«Өметсезлектән – зур җиңүгә»: драматургия семинары нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар
«Без бит бу эшне драматургиядә яңа исемнәр ачу максатыннан чыгып башлаган идек. Тик семинаристларның тәҗрибәләре төрле дәрәҗәдә булып чыкты, – дип аңлатты Фәридә Исмәгыйлева, жюри әгъзасы, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры. – Спектакльләре чыккан авторлар да бар, бәйгеләрдә җиңгәннәре дә, шул ук вакытта беренче мәртәбә пьеса язып караган кешеләр бар. Шуңа күрә мондый карарга килдек: әлбәттә, алдан планлаштырганча, 5 пьесаны һәм аларның авторларын аерып күрсәтәбез, исемлектә алар йолдызчык белән булачак, ягъни без режиссерларга беренче чиратта шуларга игътибар итәргә киңәш итәбез, тик театрларга эскизлар әзерләү өчен, 8 авторның да әсәрләрен тәкъдим итәчәкбез».
Шулай итеп, финалга түбәндәге авторлар узды:
- Ибраһимов Артур. Төнге кояш яктысында
- Исмагилова Юлия. Зеленая шапка
- Ризванов Айдар. Подключение к жизни
- Сабыр Равил. Соңгы Маһиҗан
- Хәертдинова Резеда. Юшкын
- Гыйбадуллина Лилия. Бәгырем
- Нуриев Айдар. Балам
- Шакирова Лилия. Драгоценная
Кем җиңүче булачагы 2026 елның февралендә, жюри әгъзалары театрлар әзерләгән эскизларны карагач билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез: укуларны Әлмәт татар драмтеатры, Татарстан Язучылар берлеге, Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәге, «Татнефть» хәйрия фонды оештырды. Ел башында, 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр, беренче тур узды. Ул «Өч көн эчендә пьесаны ничек язарга» дип исемләнгән семинар-интенсив форматында үтте һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Әдәби атнакич» мәдәни проекты программасына кертелде.
Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән 19 яшьтән 56 яшькә кадәрге 14 кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасында «Югары нефть мәктәбе» университеты студентлары, журналистлар, нефть сәнәгате предприятиеләре инженерлары, Әлмәт татар драмтеатры һәм «Аулак» театр мәйданчыгы актрисалары бар иде.
Беренче турда Зиннур Сөләймановның авторлык методикасы буенча семинарда катнашучылар 3 көн дәвамында булачак пьесаның идеясе, темасы, сюжеты, геройлары, жанры һәм тулаем конструкциясен булдыру белән мәшгуль булдылар. Аннары аларга шул конструкция буенча диалоглар язып сәхнә әсәре тудырырга вакыт бирелде.
Семинаристларның текстлары белән танышкач, оештыручылар 10 авторның икенче турга узарга һәм пьеса язу эшен дәвам итәргә лаеклы булуы турында карар кабул иттеләр. 16-17 августта театр сәнгате өлкәсендә танылган экспертлар Әлмәттә осталык дәресләре үткәрде. Араларында – театр белгече Павел Руднев (Мәскәү), шулай ук Родион Белецкий (язучы һәм сценарист, Россия һәм чит ил театрларында 100дән артык куелыш авторы, Мәскәү) һәм Искәндәр Сакаев (режиссер, драматург, сценограф, биомеханика укытучысы, Санкт-Петербург).
10 ноябрьгә кадәр семинаристлар яңадан үз пьесаларын төзәтеп, яхшыртып яздылар. Өченче турга 9 пьеса тапшырылды. Һәм, ниһаять, абруйлы жюри финалга үтәргә лаеклы авторларны билгеләде.
Жюри рәисе, проект авторы, режиссер Зиннур Сөләйманов:
Әле финалга барып җитмәсәк тә, мин инде бүген үк шуны әйтә алам, бу чарадан көтелгән төп өметләрем акланды. Безнең иң мөһим бурычыбыз – драматургиядә яңа исемнәр ачу, моңа кадәр театр сәнгатенә катнашы булмаган кешеләрне иҗатка, пьесалар язуга җәлеп итү иде. Аларга төп кагыйдәләрне өйрәтергә тырыштык. Ягъни башта үз-үзеңә «Ни өчен мин бу әйберне язам?» дигән сорау бирергә, әсәрнең төп идеясен билгеләргә кирәк. Шуннан соң гына жанры да, сюжеты да, башкасы да билгеләнә, ә диалоглар язу – ул чират буенча иң ахырда башкарыла торган эш. Семинаристларның моны аңлавы куандыра.
Беренче мәртәбә пьеса язып караган авторларның да әсәрләре шактый югары кимәлдә, аларда барлык гамәлләр дә алдан уйланылган. Бу инде – зур җиңү, дип саныйм. Киләчәктә аларның иҗатлары камилләшер генә, дип өметләнәм. Әгәр дә инде без 3 нче этаптан соң сәхнәдә спектакльләр чыгуга ирешсәк, бу, гомумән, искиткеч булачак!
Кабатлап әйтәм, безнең төп бурыч – яңа заманча авторлар табу иде. Аларга театр сәнгате аша тамашачыларга бүгенге көннең актуаль проблемаларын, агымдагы чорга хас булган төп тенденцияләрне җиткерергә булышлык итү иде. Югыйсә театрлар бары тик классик текстларга гына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак. Бу – начар түгел, әмма милли театрны саклап калу өчен, безгә заманча профессиональ драматурглар кирәк. Һәм, миңа калса, без бу максатка ирешәчәкбез.
Әлбәттә, барлык проблемаларны бер семинар гына хәл итәр дип өметләнеп булмый. Драматургларны укытуны системага салырга кирәк. Һәм төрле дәрәҗәләрдә: башлап язучылар өчен, аннары инде театрларда 1-2 пьесасы куелган авторлар өчен, тәҗрибәлеләргә дә квалификацияләрен күтәрергә комачауламас иде, чөнки белем беркайчан да артык булмый.
Жюри әгъзасы, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева:
Дөресен генә әйткәндә, бу эшне башлаганда, өметләрем әллә ни зурдан түгел иде минем. Эшли-эшли, беренче турны уздыргач, икенчесен, менә хәзер жюри финалга узган авторларны билгеләгәч, өметләрем гел үсә торды һәм бүгенгә мин: «Без бик әйбәт эш эшләгәнбез икән бит, кирәк икән бит бу!» – дигән фикергә килдем, һәм бу уй миндә көннән-көн ныгый бара. Без, мөгаен, татар драматургиясендә яңа исемнәр ачу алдында торабыздыр. Мәсәлән, Айдар Нуриевны да, Айдар Ризвановны мин моңа кадәр бөтенләй белми идем, исемнәрен ишеткәнем дә юк иде, ә әсәрләрен жюри әгъзалары шаккатып укыды. Кыскасы, баштагы өметсезлек бүген зур өметләргә кадәр үсеп җитте, дияргә була.
Жюри әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең драматургия секциясе җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры урынбасары Гөлүсә Батталова:
Семинарда катнашучылар арасында беренче мәртәбә пьеса язып караучылар да булганга күрәме, мин, баштарак, әсәрләрнең сыйфаты күпкә йомшаграк булыр, дип уйлаган идем. Ә укый башлагач шуны аңладым: семинаристлар язган пьесаларның берсен дә «бу бит хикәя» яки «бу бит публицистика» дип читкә этәреп куярдай түгел. Барысының да «пьеса» дип аталырга хакы бар. Авторларның семинар барышында остазлар тарафыннан әйтелгән сүзләрне үзләренә сеңдерүе, кабул итүе, язганда куллануы күренеп тора. Мин үзем өчен яңа авторлар, моңа кадәр ишетмәгән исемнәр ачып сөендем. Шуңа күрә, көткәнгә караганда нәтиҗә яхшырак булды, диясем килә.
8 пьесаны да финалга уздыруга килгәндә, бишлеккә кермәгән пьесаларда да ниндидер яңалык, өмет уятырдай өзекләр бар. Сюжет корылышы үзенчәлекле яки әсәрнең идеясе көчле. Игътибардан читтә калмасын иде бу әсәрләр, бер дигән пьесалар алар. Бәлки, режиссер күзаллавында, сәхнәдә артистлар уены ярдәмендә, алар яңа яклары белән ачылырлар, кәгазь вариантка караганда уңышлырак килеп чыгар, дигән теләктә, без аларга шанс биреп карарга булдык. Чөнки һәрберсендә ниндидер кызыклы әйбер, ниндидер үзенчәлеге, күркәм ягы бар.
Тагын шуңа сөендем: бик матур тел белән язылган пьесалар бар. Әлбәттә, экспертлар «диалоглар беренчел түгел» диләр, тик татар театрында диалоглар да бик мөһим. Чөнки без Туфан Миңнуллинны җор теле, персонажларны үзара оста итеп сөйләштерә белүе, диалоглар аркылы милли үзенчәлекләрне күрсәтә белгәне өчен яратабыз. Семинар пьесалары арасында бик оста итеп язылган диалоглар булуы минем өчен бик кадерле. Чөнки «тел югала бара» дип уфтанабыз, ә менә шундый сәхнә әсәрендәге җор теллелек – минем өчен иң мөһим әйберләрнең берсе.
Заманча проблемаларны күтәргән әсәрләр булуы да шатландырды. Мәсәлән, яшь тамашачылар театрларына биреп уйнатырлык пьесалар бар, ягъни бүгенге яшьләр өчен кызыклы булырдай заманча әсәрләр. Ярылып яткан проблемаларга башка яктан якын килү, аларга ирония белән карау миңа шулай ук бик ошады. «Маңгайга бәреп» әйткәнгә без инде күптәннән ияләшкән һәм ул әйбердән күпмедер дәрәҗәдә туя да башладык, ә менә шуны читләтеп, хәтта үз-үзеңнән көлү рәвешендә әйтелгән урыннар яки, ничектер, аллегория белән әйтелүе бик шатландыра. Авторлар арасында киң карашлы, укымышлы кешеләр булуы күңелгә рәхәтлек бирә. Юктан гына бар булган кеше түгел икән, әзерлеге бар икән, дип уйлыйсың автор турында, әсәрне укыганда. Бу пьесалар буенча зур сәхнәләрдә спектакльләр күрербез әле, дигән өмет калды минем үземдә.
Тагын шунысын да әйтми булмый: бу семинарны оештыручылар бик зур эш башкарган. Никадәр зур икәнен алар хәзер әле аңлап та бетерми торгандыр, бәлки. Мөгаен, киләчәктә генә төшенерләр. Чөнки менә бу яңа авторлар әле юл башында гына, алар язарга өйрәнә генә әле, семинарда пьеса язып, алар чирканчык кына алды. Киләчәктә аларны зур иҗат юлы көтә, дип ышанасы килә.
Резеда Шәмсуллина