Добавить новость

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Рамазанны рухи чистарыну ае, Аллаһның бүләге дип атыйлар»

Татарстан Диния нәзарәте сайтында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате чыкты.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мөхтәрәм җәмәгать!

Аллаһка шөкер: бүген, кояш баю белән, Җир өстенә бөек һәм мөбарәк Рамазан аеның беренче кичәсе иңәчәк. Миллионлаган мөэминнәр аны түземсезлек белән көтеп ала һәм үтеп китү белән янә сагына башлый. Аллаһы Тәгалә Үзенең олуг Рәхмәте белән безгә фазыйләтле бу көннәрне һәм төннәрне каршы алу бәхетен насыйп итте.

Имам Әбү Ләйс үзенең «Тәнбиһүл гафилин» китабында Ибне Габбас радыйАллаһу ганһүмәгә кадәр булган иснәде белән болай яза: «Рамазан аеның беренче кичәсе җиткәндә Гареш ягыннан «Мөсирә» дип аталган җил исәр, ул искән вакытта агач яфраклары һәм Җәннәт капкасы бикләре тиңе булмаган гүзәл бер тавыш чыгарып чыңлар. Җәннәт сакчысы Ризван Аллаһы Тәгалә әмере белән ураза тоткан мөэминнәргә Җәннәт капкасын ачар. Шул вакытта Мәлик исемле фәрештә Тәмуг ишекләрен ябар, ә Җәбраил галәйһиссәлам җиргә төшәр дә, мөэминнәргә ураза тотарга һәм гыйбадәт кылырга комачауламасыннар өчен, шайтаннарны чылбыр белән богаулап куяр. Һәм Рамазанның һәр кичәсендә Раббыбыз кешеләргә өч тапкыр мөрәҗәгать итәр: «Миңа ялваручылар бармы? Аларга нигъмәтләремне бирәм!», «Тәүбә итүчеләр бармы? Тәүбәләрен кабул итәм!», «Миннән ярлыкау сораучылар бармы? Гөнаһларын гафу итәм!»

Кем Аллаһның бу сорауларына җавап бирергә өлгерә, шулар – бик бәхетле! Ураза, намазлар, Коръән уку, дога кылу, Рамазан аенда сәдака бирү – болар барысы да безне Раббыбызга якынайтыр, ә димәк, безнең Аңа догаларыбыз да көчлерәк булыр, чөнки бу игелекләр безнең өчен Аның каршында шаһитлек китерәчәк, ихлас иманыбызга дәлил булачак, безнең гөнаһларыбызны сызып ташлаячак. Менә ни өчен Рамазанны рухи чистарыну ае, Аллаһның бүләге дип атыйлар: ул – барысыннан да иң зиннәтле һәм бөек; башка бернинди көннәрдә дә Яралтучы безгә, кылган игелекләр өчен, Рамазандагы шикелле юмарт итеп әҗерләр бирми. Хактыр, Раббыбыз Үзенең мәхлүкларыннан никадәр өстен булса, Рамазанның да башка айлардан артыклыгы шуңа тиңдер.

Әбү Сәләмә бине Габдрахман бине Гауф үзенең әтисеннән Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм мондый сүзләрен тапшыра:

«إِنَّ اللهَ عَزَّ وَجَلَّ افْتَرَضَ صَوْمَ رَمَضَانَ وَسَنَنْتُ قِيَامَهُ، فَمَنْ صَامَهُ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا وَيَقِينًا، كَانَ كَفَّارَةً لِمَا مَضَى أَوْ لِمَا سَلَفَ».

«Хактыр, Аллаһ сезгә Рамазанда ураза тотарга кушкан, ә мин (Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм) бу айда төнге намаз укуны сөннәт кылдым. Һәм иман, өмет һәм ихласлык белән ураза тоткан кешенең гөнаһлары (Аллаһ тарафыннан) гафу ителер» (имам әл-Бәйхакыйның «Шугаиб әл-иман» китабы, №3342). Шулай итеп, Рамазан ул – иң беренче чиратта, ураза һәм намаз уку ае, ягъни сабырлык һәм тәкъвалык ае.

Истә тотыгыз: ризыктан, судан һәм якынлык кылудан баш тарту, савапсыз калдыручы гайбәт ише гөнаһлардан тыелуга караганда, күпкә җиңелрәк булачак. Шуңа күрә үз-үзегезгә зыян салмагыз һәм әйткән сүзләрегезгә һәм гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз, уразаны ашказаны белән генә түгел, ә тел, күз, колак, фикерләр белән дә тотарга тырышыгыз. Әгәр Рамазан көннәрен без – изге гамәлләр, ә төннәрен ихлас гыйбадәтләр белән баета алсак, ин шәә Аллаһ, ул чагында безнең калебләрдә һәм тормыш-көнкүрешебездә бернинди гөнаһларга урын калмас. Һәм Ураза бәйрәменә дә без, гөнаһлардан арынып, гафу ителгән һәм нәфесебез җиңелгән хәлдә керербез.

Шулай ук, билгеле ки, Аллаһның Рәсүле салләллаһү галәйһи вә сәлләм Рамазан аенда Коръәнне күп укыган. Чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең Китабын иңдергән. Көн саен Коръән уку, ай дәвамында Коръәнне хәтем кылу Рамазан аенда гыйбадәт кылуның мөһим бер төре булып тора.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан-шәриф аенда йөкләгән бар гыйбадәтләрне үтәргә, ахирәттә Аның иң олуг рәхмәтенә ирешергә, гөнаһларлардан арынырга, өйләребездә дә, эшләрдә дә, укуда да Аның ярдәменә ирешергә насыйп әйләсә иде! Бөек Раббымнан ихлас күңелдән иман китергән һәм сабыр бәндәләрне Җәннәтнең иң бөек нигъмәтләре белән зиннәтләвен сорыйм. Әмин, диелә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Казани
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане



Rss.plus


Новости Казани







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России