Добавить новость

Хөкемдар Илшат Гарипов: «Көрәштә келәмгә чыккач, дусларың калырга тиеш түгел»

«Һәрбер көрәшче дә хөкемдар була алмый»

Илшат, көрәшкә мәхәббәт балачактан киләме?

Көрәш белән мәктәптә укыганда ук мавыга башладым, Сабантуйларда көрәшеп үстек. Тумышым белән мин Биектау районының Каракүл авылыннан, балачакта көрәш белән шөгыльләнү өчен күрше авылга берничә километр җәяү барырга туры килә иде. Шулай җәяү йөреп шөгыльләндек, ул барулар бушка китми иде инде, тренировка алдыннан разминка була (көлә). Ул вакытта бит техника заманасы түгел, машиналар да бик юк. Берәр машина күрсәк, чабып барып, шунда утырырга тырыша идек. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга кердем, соңрак яшәргә Биектауга күчендем. Анда инде көрәш белән көн саен шөгыльләнә башладым. Көрәшкә мәхәббәт гаиләдән киләдер, нәселебездә танылган көрәшчеләр бар. Тормышымда спорт һәрвакыт булды, бүген дә Биектауда фитнес-тренер булып эшлим. Элек төрле ярышларда, Сабантуйларда көрәшә идем, хәзер хөкемдарлык белән шөгыльләнәм.

Хөкемдарлыкка ничек кереп киттең?

Мин көрәш вакытында башкалар көрәшкәнне күзәтергә ярата идем. Җиңел булмаса да, күңелгә ятышлы эш иде ул. Хөкемдарлык вазифасын инде дүрт еллап башкарам. Беренче тапкыр балалар арасында узган Татарстан чемпионатында хөкемдар булган идем. Бик теләп башкарган эшем, күңел биреп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була, дип яшим.

Хөкемдарлык эше җиңел түгел, кырыйдан караганда гына бик җиңел булып күренә ул. «Балл бирәсең дә, бетте», – ди инде кеше. Беренчедән үз-үзеңне кулда тота белергә кирәк. Барыбыз да белә: төрле очраклар була, тренерларның да, көрәшчеләрнең дә кызып китә торган гадәтләре бар, еш кына кырыйдан кычкырып, «өйрәтеп» торалар. Менә аларга бирешмәсәң, артык игътибар итмәсәң, үзеңне тыныч тота алсаң, эшең барып чыгачак.

Яхшы хөкемдар булу өчен көрәшче булу мәҗбүриме?

Көрәшне аңламасаң, тоемламасаң хөкемдарлык итә алмыйсың. Әгәр үзең көрәшче булсаң, күпкә җиңелрәк, барлык хәрәкәтләрне дә аңлыйсың. Көрәшне күңеле белән аңламаган хөкемдар зур дәрәҗәләргә ирешә ала дип уйламыйм.

Хөкемдарлык эшендә иң авыр мизгелләр?

Төрле авырлыклар бар – 80 кг га кадәр үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр күбрәк җитезлеккә эшли, алымнарны тиз башкара, күп хәрәкәтләр ясый. Зуррак авырлыклар исә, киресенчә, көчкә эшли, азрак хәрәкәтләр ясый. Яшьләр белән эшләгәндә игътибарлырак булырга кирәк. Алар тизлеккә эшләгәндә, кайчак үзләренең хәрәкәтләрен дә аңлап бетермәскә мөмкиннәр, менә монда барлык хәрәкәтләрне карап торырга кирәк, җәрәхәт алуны булдырмау мөһим.

«Чиста җиңү» биргәндә хөкемдарга нинди җаваплылык йөкләнә?

«Чиста» биргәндә гадәттә алым яхшы күренә. Әгәр көрәшче көндәшен күтәреп аркасына сала икән, ул чакта бернинди дә уйланулар була алмый.

Хөкемдар биргән балл белән, видеоязма каралганнан соң бирелгән балл туры килмәгән очракта нинди хисләр кичерәсең?

Хаталарсыз эш юк. Шундый мизгелләр була – келәмдә бер төрле күренә, видеодан карыйсың, анда бөтенләй икенче төрле күренеш. Шуңа күрә видео караулар бик кирәк. Хөкемдарлар чиста бирә, ләкин көрәш бик четрекле спорт төре, шуңа күрә барысын да төгәл карап, тикшереп башкару мөһим.

Видеокараулар безнең көрәштә бик әйбәт әйбер. Ләкин форматка карап. Мәсәлән, «Манзара» бар, анда һәрбер авырлыкта берәр генә очрашу, зур экранда карап була, чөнки вакытны бик күп алмый. Чемпионатларда берничә авырлык, берничә әйләнеш, аның һәрберсен күрсәтә башласаң, вакыт җитмәячәк, финалларны күрсәтсәң генә.

Баллар туры килмәгән очракларда хөкемдарларны гаепле санаргамы?

Минемчә, монда хөкемдарларның гаебе юк. Күреп бетермәсәң – әйе, игътибарлырак булырга кирәк.

Мондый ситуацияләр никтер бик еш була.

Була, ярышлардан соң әлеге хаталарны анализларга кирәк. Һәрбер ярыштан соң келәм җитәкчеләреннән: «Ничек булды, нинди ялгышлар булды», – дип сорыйм. Үз өстеңдә эшләсәң, әлеге хаталарны төзәтергә тырышсаң, алга таба уңышлырак эшли аласың.

Кагыйдәләр бик еш үзгәреп тора: әлеге проблеманы көрәшчеләр дә, хөкемдарлар да еш күтәрә, ничек яраклашасыз?

Зур ярышлар алдыннан безнең җыелышлар, укулар уза. Анда хөкемдарлар, тренерлар бергә җыела, төрле катлаулы мизгелләрне карыйбыз, үзебез өчен четрекле сорауларны анализларга тырышабыз. Әлеге әйберләрне аңлаган кеше аңлый инде, аңламаганы - юк, шуңа күрә төрлечә була.

Көрәштә хөкемдарлыкка ничек эләгеп була?

Ниндидер каты сайлап алу бәйгесе була дип әйтеп булмый, ләкин һәрбер көрәшче дә хөкемдар була алмый. Ярышларга хөкемдарларны төп хөкемдар әзерли, болай гына, урамнан кереп хөкемдар була алмыйсың, көрәшне аңларга кирәк. Мине хөкемдарлыкка көрәшче, тренер Динар Зиннәтуллин чакырды, теләп башладым, үзем уйлавымча, начар эшлим дип әйтә алмыйм.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Келәмгә чыккач, коткыга биреләсең икән, уртага чыгып басып торуның мәгънәсен күрмим»

Трибуналар шаулый, тренерлар кычкыра… мондый очракларда хөкемдарлар ничек тынычлык саклый?

Үз өстеңдә эшләргә кирәк. Кемдер синнән һәрвакыт канәгать булмый. Үзеңне кулда тотарга, шау-шуга артык игътибар итмәскә кирәк.

Тамашачылар кычкырган начар сүзләрне ишетәсезме?

4 ел хөкемдарлык вазифасын башкарам, әле андый сүзләр ишеткәнем юк.

Янаганнары бармы?

Җитди очраклар булганы юк, уен-көлке белән әйткәннәре бар. Җиңелүчеләр һәрвакыт хөкемдарларны гаепли инде. Ләкин көрәшче җиңүен үзе биргән икән, монда хөкемдарның нинди гаебе булсын?! Көрәшчеләргә 4 минут вакыт бирелә – шул вакытта алар мөмкинлекләреннән файдаланырга тиеш –кемдер җиңелә икән, монда хөкемдарларның гаебе юк. Кайберәүләр бик каты эмоцияләргә бирелә, бу аеруча тренерлар арасында сизелә. Әгәр дә хөкемдарлар да шушы коткыга бирелә икән, мин келәм уртасына чыгып басып торуның мәгънәсен күрмим.

Тәҗрибәңдә булган иң бәхәсле очракны искә төшерик әле.

Казанда узган бер ярышта Азат Габдрәшитов белән Ранис Галимуллин көрәшкән иде, Чаллы белән Лаеш. Ике көчле көрәшче, көчле команда. Баштан җиңел генә килде дә, аннары иң көчле көндәшләр бергә чыкты. Ничектер күңелгә кереп калган шул алышу, бу – минем өчен дә үз өстемдә эшләү иде, җиңел булмады, бу миңа өскә күтәрелергә этәргеч булды, һәрбер хәрәкәтне карап торырга кирәк.

Кемнең ничек хәрәкәт ясавын үзегезгә теркәп барасызмы?

Һәрбер көрәшче үзенчә хәрәкәтләр ясый. Без барлык хәрәкәтләрне теркәп барырга тырышабыз. Баштан сүздә генә – «Син шулай эшләдең», – дип искәртү ясыйбыз, тагын кабатланса, инде кисәтү бирелә. Көрәшчеләр көрәшмичә йөриләр икән: «Егетләр көрәшегез!» – дип әйтәм.

Көрәш дөньясында кайнаучылар барыбер бер-берсе белән бәйләнгән. Дуслык белән келәм чикләре ничек билгеләнә?

Келәмгә чыккач, дусларың калырга тиеш түгел. Келәм читендә әйбәт аралашабыз, ләкин келәмдә алай булмый. Һәрбер эштә төгәл чикләр булырга тиеш. Шөкер, моны барысы да яхшы аңлый.

Шулай да, ошаган көрәшчеләрең бардыр бит?

Андый көрәшчеләр күп. Хәзер көрәштән киткән Раил Нургалиевны атый алам. Аңа көрәш бирелгән инде менә, сокландыргыч. Биектауда яшәгәндә бергә шөгыльләнгән вакытлар истә калган. Аның алымнарын карап, үрнәк ала идек.

Көрәшчеләр арасында «уңайсыз көрәшә» дигән термин бар, хөкемдарлар моны хуплыймы?

Дөрес хөкемдарлык итсәң, «уңайсыз», «уңайлы» көрәшчеләр була алмый. Һәрбер көрәшченең ничек булса да җиңәсе килә, тегеләй итеп карый, болай итеп карый. Үзеңне дөрес тотсаң, сине бернинди көрәшче дә куркытырга тиеш түгел (көлә).

Төрле мизгелләр була инде, һәрбер көрәшченең үз хәйләсе бар. Алар бит көрәшер алдыннан әйләнешләрдә көндәшләренең нәрсә эшләгәнен карап тора, күзәтә, өйрәнә. Минемчә, бу нормаль күренеш, җиңәргә теләгән көрәшче шулай эшләргә тиеш. Карап тора да, аннары, әлбәттә, көндәшенең ниндидер үзенчәлекле алымнарын аңа каршы кулланырга тырыша. Шул вакытта четрекле мизгелләр барлыкка килә дә инде, мондый очракларда икеләтә игътибарлы булырга кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Җиңелгән көрәшче хөкемдардан беркайчан да риза булмый»

Көрәшчеләр келәмгә сөйләшеп чыкканын хөкемдарлар беләме?

Юк. Көрәштә сөйләшүләр булырга тиеш түгел! Мин моңа каршы. Минемчә, көчле көрәшче барыбер җиңә. Келәмдә нинди генә хәл килеп чыкмасын, үзеңә мотивация куеп, икенче ярышта көндәшеңне җиңә аласың. Иң мөһиме, мотивация булырга тиеш.

Бәхәсле очраклар килеп чыкканнан соң көрәшчеләргә карата карашың үзгәргәне бармы?

Көрәшчеләргә карашым беркайчан да үзгәрмәячәк, чөнки мин үзем дә спортчы. Көрәшчеләр һәрвакыт күп көч түгә, әзерләнә. «Менә чыгалар да, бер-ике тапкыр көрәшәләр дә, зур-зур призлар алып кайталар», – дигән фикерләр еш ишетелә бит инде. Әлеге җиңүләр артында күпме тырышлык торганын берсенең дә аңлыйсы килми. Тырышып эшләгәндә генә зур җиңүләр килә, үзләре беркайчан да көрәшеп карамаучыларга моны аңлатырга авыр.

Шулай да, сезгә тәнкыйть сүзләре көрәшчеләргә караганда да ешрак яңгырый кебек.

Әйе, халык әйтмешли – «ашаган белми, тураган белә». Мин һәрвакыт гадел хөкем итәргә тырышам, бер көрәшчене дә рәнҗетәсем килми. Кеше сүзенә игътибар итмәскә кирәк, безнең очракта аеруча да.

Хата җибәрдең дисәләр, кабул итәсеңме?

Әлбәттә, көрәшкән видеоларны үземә саклап куям. Карыйм, анализлыйм. Башка хөкемдарлардан да сорарга тырышам.

Көрәшчеләрнең шәхсән килеп дәгъва белдергәннәре бармы?

Бар, яшермим. Җиңелгән көрәшче хөкемдардан беркайчан да риза булмый инде. «Син дөрес күрсәтмәдең», – дип киләләр. Холкым буенча мин тыныч кеше, тыныч тонда барысын да аңлатырга тырышам, сүз көрәштерергә яратмыйм.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Блиц-сораштыру»:

Көчме әллә хәйләме?

Көч.

Хөкемдар өчен иң мөһиме?

Үз сүзле булу

Иң гадел хөкемдар – ул...

Мин (елмая).

Хөкемдарлык эшендә сабырлык мөһимрәкме әллә игътибарлылыкмы?

Игътибарлылык.

Келәмгә чыккач иң беренче нәрсәгә игътибар итәсең?

Үземнең эчке халәтемә.

Үзеңә көрәшергәме әллә хөкемдарлык итәргәме?

Хәзерге вакытта – хөкемдарлык.

Хөкемдарга нинди сыйфат кичерелми?

Алдалау.

Җавапларың өчен рәхмәт, Илшат! Уңышлар телибез!

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России