Марат Шәйбәков: «Исән калырмынмы дип уйладым… Күздән яшь акты да акты»
Марат абый, сәламәтлекләр ничек?
Сәламәтлекләр алга таба, Әлхәмдүлилләһ шөкер дияргә кирәктер. Узган елның 25 июнендә бик җитди операция ясаткан идем. Менә ярты ел вакыт узып та китте.
- «Авыртуга түз генә!»: Марат Шәйбәков катлаулы операция кичергән
Үзегезне ничек хис итәсез? Сәхнәгә чыккалыйсызмы?
Сәхнәгә чыккалаганым бар. Төрле солянка концертлары, «Туган тел» каналы концертларында чыгышлар ясыйм. Әлегә сольный концертлар планлаштырмыйм. Минем өчен сәламәтлек беренче урында. Ике тормыш юк, ике мәртәбә яшәмибез. Берәр ел үтмичә, концертлар белән чыгылмас. Аның өчен күпме юл йөрергә кирәк, күпме борчылырга.
Әлегә туйлар, юбилейларга барып җырлыйм. Шул бер-ике генә җыр башкара торган чаралардан ары узмыйм. Табиблар да үземне сакларга, авыр күтәрмәскә, тыныч тормыш рәвеше алып барырга кушты.
Күңел сәхнәгә тартадыр.
Мин инде 30 елга якын сәхнәдә бит. Сагындыра икән ул. Уфада ел саен концерт куя торган идем. 50 яшьлек юбилейны үткәрдем дә, ике ел инде Уфада концерт куйганым юк. Кичә Илсөя Бәдретдинова концертына барган идек, бик күп тамашачылар килеп: «Синеке кайчан?» - дип сорадылар. «Сезнең чыгышлар кайчан башлана?» - дип, районнардан да язалар.
Фото: © Марат Шәйбәковның шәхси архивыннан
Нәселегездә йөрәк проблемалары булган кешеләр бар идеме, Марат абый? Сәхнәдә дә стресс күп инде. Нәрсә белән бәйлисез?
Безнең әти дә йөгереп йөргән җиреннән китеп барды бит. Тромб булдымы икән инде аның да... Әни дә кан басымы күтәрелеп җәфалана торган иде. Минем дә соңгы вакытларда кан басымым уйный башлады. Шул тамырлар тыгылып килгән инде, мин аны аңламаганмын гына. Күкрәк турысыннан да яндырып алгалаганы булды. Ашказанымы соң бу дип уйлый торган идем.
Бик катлаулы операция кичердегез, әйеме?
Бик… Күкрәкне ярып, йөрәкне тулысынча туктатып… Шулай ясыйлар икән бит аны. Операциядән соң кайбер кешенең йөрәге кабынып та китми икән.
Бу ситуация күзаллауларыгызны үзгәрттеме?
Исән калырмынмы дип уйладым… Күздән яшь акты да акты. Мин алай артык елак та кеше түгел инде, әмма операция алдыннан елыйсы килә генә бит, һич тыелып булмый. Балаларны, гаиләне күз алдыма китерә идем дә, күңел тула иде. Кызым да бишенче сыйныфта гына укый бит әле минем. Дошманыма да теләмәс идем шундый хәлләрне. Беркайчан да шулай йөрәк белән проблемаларым булыр дип уйлаганым булмады. Мин бит йөгереп йөргән кеше, әкрен йөри дә белмим.
Концерт белән Екатеринбургка китәргә йөрибез. Егетләр автобус белән килеп туктауга чыгуым булды, эләктереп тә алды. Анда да концерт турында уйлыйм бит әле. Болай күкрәкне кыскан килеш ничек җырлармын икән дим. Кузгала башлагач, хәл тагын да начарланды. Юл өсте генә хастаханәгә кереп чыгыйк әле дип, табибларга шалтыраттым. Мине инде көтеп торалар иде. Тиз арада беренче ярдәм күрсәтеп, үлемнән коткарып калдылар дисәң дә була. Екатеринбург якларында гел урман юллары. Шунда эләктереп алса, хастаханәгә барып җиткәнче беттең генә инде, беркем дә котара алмый. Гомерем бетмәгән булган. Аллаһы Тәгалә гомерләрне бирсен иде әле, яши белгән кешегә дөнья матур, дөнья рәхәт.
Гаиләгез нык борчылгандыр.
Тормыш иптәшем Ләйсән, балалар, туганнар бик кайгырып торды. Әле менә сиңа сөйлим, үземнең күңелем тулып утыра. Кардиология бүлегендәге апаларга кадәр минем өчен борчылып, сулар эчертеп, ярдәм итеп тордылар. Күпме кеше: «Марат, синең өчен догалар укыйбыз», - дип язды. Әллә кайсы төбәкләрдә яшәүчеләр бит әле алар. Бик күңелем булды шулай теләктәшлек белдерүләренә.
Фото: © Марат Шәйбәковның шәхси архивыннан
Бик тыгыз график белән яшәгән, актив тормыш рәвеше алып барган кешегә, шулай кинәт туктап калу сәер булгандыр.
Дөресен әйткәндә, хастаханәгә эләккәч, ул кайгы булмады. Исән калсам гына ярар иде дип уйладым, кисәк тукталуымны аңламый да калдым.
Заманында көне-төне эшләдек. Аллаһка шөкер бөтен нәрсәбез җитеш, ашарыбызга, эчәребезгә бар. Йорт та салдым бит инде. Хәзер менә шуларның рәхәтен күреп яшәргә кирәк. Сәламәтлек булмаса берсе дә кирәк булмый аларның. Сәламәтлек зур байлык дигәнне яшь чакта аңлап бетерми идек. Менә хәзер шул сүзләрнең асылына төшенәсең. Алдыңда әллә нәрсәләр өелеп торса да, чирләгәндә берсе дә күзгә күренми. Заманасы да әллә нинди аның, нинди генә чирлеләр юк. Күпме кешеләр яман чир белән интегә. Хәзер медицина да бик көчле, әлбәттә. Йөрәкнең тамырларын алыштырдылар! Элек инде инфарк булган диләр иде дә, шуның белән бетте. Хәзер әллә нинди авыр очракларда да кеше гомерен саклап калалар.
Хәзер нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
Көне-төне җырлар эшлим. Әле менә «Син янәшә булган чагымда» дигәнне чыгардым, тагын берничә матур җыр әзерләнеп килә. Гастрольләргә йөрмәгәнгә, вакыт күп чакта дип иркенләп, әйбәтләп эшлим. Элек бит гастрольдән кайткан арада, тиз-тиз барып яздыра торган идек. Хәзер тәмен белеп эшләтәм.
Хәзер социаль челтәрләрегезне дә активрак алып барасыз сыман.
Бөтен җырларымны куеп барам, кая булсам да сторислар төшерәм. Әле «Роксана» радиосы кызлар арасында футбол матчы оештырган иде, анда тренер булдым. Менә шулай үземә шөгыль, кызык табып яшим, тик торганым юк. Гел хәрәкәттә булырга, җәяү йөрергә кирәк. Хастаханәдән чыккач, бер көн дә калмый йөри торган идем. Терелә башладыммы, соңгы арада бераз режимны боздым әле.
Борчылмаска тырышам. Ләкин мин бөтен нәрсәне йөрәккә якын ала торган кеше. Тиз кабынып китәм, тиз сүнәм.
Авырып киткәнче, планнарым да зурдан иде. Татарстан якларына гастрольләрне арттырырга теләдем. Башта пандемия аяк чалган иде. Хәзер менә матур җырлар эшләп, аларны ротацияләргә биреп, алга таба яңа сулыш белән эшләп китү теләгем бар, Аллаһы боерса.
Әле кичә Илсөя Бәдретдинова концертына барган идек. Авырган. Аны жәлләп хәлем бетте. Табиблар чакыртып, системалар куеп... Дозасын да икеләтә биргәннәр. Сәхнәгә чыгарга тора, үзе аварлык дәрәҗәдә башым әйләнә ди. Гастроль тормышы карап торышка гына рәхәт бит ул… Ә үзе концертын шулкадәр «мощно»итеп куйды. Аны кызганып, барысын да йөрәктән үткәреп утырдым.
Үзебезнең дә шулай эшләп чыккан вакытлар була торган иде. Берсендә Себер якларына чыгып киттек. Гастрольләр әле башланып кына ята, алда әллә ничә көн концерт. Ике яклап тамагым шеште, әмма җырларга кирәк. Дуслар хастаханәгә алып барып, системалар куеп, тамакны юдыртып рәткә керттеләр. Ничә чакрым баргач, кире кайтып китеп булмый бит. Менә шулар ипләп кенә җыелып килә.
Ләкин, артист тормышы бик катлаулы булса да, шул юлны сайлагач, берни дә эшләп булмый. Балта тотып та эшләргә булыр иде, ләкин күңел сәхнәгә тарта, күңел кушканча йөрисе килә.
Башка авырмагыз, Марат абый, сәламәт булыгыз.
Фото: © Марат Шәйбәковның шәхси архивыннан