Добавить новость

Бүген Галимҗан Барудиның тууына 169 ел

Бүген Галимҗан Барудиның тууына 169 ел. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында язалар.

Мәшһүр дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, Үзәк Диния нәзарәтенең мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында (хәзерге Татарстанның Биектау районында) сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1860 елда гаилә Казанга күчеп килә.

Мөхәммәтҗан Галиев ихласлы һәм укымышлы кеше буларак, үз балаларына тиешле белемнәрне бирер өчен малын һәм көчен кызганмый. 1862 елда Галимҗанны Апанай мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Бу мәдрәсә XVIII гасырның 70нче елларында барлыкка килә һәм Апанай мәчете белән берлектә эшли. Үз чорында бик көчле мәдрәсәләрдән санала. Биредә ул Саләхетдин хәзрәт Исхаковта белем ала, мөстәкыйль рәвештә күп китаплар укый. Тырышлыгы, сәләте зур булу сәбәпле, 1871 елда башлангыч сыйныфларда дәресләр бирә башлый. 1875 елда белемен күтәрү өчен 18 яшьлек Галимҗан Урта Азиягә юл тота. Анда җиде ел укып, дини һәм дөньяви фәннәрне үзләштерә.

1882 елның 15 июнендә яшь галим Казанга күп китаплар һәм кулъязмалар белән кайта. Бу йөкнең авырлыгы якынча 650 кг, бәясе 5-6 мең була. Галимҗан Баруди гомер буе китап җыю белән шөгыльләнә. 1920 елда Галимҗан Баруди үзенең уникаль китапханәсен дәүләткә тапшыра. Бу байлык хәзерге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана.

1882 елның 28 октябрендә Галимҗан хәзрәт Иске татар бистәсенең бишенче җәмигъ мәчетенең (хәзерге Тукай урамындагы Галиев мәчете) имамы итеп билгеләнә. Мәчеттә дәресләр бирә. Тиздән Галимҗан хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә белем бирү мөмкинлеге барлыкка килә. 1882 елда әтисе тарафыннан мәдрәсәнең бер катлы бинасы төзелә. Әлеге мәдрәсәдә Галимҗан Баруди 1883 елда беренче дәресләр бирә башлый. Бу мәдрәсә аңа нигез салган Мөхәммәтҗан исеменә нисбәт ителеп «Мөхәммәдия» исемен ала. Шәкертләрнең саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә Мөхәммәтҗан Галиев танылган татар сәүдәгәрләре Әхмәтҗан Сәйдәшев һәм Габдулла Үтәмишев белән мәдрәсәне зурайталар. 1886 елда мәдрәсә бинасының өченче каты салына. Мәдрәсәнең даны киң тарала.

1886 елда Галимҗан Баруди изге Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга бара. Бу сәфәрдә ул Истанбулны, Мисырны зиярәт итә, галимнәр белән очраша, белемнәрен арттыра.

Казанга кайткач, Галимҗан хәзрәт иске иҗек ысулын аваз ысулына алыштыра, уку-укыту программасын камилләштерә, яңа дәреслекләр, китаплар яза. Галимҗан Барудиның беренче китабы «Гильм әт-тәүхид» («Аллаһның берлеге турында гыйлем») 1890 елда басыла. 1891 елда яңа ысул белән укыту өчен «Сәвадхан» («Гыйлем иясе») исемле әлифба төзи. Бу китап яңа ысул белән төркичә язылган беренче әлифба булып санала һәм 1891–1915нче елларда унике тапкыр басыла. Шул ук елда аның арифметика буенча «Нәмунәи хисаб», ислам нигезләре буенча «Китаб әс-салават» («Догалар китабы»), «Бәдә әл-мәгариф» («Белемнәрнең нигезе»), «Сад пәнд» («Йөз нәсыйхәт») дигән хезмәтләре дөнья күрә.

1901 елда Галимҗан Барудиның зур абруен искә алып, Габдулла Үтәмишев, Әхмәд Хөсәинов һәм башка татар байларының ярдәме белән мәдрсәснең өч катлы таш бинасы салына (хәзерге Тукай урамы, 34а). Мәдрәсә заманча җиһазландырыла, шәкертләр өчен барлык шартлар тудырыла. Мәдрәсәнең ишегалдында ашханә, авырулар өчен хастаханә, итек-читек, кәвеш төзәтү, агач эше, китап төпләү остаханәләре булдырыла.

1906–1908, 1913–1917нче елларда Галимҗан Баруди татар телендә «Әд-дин вәл-әдәп» исемле фәнни һәм дини журнал чыгара.

1908 елда Галимҗан хәзрәтне панисламизмда гаепләп, ике елга Вологда губернасына сөргенгә җибәрәләр. Анда 4 ай яшәп, Эчке эшләр министрлыгыннан чыгу өчен рөхсәт ала. Чит илләргә сәяхәт кылып, Вена, Будапешт, Истанбул, Димәшкъ, Бәйрут кебек шәһәрләрдә булып кайта.

Галимҗан Баруди сөргендә булган вакытта, энесе Габдрахман хәзрәтнең ярдәме белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе эшен дәвам итә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең даны бөтен Россия мөселманнары арасында тарала. Биредә татар яшьләре генә түгел, башкорт, казакъ, кыргыз, кумык һ. б. төрки халык вәкилләре дә гыйлем алырга омтыла. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе 1918 елга кадәр эшләгән.

Галимҗан хәзрәт Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул 1906 елның гыйнвар һәм август айларында узган Россия мөселманнарының 2нче һәм 3нче корылтайлары эшендә катнаша. «Иттифак әл-мөслимин» мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

1917 елның май аенда Мәскәүдә I Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана. Әмма Галимҗан хәзрәт үзе бу турыда Чимкент шәһәрендә булганда белә.

Казанга кайткач, Галимҗан Баруди мөфти вазыйфасы турында туганнары һәм якын кардәшләре белән киңәшә, аларның фикерләрен тыңлап, бу җаваплы вазыйфаны алырга риза була.

Галимҗан хәзрәт мөфти буларак күп хезмәтләр башкара, халыкка армый-талмый хезмәт итә, үлеме дә изге юлда йөргәндә була. Мөфти хәзрәтләре 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була. Аны Казанга кайтаралар һәм Яңа татар бистәсе зиратында дәфен кылалар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России