Ышкы һәм Колун балта
[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/ytytyrfffff.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="157" height="201" align="Right"]ytytyrfffff.jpg (31.1 Kb)[/img]Яшәгән ди, булган ди Балта остасы. Кулыннан килмәгән эше юк икән аның. Ышанычлы ярдәмчеләре дә булган останың: Пычкы, Чүкеч, Өтерге, Колун балта, Ышкы. Барысы да уңганнар, булганнар, эшләргә генә торганнар.
Көннәрдән бер көнне Оста урындык ясаган. Искиткеч матур һәм уңайлы килеп чыккан ул. Азрак шомартасы, буйыйсы һәм тышлыйсы гына калган. Аларын иртәгә эшләп бетерермен дип, Оста өйдән чыгып киткән.
Ышкының бик тә хуҗасына булышасы килгән. Оста күздән югалуга, урындык шомартырга тотынган. Бик тырышкан, урындык ялтырап тора башлаган.
Шунда Ышкы янына Колун балта килеп кергән.
— Ышкы, нишлисең син? — дип сораган ул.
— Менә бу урындыкны аз гына шомартасы калган иде, хуҗа кайтканчы шуны эшләп куйыйм дип тырышам, — дигән Ышкы. — Булды да бугай инде, кара әле.
— Ничек булсын инде? Бөтенләй эш рәте белмисең бит, — дигән аңа Колун балта.
Мескен Ышкы, иртә таңнан торып, тырышып эшләгән эшен шулай итеп мыскыл иткәннәренә түзә алмаган, кычкырып елап җибәргән.
— Ничек кирәк соң? Күрсәт, алайса, — дигән ул.
— Менә, карап тор, — дигән дә Колун балта, өр-яңа урындыкны урталай ярган. Аннан, булгач булсын инде, дигәндәй, бөтенләй йомычка ясап, ваклап бетергән.
Белгән белгәнен эшләр, ди-ләр. Тик һәрвакытта да урынлы микән бу?
Алинә САБИРОВА,
Әтнә, Иске Өҗем
[u]Кире Патша кызы[/u]
Борын-борын заманда бер патшалыкта яшәгән ди бер кире беткән патша кызы. Ул үзенең чибәрлегенә сокланып, көннәр буе көзге каршында утыра икән. Киемнәре күп булса да, бер кешедә дә юк кием киясе килгән моның бервакыт.
Көннәрдән беркөнне патша кызы бакчага килеп керсә, нинди генә кошлар, җәнлекләр күрмәгән. Бик ошаганы Мамбу токымлы аю баласы булган. Мамбу кояшта кызынып ята икән, соры тиресе ялт-йолт итеп, күз явын алып тора, ди. Ә күзләре, ике алмаз кебек, бөтен тирә-якка нур сибә икән.
— Карагыз әле, нинди матур аю баласы! — дигән патша кызы.
— Әйе, бу сирәк очрый торган токым, — дигән бакча караучы. — Бездә алар бик аз, барлыгы 300ләп кенә. Җир шарында бүтән мондый аюлар юк.
— Ә мин аларның барысын да күрәсем килә, — дигән патша кызы.
Менә бакча караучысы һәм патша кызы, каретага утырып, аюлар яшәгән җиргә киткәннәр. Патша кызы аюларны күргәч, аздан гына һуштан язмый калган: алар шундый матур икән!
Патша кызының башында бер уй туган. Ул үзенең патшалыгында зур кичә уздырырга теләгән һәм хезмәтчеләренә Мамбу аюларының тиресеннән манто тегәргә кушкан. Аны ничек кенә үгетләсәләр дә, сүзеннән кире кайтмаган. Кичәдә патша кызыннан да матуррак кыз табылмаган, әлбәттә. Моны күреп, күрше-тирәдәге кызлар да үзләренә Мамбу туннары тектерә башлаганнар. Шуннан соң Мамбулар бик азайганнар.
Шулай итеп, бер патша кызы аркасында Җир шарында Мамбу аюлары юкка чыгып беткән.
Ксения УСОВА.
Биектау, Бөреле.
[b]Кыйммәтле ялган[/b]
Борын-борын заманда, саескан-сотник, үрдәк үрәтник булганда бер патша ил буйлап сәер бер хәбәр таратырга булган:
— Әй, адәми затлар! Кем дә кем кеше ышанмаслык ялган сүз сөйли ала, падишаһыбыз шуңа бүләккә үзенең алтын алмасын бирәчәк!
Моны ишетеп, илнең төрле якларыннан патша сараена халык агыла башлаган. Әмма берсенең дә уйдырмалары патша күңеленә хуш килмәгән.
Көннәрдән бер көнне сарайга бер чүлмәк тотып, ярлы гына егет килеп төшкән, ди.
— Ә син миңа нәрсә әйтмәкче буласың? — дип сораган падишаһ. Егет, борын астыннан гына елмаеп, җавап биргән:
— Сезнең миңа бер чүлмәк алтын бирәсегез бар иде. Менә шуны алырга дип килгән идем!
Патшаның күзләре шакмак булган:
— Нәрсә алдашасың?! Минем сиңа бернинди бурычым юк! — дип кычкырып җибәргән ул.
— Мин алдашаммы? Алдашсам, алайса, алтын алмаңны бир! — дигән егет.
Шулай итеп, падишаһ алтын алманы авыл егетенә бирергә мәҗбүр булган, ди. Ә егет үзенә нәрсә кирәк, шуны алып, әле дә булса рәхәтләнеп яшәп ята, ди.
Алия НУРГАЛИЕВА.
Арча, Шушмабаш.