Коточкыч һәлакәттә 25 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде
Бүген иртәнге сәгать 8 тулганда Яр Чаллы – Зәй трассасының 10нчы километрында 25 яшьлек хатын-кызның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлде. «ВАЗ-21065» автомобиле руле артына утырган 20 яшьлек ир-ат юлда бозлавык булуына да карамастан тизлеген арттыра һәм идарәне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга, шунда «Газель» белән бәрелешә. Менделеевск шәһәрендә яшәгән хатын-кыз пассажир урынында була. Ул ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк җан бирә, ә баш мие җәрәхәтләре алган рульдәге егет хәзер 2нче дәрәҗә комада... Читать дальше...