Яшел Үзән районында яшәүчеләр кабат сукбай этләрдән зарлана
Яшел Үзән районында яшәүчеләр кабат сукбай этләрдән зарланган. Социаль челтәрләрдә чыккан хәбәрләргә караганда, «Яшел Үзән» тимер юл станциясендә 7 сукбай эт кечкенә балалы хатын-кызга ташланган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Хатын-кызның социаль челтәрдә язганнарына караганда, ул кызы белән балалар бакчасына барганда, Калинин урамындагы 82 нче йорт яныннан узган, һәм көтмәгәндә аларга эт көтүе ташланган. Этләр нык өргән һәм аларга таба килгән. Хатын-кыз, куркып, баласын эләктереп алган һәм юл аркылы чыга торган күпергә таба чапкан. Ул раслаганча, 2 эт алар артыннан барган, хәтта, ире килеп җиткәнче, күпер тирәсендә аларны каравыллап та торган.
Бу – районда беренче генә очрак түгел инде. Күптән түгел монда фаҗига булды: эт өере 9 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм итте. Табиблар 3 атна буе баланың гомере өчен көрәште, әмма яраланган бала вафат булды.
Район администрациясендә, сукбай хайваннарны тоту эше даими алып барыла, дип ышандыралар.
«Яшел Үзән районында сукбай хайваннарны тоту буенча эш даими алып барыла. 2025 елның 1 декабреннән 2026 елның 14 гыйнварына кадәр 235 сукбай эт тотылган, бу юнәлештә эш дәвам итә», – дип сөйләгән районның матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова.
«Яшел Үзән» станциясенә этләрне тоту хезмәте җибәрелгән инде.
Декабрь азагында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары елның соңгы утырышында сукбай хайваннар белән эш итү өлкәсен җайга сала торган 2 закон проекты кабул итте. Проектлар гадәттән тыш хәл режимын кертү мөмкинлеген күздә тота, шулай ук сукбай хайваннарны катгый нигезләр булганда гына үтерергә рөхсәт итә.