирем, 3 улым да килде. Бергә ял итәбез, бергәләп күңел ачабыз. Елдан-ел «Сәләт» үзгәреп тора. Һаман да үсештә, күпкырлылана. Яңа килгән катнашучылар – яңа яңгыр тамчыларыдай идеяләр, күренешләр алып килә. Шуңа да «Сәләт» – саф елга сыман, хәзер биредә балаларыбыз үсә, – ди ул.

«Сәләт» – ул, күп кешеләр әйткәнчә, мөмкинлекләр мохите»

«Сәләт» мәйданындагы аланнар эше белән таныштырып, мине Әдилә озата барды. Биредә балалар, яшьләр өчен мөмкинлекләр иксез-чиксез икәненә тыңлаган саен, чатырлардагы остаханәләрне күзәткән саен инанып бардым. Спикерлар, танылган шәхесләр дә «Сәләт» «сәлкешләре» белән очрашуларга еш килә икән.

Мәсәлән, мин барганда, ТР атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова очрашуга килгән иде.

Бер уңайдан биредә ял итүче, белем туплаучы балалар – ягъни «сәлкешләр» белән дә аралашып алырга булдым. «Сәләт»нең Саба аланыннан Дилә Мәүлитова һәм Илһамия Шәйдуллина да мондагы җәйге яллары хакында фикерләре белән уртаклаштылар.

«Сәләт» – ул күп кешеләр әйткәнчә, мөмкинлекләр мохите. Чөнки монда кайсы гына аланга барма, үзеңне төрле яктан ача аласың, талантлы якларыңны үстерергә мөмкин. Ул биюме, театрмы, җырмы яки спортмы – сайлау мөмкинлеге бар. «Сәләт»тә бик нык ошый, ел саен бирегә кайтасы килеп тора, – дип ассызыклады Дилә.

Аның сүзләренә ахирәте Илһамия дә кушылды.

Нәкъ шулай, «Сәләт» – ул мөмкинлекләр мохите. Монда, әлбәттә, дуслар, яңа танышлар да табу мөмкинлеге бар. Бар кеше дә монда рухи яктан, тормыш кыйммәтләре буенча да бер-берсенә охшаш. Шуңа күрә дә, биредә аралашулар да җиңел һәм рәхәт, – диде ул.

Әдилә исә Биләрдәге «Сәләт» форумында һәр аланда төрле төбәкләрдән сәлкешләр булуын да билгеләде. Шулай ук бирегә рус балалары килүен дә әйтте. Форум барышында балалар өчен чатырларда төрле тематик юнәлешләрдә: мәгълүмати технологияләр, вокал, бию, дизайн һәм башка өлкәләр буенча дәресләр үткәрү каралган. Аланнар территориясендә спорт мәйданчыклары да оештырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России