«Бөтен гаишниклар да «Эчтеңме?» дип сорый. Ичмасам, ник берсе «Ашадыңмы?» дип сорасын»
● ● ●
– Әнисәгә кияүгә чыгарга ничек тәкъдим ясый алдың?
– Ничек дип... Сөйләшеп утырдык-утырдык та, бүтән әйтер сүз калмагач, авыздан ычкынып китте инде…
● ● ●
– Доктор, минем «депрессия» дигән диагноз алдыннан «бөек» сүзен өстәп куя алмассызмы?
● ● ●
– Нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Көн саен бер юл җөй әмәлләмичә калмыйм.
– Язучымы әллә?
– Юк, тегүче.
● ● ●
Булдыклы кеше бер үк вакытта берничә җирдә була ала. Читать дальше...