Мы в Telegram
Добавить новость



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ

[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/bett.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="181" height="279" align="Left"]bett.jpg (29.67 Kb)[/img]Мин – чын татар малае

[center]Әйдәгез танышыйк:

Галимҗан – исемем.

Рас килә, ди әти,

Исемгә җисемем.

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Оялмыйм,

курыкмыйм, —

Мин бит үз илемдә!

Үземне Ватанны

Сакларга әзерлим;

Дөресен әйткәндә,

Күптәннән әзер мин![/center]Башымда – чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга

Өйрәтә Дәү әти.

Әйткәнне көтмичә,

Әнигә булышам.

Яшермим, аз гына

Абыйдан калышам…

Тәүфикълы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

[center][b]Әлифба [/b]

Бүген мин “Әлифба” укыйм,

Әби алган “Коръән”ен.

Шушы ике китап җыйган

Бу дөньяның бар ямен.

Гади китап кына түгел,

“Әлифба” ул бер генә!

Аның һәрбер хәрефеннән

Иман нуры бөркелә!

Белемгә ачкыч кебек ул,

Киләчәккә юл кебек.

Иркәләп үзенә ала,

Әнкәй сузган кул кебек...

Әткәм биргән киңәш анда,

Бабамнарның акылы.

“Әлифба”ның һәрбер сүзе

Дога кебек укыла...

Шушы китапка җыелган

Күңелемнең бар гаме.

Белдем, белдем!

“Әлифба” ул –

Туган телнең Коръәне![/center]

[b]Ял иттем[/b]

Быел җәй мин бер паркта

Рәхәтләнеп ял иттем.

Шулкадәрле

рәхәт булды —

Ял итүдән ялыктым.

Иртә таңнан төнгә кадәр

Тышта уйнап карале!

Яр буеннан кайтып керәм,

Негр кебек каралып...

Анда җиләк — чиләк-чиләк!

Чикләвек, шомырт та бар.

Елгалары тулы балык,

Кунам дисәң — йорт та бар...

Малайлар да, кызлар да күп,

Уеннары да кызык.

«Чечня» булып та яттык без,

Яланда окоп казып...

Кыен чак та булып алды —

Чагып китте бал корты...

Нинди җирме? Ул — әбинең

«Авыл» дигән ял паркы!

[b]Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы (әдәби тәхәллүсе — Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республика­сының Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаилә¬сендә туган. Мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичны биргән авылда туып үсү, белем алу Галимҗанның алдагы язмышында хәлиткеч роль уйный. Әсән урта мәктәбендә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында, соңрак “Яшь ленинчы”да исеме күренә башлый.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдә¬бияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908-1992) җитәкчеле­гендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңыш¬лы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада укырга калдыралар. Бер үк вакытта ул кафедрада өлкән лаборант, ассистент булып эшли, татар теле Һәм әдәбияты бүлегендә, шулай ук әзерлек бүлегендә әдәбият тарихы буенча лекцияләр укый, 1983 елда профессор Х.Госман җи­тәкчелегендә «Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

1986 елда Г.Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә редактор, өлкән редактор һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989-1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтиб булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, берьюлы ике редакция – балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире хезмәтендә була. Бер үк вакытта Казан университетының татар әдәбияты кафедра­сында «Әдәби мирас: текстология мәсьәләләре», «Мифология һәм татар әдәбияты» дигән темаларга махсус курс һәм семинар алып бара.

1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корыл­таенда Г.Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм бер­лекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Хөкүмәте Аппаратында туган телне һәм милли мәдәниятны саклау һәм үстерү буенча җаваплы вазифалар башкара.

Г.Гыйльмановның башлангыч чор иҗат эшчәнлеге ни¬гездә әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәләре белән бәйле. Университетта укыткан елларында ул әдәбият белеменең поэтика, жанр, стиль мәсьәләләренә, аерым алганда, лиро-эпик әдәбиятның иң кызыклы жанрларыннан берсе булган баллада жанрын өйрәнүгә һәм якташы Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын басмага әзерләү эшенә күп көч куя. Нәтиҗәдә яшь галимнең рус телендә «Татарская баллада» исемле монографиясе һәм Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрлә¬рен туплаган бертомлык зур җыелмасы («Зәңгәр җырлар») дөнья күрә. 1992 елда исә әдәби процесска, бигрәк тә шагыйрь­ләр иҗатына, аерым жанрларга багышланган «Заман сүз сорый» исемле тәнкыйть макаләләре китабы басылып чыга. Ә 1994 елда «Тозлы яңгыр» исемле беренче проза китабын бастырып чыгара. Анда әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрнең уртак фикеренчә, Европа әдәбиятындагы модернизм сыйфатлары ачык төсмерләнә. Модернизмга хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфат¬лары әдипнең «Албастылар», «Оча торган кешеләр» исемле күләмле әсәрләренә дә хас. Фантастик-хыялый Һәм маҗаралы әдәбияттан аермалы буларак, бу романнарда вакыйгалар чынбарлык белән хыял кисешкән чиктә бара, шул сәбәпле образлар бирелешендәге серлелек, композицион интрига, психологик киеренкелек көчәя төшә.

Нәшриятта балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җи­тәкләү, озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Г.Гыйльмановны балалар әдәбиятына да алып килә. Галим Әсәнов исеме астында аның нәниләргә атап язылган «Гөрләвек – Ручеек», «Йөгерек гөрләвек», «Әбием сихерче бугай» исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча попу¬лярлык казана. Г.Гыйльманов балалар дра­матургиясендә дә иҗади уңышларга ирешә: халык театр­лары, мәктәп драма түгәрәкләре, театр студияләре тара¬фыннан куелган күп кенә сәхнәлекләрен яза, ә аның «Кыш бабайда сер бар», «Шүрәлеләр ни атлы?», «Миңа дус кирәк!» пьесалары буенча телефильмнар эшләнгән.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Г.Гыйльманов балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2002 елда Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләккә лаек дип табыла.

Л. ГЫЙМАДИЕВА.[/b]

[u] [b]Басылып чыккан китаплары[/b][/u]

Заман сүз сорый: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б. – 2000.

Тозлы яңгыр: Повестьлар, хикәяләр, нәсерләр, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 351 б. – 30000.

Гөрләвек – Ручеек: Балалар өчен шигырьләр (татар һәм рус телләрендә). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 12 б. – 30000.

Мин белгән малай: Балалар өчен шигырьләр. – Казан: “Салават күпере” журналы китапханәсе, 1996. – 16 б. – 10000.

Татар мифлары. Беренче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар (Г.Гыйльманов хикәяләвендә.). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 388 б. – 5000.

Татар мифлары. Икенче китап: Ияләр, фаллар, ышанулар, им-томнар, мифлар (Г.Гыйльманов хикәяләвендә).- Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 432 б. – 5000.

Йөгерек гөрләвек: Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 160 б. – 10000.

Кызык итәрмен әле: Балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: “Аргамак” журналы нәшр., 1998. – 16 б. – 10000.

Кием агачы: Балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: “Аргамак” журналы нәшр., 1998. – 12 б. – 10000.

Әбием сихерче бугай: Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, җырлар. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1999. – 160 б. – 2000.

Көмеш тарак: Балалар өчен пьесалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 207 б. – 5000.

Күңелем сурәте: Шигырьләр, җырлар, балладалар.- Казан: “Рухият” нәшр., 2003. – 450 б. – 2000.

Алдакчы тукран: Балалар өчен шигырьләр. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2003. – 79 б. – 2000.

Албастылар: Хыялый кыйсса (Роман). – Казан: Татар кит. нәшр., 2003. – 383 б. – 5000.

Китек ай: Повестьлар, хикәяләр, парчалар. – Казан: Татар кит. нәшр., 2005. – 384 б. – 3000.

Оча торган кешеләр: Роман, повестьлар, бәяннар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 480 б. – 3000.

Татарская баллада (Истоки и этиапы развития): Монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 192 с. – 2000.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангельская область испытывает нехватку профессиональных химиков



Жизнь

«Школа вожатых» прошла в школе №7 в Реутове




Українські новини

Досвідчені садівники обирають великі технічні горщики для своїх рослин і квітів



Новости 24 часа

Семинар библиотекарей Ленинского округа прошел в Центральной библиотеке



Game News

Состоялся релиз The Case of the Golden Idol на iOS и Android



Москва

Спецодежда купить в СПб: где?



News Every Day

Creepy King Charles Painting Is Vandalized by Radical Animal Rights Activists, Gets a Cartoon Face and Speech Balloon!



Происшествия

Американский инсулин “Хумалог” больше не будут поставлять в РФ



Москва

Утреннее чтиво: Россия отменит визы с шестью странами, самый большой флаг страны, россияне смогут продавать залоговую недвижимость



Сергей Шнуров

«Мат на сцене»: Михайлов заявил, что до сих пор обижается на Шнурова



Москва

В суд поступило дело о крупнейшей в истории России взятке



Александр Зверев

Испанец Алькарас выиграл у Зверева и стал победителем Roland Garros



Москва

Стрелявших у Кремля мигрантов пытается оправдать диаспора: Просто "шалость"



Подмосковье

В Подмосковье обустроили 176 пешеходных маршрутов: Реутов в лидерах



Симферополь

Музыкально-поэтический вечер «Жизнь не кончена, песня не спета»



Москва

Владимир Путин сенсационно получил ключевое признание от Н А Т О.



Москва

Собянин расширил программу стимулирования создания мест приложения труда



Москва

Депутат Толстой предложил решение по зарвавшимся, приехавшим с оружием к Кремлю



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

Банк России: санкции против Мосбиржи не влияют на объемы валюты от экспорта

Зимняя спецодежда магазин в Петербурге

Россия и Турция обсуждают варианты решения проблем с банковскими переводами

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia


Москва

Владимир Путин сенсационно получил ключевое признание от Н А Т О.






Rss.plus

Семинар библиотекарей Ленинского округа прошел в Центральной библиотеке

«Школа вожатых» прошла в школе №7 в Реутове

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia

Владимир Путин сенсационно получил ключевое признание от Н А Т О.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин поздравил москвичей с Днем России



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Вячеслав Бутусов

Бутусов и Шахрин победили Хозяйку Медной горы: Объявлены лауреаты конкурса авторских кукол «Легенды и были Земли Уральской»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

15 июня в Ростовском городском шахматном клубе на Газетном, 92 поведут рапид памяти международного гроссмейстера Сергея Аслановича Бешукова

Росгвардейцы обеспечили безопасность болельщиков во время матча чемпионата России по регби

Путин: Игры БРИКС принимают самобытные и современные Казань и Москва


Людмила Самсонова

Самсонова вышла во второй круг турнира в Хертогенбосе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Более 1500 участников отрядов Поморья отправятся в юбилейное трудовое лето



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России