Добавить новость

«Миңа күп калмаган инде, Лилиям...» – «Агыйдел» ансамбленнән Салават Фәтхуллин истәлегенә

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баш балетмейстер Лилия Фәтхуллина белән алар 20 ел бергә торганнар. Адилә исемле бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Иҗади гаилә «Агыйдел» ансамбле өчен янып-көеп яшәгән.

Тормыш иптәше буларак искиткеч яхшы кеше, искиткеч ир, әти иде. Хуҗалыктагы бөтен эшне алып барды, алтын куллы кеше иде, чөнки безнең беркайчан кеше чакыртып, өйдә нәрсәдер эшләткән булмады. Һәр нәрсә аның куллары аша үтә: ул сантехник та, җиһаз да җыя. Һәрвакыт үзе тырышты, – дип сөйли башлады Лилия Фәтхуллина сөекле ире турында.

Фото: © Лилия Фәтхуллина архивыннан

Лилия белән Салават Актаныш район мәдәният үзәгендә күрешеп, кавышып, гаилә корып җибәрсә дә, аларның кулга-кул тотынышып, җырлы-биюле дөньясы балалар бакчасына ук барып тоташа икән.

Балалар бакчасына 6 яшьтән бергә йөргәнбез. Салават үзе Актанышта туган, аны әнисе 1 елга әбисе янына Яңа Әлем авылына алып кайта. Шул вакытта бергә бакчага йөргәнбез.

Аннары, укып бетереп кайткач, Актанышта район мәдәният йортында күрештек, гаилә кордык. «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленә безне бергәләп чакырдылар. 2017 елның гыйнварында урнашып, мин – ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, баш балетмейстеры, ул концертмейстер-аккомпаниатор, аранжировкалар язучы булып эшләде. Бөтен җырларга, биюләргә көйләр язучы, клиплар эшләүче иде. Бик сәләтле, иҗат дөньясы бай булды аның. Үзе уйлап чыгарган җырлар, көйләр безнең биюләрдә чагыла. Үзе партитуралар ясый иде, – ди Лилия Фәтхуллина.

«Йөрәк турына кулын куеп: «Миңа күп калмаган инде, Лилиям», – дип әйтештерә иде»

Ул тормыш иптәшенең туганчыл булуын да билгеләп узды. Гаиләдә үзе генә үсүенә карамастан, Салават Фәтхуллин туганнарны якын итә белгән.

Безнең якта туганнар күп бит, һәркайсына бик ярдәмчел булды. Теләсә кайчан, кем генә сорамасын, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде.

Юмарт, киң күңелле кеше ул. Хәер теләнеп утырган кешеләргә дә, кесәсендә күпме акчасы бар, һәрвакыт чыгарып бирә иде, – дип искә алды Лилия ханым.

Гомере кыска булганын үзе дә сизгән икән шул. Күңел тоемлавын хатыныннан да яшермәгән.

Без җәй көне Дагыстанга ял итәргә барып кайттык, 20 ел торуыбызны шунда бәйрәм иттек. Ул вакытта ук, йөрәк турына кулын куеп: «Миңа күп калмаган инде, Лилиям», – дип әйтештерә иде. Без гел шулай: мин аңа – «Салаватым», ул миңа «Лилиям» дип эндәшеп яшәдек...

«Миңа күп калмаган» дигән сүзләренә ачулана идем, берсендә еладым да әле. «Кая ашыгасың, нишләп алай дип әйтәсең», – дигәч, «менә мин сизәм» дип җавап бирә иде… – дип авыр сулап уртаклашты Лилия Фәтхуллина.

Фото: © Лилия Фәтхуллина архивыннан

«Төнлә йокламыйча да килеп эшләргә мөмкин»

Әгәр чыннан да ансамбльнең кадерле кешесе булмаса, иҗаты белән сокландырмаса, «ансамбльнең алтынга тиң хезмәткәре» диярләр идеме?! Юк, билгеле. Ансамбльнең директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова аны әнә шулай искә алды.

Искиткеч күпкырлы талант иясе. Аның эшли белмәгән эше юк: ул композитор да, аранжировкалар ясаучы да. Гади генә аранжировкалар эшләми, оркестр аранжировкалары эшли. Кечкенә генә гармунында уйнап та яздыра, кураен да уйный. Оста баянчы, гармунчы… Бик күп уен коралында уйный белә иде.

Кеше буларак та кешелекле, ярдәмчел. Күп сөйләшми, ләкин күп эшли. Артык тыйнак. Мин-минлеге бөтенләй дә юк. «Мин тегене, моны эшлим» дип, беркайчан кычкырып йөрмәде. Төнлә йокламыйча да килеп эшләргә мөмкин. Вакытка карап та тормый, шушы әйберне җитештерергә кирәк дип, алдына куелган эшне башкарып чыга. Ял дип тә тормый, бәйрәм дип тә...

«Агыйдел» өчен генә түгел, бөтен район халкы өчен хезмәт итте бит ул. Балаларга «Йолдызлык» конкурсына аранжировкалар эшләде, бөтен мәктәпләр аңа мөрәҗәгать итә иде. «Агыйдел» каршында «Ак инеш» балалар ансамбле бар бит. Аларга бию көйләре әзерләп бирә иде. Каяндыр күчереп түгел, үзе иҗат итеп. Шундый бик акыллы, төпле кеше иде. Бу – бик зур югалту, аның юклыгын әле һаман кабул итә алмыйбыз, – диде Лилия Ялалова.

«Аның кебек аранжировка эшләүчеләр бик сирәк»

Ансамбльнең баш хормейстеры Наил Мөхәммәтҗанов та Салават Фәтхуллин белән тыгыз эшләгән.

Бик итагатьле, акыллы, ярдәмчел. Иҗат ягыннан гел профессиональ карашын җиткерә, тәкъдимен әйтә иде: «болай, тегеләй эшләсәк ничек була...» дип, шулай киңәшен бирә иде.

Профессиональ музыкант, аның кебек аранжировка эшләүчеләр бик сирәк. Алар бик сыйфатлы, нәкъ менә безнең ансамбльгә яраклы. Аның аранжировкаларының чын оркестр белән санда аермасы юк – 20 музыкант чыгып уйнады ни, аның аранжировкасы ни... Алар оркестр белән бер тигезлектә иде, – дип искә алды Наил әфәнде.

Салават Фәтхуллинның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! «Интертат» редакциясе мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России