Добавить новость

Алмас Хөсәенов беренче концерты турында: «Башкаларныкыннан бөтенләй аерыла»

Галиәсгар Камал театрының сәхнә артына, гримеркаларына керүем беренче тапкыр шушы көнне булды. Бераз анда-монда адашып йөргәч, сакчыларның башларын «катыргач», ниһаять, гримеркага озатып куйдылар. Анда Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова һәм Гөлназ Закирова бизәнеп, концертка әзерләнеп утыра иде. Алар белән Алмас, сәхнәдәге дуслык турында аралашып алдык.

«Үземне дә, Алмасны да татар эстрадасы җырчылары дип уйламыйм»

Гөлназ Закирова:

Без Алмас Хөсәенов белән «Калеб» иҗат лабораториясе кысаларында таныштык. Жирәбә буенча безгә шушындый бик матур тандем туры килде. Мин анда композитор буларак катнашам, Лилия Гыйбадуллина – шагыйрь, ә Алмас Хөсәенов һәм Алсу Фәйзуллина – безнең җырчылар. Без бер җыр иҗат итү урынына ике җыр барлыкка китердек. Беренчесе – Алсу Фәйзуллина өчен «Балам» җыры, ә икенчесе – Алмас белән безнең «Ярату яктысы» дигән дуэтыбыз. Аннары ул үз-үзеннән «Син табылдың» җырына әйләнде. Һәм мин, ниһаять, үземнең тембрыма, тавыш диапазонына туры килгән тенор тавышлы егетне таптым. Бу җырга бик матур клип төшердек, мөмкин кадәр барлык телевизион, радио мәйданнарда халыкка җиткерергә тырыштык. Әлеге клипны зәңгәр экраннардан күреп, безгә, әти-әниләребезгә: «Гөлназ аерылыштымени? Алмас та аерылганмы?» – дип язучылар күп булды. Бу дуэтны үзебез яратканнан күбрәк, безнең тормыш иптәшләребез яратты һәм клип төшерергә ярдәм итте. Моның өчен Алмасның хатыны Сәлимәгә, үземнең тормыш иптәшем Ленарга зур рәхмәт.

Шулай ук, Алмас белән мин һәм Гөлназ Даутова иҗат иткән «Салкын чишмә» җырын дуэт итеп башкардык. Танышуыбыздан башлап, бүгенге көнгә кадәр Алмас белән без иҗади дуслар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татьяна Евремова:

Кайбер чакта: «Эстрадада җырчылар бер-берсе белән дусмы, түгелме?» – дип сорыйлар. Беренчедән, мин үземне дә, Алмасны да татар эстрадасы җырчылары дип уйламыйм. Без эшләргә килгәндә, бер-беребезне күрергә бик шат. Миннән бер тапкыр визажистым: «Сез артистлар белән эштән тыш вакытта күрешәсезме?» – дип сорады. Мин аңа айга 1 көн ял итүемне, бу көнне гаиләмә багышлавымны әйттем. Күп артистларның шулай бит.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кызлар белән сөйләшкән арада, Алмас үзе дә сәхнә артына килеп чыкты.

Алмас, кәефләрең ничек, дулкынланасыңмы?

Кәефләр әйбәт. Дулкынлану бар инде ул. Бүгенге концертны гөрләтеп үткәреп җибәрергә язсын.

Бүген нинди җырлар башкарачаксыз?

Концертта татарча һәм башка телләрдәге, яңа композиторлар һәм үзем иҗат иткән җырлар яңгыраячак.

Сезнең концертыгыз башкаларныкыннан нәрсәсе белән аерылачак?

Башкаларныкыннан гомумән аерылачак, чөнки концерт буе оркестр белән җырлыйбыз. Һәм, әйткәнемчә, концертта төрле телләрдә – татар, рус, итальян, француз, һәм жанрларда җырлар булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Концертта әсәрләр дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән башкарылды.

Әлбәттә, бүген – безнең өчен дә, Алмас өчен дә бик дулкынландыргыч концерт. Алмаска терәк булырга тырышабыз. Ул – уникаль тавышлы җырчы, нинди генә стильгә алынса да, нинди генә телдә җырласа да – барысын җиренә җиткереп эшли. Без бергә эшли алуыбызга бик шат һәм горурланабыз, – диде оркестрның дирижеры.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәхнә артындагы җырчыларны барлап чыккач, залга юнәлдем. Театрның үзенә күрә җылы, серле мохит хөкем сөргән универсаль залында булганым юк иде. Бу залның үзенчәлеге шунда – тамашачылар җырчыга өстән карады.

Концерт Алмас Хөсәеновның «Әллүки» җырын башкаруы белән башланып китте. Ә аннары, үзе әйткәнчә, татар, рус, француз, үзбәк, итальян һәм башка телләрдә әсәрләр яңгырады. Тамашачылар һәр җырны җылы кабул итте. «Браво» һәм башка мактау сүзләре концерт буе яңгырады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Концерт монолог форматында барды. Алмас Хөсәенов 5 яшеннән алып бүгенге көнгә кадәрге иҗат юлы белән таныштырды. Үзенең Әлфия Авзалова белән охшашлыгын да билгеләп үтте.

«Мин Әлфия Авзалова белән охшаш. Ул 17 телдә җырлаган, ә мин әлегә 12 телдә җырлар башкарам. Башка илләрдән килгән кунакларны үз туган телләрендә каршылау күңелле бит»,– диде ул.

Алмасның тавышы, моңы, харизмасы, 12 тел белүе, аларны бернинди акцентсыз башкаруы сокландыра. Эстрада җырчылары арасыннан андыйларны беләсезме?! Мин Филүс Каһировтан башка беркемне белмим. Ә менә рус телендәге җырларын татарча көйләп җырлаучылар байтак икәнен беләм.

Татьяна Ефремова һәм Гөлназ Закирова Алмас белән матур дуэтлар башкарды. Тавышлары шулкадәр бер-берсенә туры килә, «үрелеп» бара диярсең.

Концертта «интерактив» та булды – бер тамашачы, чыгып, монологның бер өлешен укыды. Нигә үзе укымады икән, диясездер. «Үземне үзем мактау әйбәт әйбер булмас, дип уйладым», – дип шаяртты җырчы. Бу монологта Алмасны Винера Ганиева һәм Зөлфия Авзалованың Башкортстаннан Казанга чакыруы, аны мактаулары турында сүз барды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай иҗатында Җаек һәм Казан чоры булган кебек үк, Алмасның иҗатында да Башкортстан һәм Татарстан чоры бар. Моның хакта ул тулырак интервьюда сөйләгән иде.

  • Алмас Хөсәенов: «Кайда тавыш күрсәтергә кирәк – шунда мине чакыралар»

«Җырларга яратуым улыма да күчте», – диде Алмас һәм сәхнәгә улын чакырды. 6 яшьлек улы, Витасның «Опера №2» җырын башкарып, барлык тамашачыны шаккатырды. Бу егет тиздән әтисен дә уздырачак. Аның концертларына да барырга насыйп булсын.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России