Мы в Telegram
Добавить новость

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Җинаятьләрне үз өстемә алдым»: Әбиләре буып үтерүче судта гаебен танымады

«Җинаятьләрне үз өстемә алдым»: Әбиләре буып үтерүче судта гаебен танымады

Татарстанның Югары суды, 31 карчыкны үтерүгә карата ачылган җинаять эшен өйрәнү барышында, гаепләнүчедән сорау алуга кереште. Балачак истәлекләрен барлаган вакытта, Таһиров әбисенең аны еш кына вак-төяк әйберләр өчен дә бик каты ачулануын сөйләгән булган. «Татар-информ» хәбәрчесе суд утырышында булып кайтты.

Татарстан Югары суды өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтерүдә гаепләнүче Радик Таһировның беренче җинаятенә кагылышты күрсәтмәләрне һәм дәлилләрне бер көн дәвамында өйрәнде. Казанда яшәүче һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә пенсионерларны үтереп йөргән Радик Таһировның беренче корбаны – 90 яшьлек Нәсимә Ишморатова. Аның мәетен 5 март көнне Казанның Батыршин урамындагы фатирында тапканнар.

«Минем әни бик аралашучан кеше иде. Кемне очратса да, үзе турында сөйли башлый иде. Мин ул чакта ук аңа, үзең турында артык сөйләмә, дип әйтә идем. Карчык кеше берәүгә дә кирәк түгел, дип, мине тынычландыра иде», – дип сөйләде үтерүче кулыннан гомере өзелгән ананың кызы Асия Шәмсетдинова.

Татарстанның Югары суды, 31 карчыкны үтерүгә карата ачылган җинаять эшен өйрәнү барышында, гаепләнүчедән сорау алуга кереште.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

800 томлык җинаять эшен бүләргә булдылар – шаһитларның, хөкем ителүченең күрсәтмәләрен һәм башка дәлилләрне эпизодлар буенча өйрәнергә карар кылынган. Үтерүләрнең күбесе Татарстаннан читтә булганлыктан, суд процессы берничә айларга, хәтта елларга да сузылырга мөмкин. Судка башка төбәкләрдәге күп кенә шаһитләргә ТР Югары судына килүне тәэмин итәргә туры киләчәк, әмма монда да кайбер проблемалар чыккан. Суд утырышында билгеле булганча, кайбер шаһитләр инде күптәннән вафат.

Искәртеп узабыз, тикшерү версиясе буенча, Радик Таһиров өлкән яшьтәге 31 хатын-кызны үтергән, тагын 3 кеше һөҗүмнән исән калган. Әбиләрнең мәетләрен Казанда, Түбән Новгород, Пермь, Уфа, Самара, Саратов, Екатеринбург, Волжск һәм Идел буеның башка күп шәһәрләрендә таптылар. Төрле төбәкләрдә шундый ук үтерүләрдән соң, җинаятьчене «Поволжский маньяк» дип атый башладылар.

Беренче корбанны үтерүдә үз кызын гаепләгәнннәр

Нәсимә Ишморатованың мәетен кызы Асия тапкан. Аның әнисе бер тәүлек буе диярлек элемтәгә кермәгән. Шуннан соң Асия кызы белән Батыршин урамына юл тота. Ул фатирга керүгә, әнисенең үле гәүдәсен табып ала.

«Өй янына килеп туктагач, тәрәзәләргә карадым, алар өченче катта. Ут янып тора, шунда ук ниндидер салкынлык йөгерде. Фатирга кердек, залга үттек, ә анда бөтен нәрсә чәчелеп ята. Диванда – әни, ул одеял белән капланган, мендәрдә – кан. Сүз уңаеннан, кухняда өстәлдә ике чәркә торуына игътибар иттем. Алардан кемдер эчкән иде», – дип искә төшерде ул кичнең вакыйгаларын Асия.

Чакыру буенча килгән табиблар хатын-кызның үлемен терки. Полиция хезмәткәрләре исә, беренче эш итеп, Асияне һәм аның кызын алып китә. Өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә башта нәкъ менә алар шик астына алына.

«Алар безне кич белән алып киттеләр. Төне буе 5 кеше безне бер үк сорау биреп җәфалады. Иртәнге 6да гына җибәрделәр. Әле шуннан соң да безне озак вакытлар сораштырып тордылар», –  дип сөйләде мәрхүмәнең кызы.

Суд утырышында Радик Таһиров үз күрсәтмәләрен тулысы белән үзгәртте.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Сорау алган вакытта, Радик Таһировның адвокаты карчыкны фатир бүлешә алмаганнан туганнары үтерергә мөмкин булуын да әйтте. Тик Асия бу фаразларны кире какты, аны һәм аның энесен әниләре лаеклы кешеләр итеп тәрбияләвен белдерде.

«Мин хәтта беркемнән дә шикләнә алмадым. Безнең гаиләбездә мондый рәхимсезлеккә сәләтле кеше беркайчан да булмады һәм юк», – диде Асия.

Үтерүче белән подъездда очраштык

Мәрхүм әбинең күршесе Татьяна – судка килгән бердәнбер шаһит. Тагын 2 шаһит утырышта катнаша алмады, чөнки алар өлкән яшьтә һәм өйләреннән чыгып йөрмиләр. Алар үзләренең күрсәтмәләрен судта алардан башка гына яңгыратуларын сораган. Шуңа да карамастан, Татьянаның күрсәтмәләре зур кызыксыну уятты. Ул Таһировның подъезддан ничек чыгып китүен күреп калган булырга мөмкин.

«Мин ул вакытта ашыга идем, тиз генә өйгә кереп чыгарга кирәк булды. Подъезд янына килүемә, минем каршыга ашыга-ашыга бер егет чыкты. Мин аның күзләре коңгырт булуына, аягында кара ботинкалар, курткадан булуына игътибар иттем. Башында башлык, чәчләре ачык төстә», – дип сөйләде судка Татьяна.

Подъезд янында очраган егет чыннан да Радик Таһировмы, дигән сорауга ул җавап бирә алмады. Ул вакыттан бирле 12 ел узган һәм күп кенә детальләр онытылган, дип аңлатты ул. Егет подъезддан йөгереп чыгуга, аптырап калган кебек иде, як-ягына каранды, «кая барырга белмәгән кебек» иде, дип өстәде Татьяна. Шул көнне кич белән полиция хезмәткәрләре Татьянага өченче каттагы күршесенең үлгәнен хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, Радик Таһиров өлкән яшьтәге 31 хатын-кызны үтергән, тагын 3 кеше исән калган.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

«Ул кешене минем беркайчан да күргән булмады. Безнең подъездда без барыбыз да бер-беребезне беләбез, хәтта балалар, оныклар һәм башкаларны. Минем аны Киров районында начар гадәтләре белән танылган егетләр арасында да күргән булмады, мин аларны хәтерлим», – дип сөйләде Татьяна.

Сез начар гадәтләре булган барлык егетләрне дә беләсез? Сез «аларны беләм» дип ничек әйттегез, ләкин Таһировны алар арасында күрмәгәнсез. Сез аларны каян беләсез? Сез алар белән эштә очрашканыгыз бармы? – дип сорады судья.

 Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, – дип җавап бирде Татьяна.

Сез яшерен агентмы әллә? – дип шаяртты судья.

Мин судка хөрмәт йөзеннән килдем. Тик кайда эшләвемне әйтә алмыйм, – дип җавап бирде шаһит.

Корбаннарын буып бәйләп куя торган булган

Йөргән кызы белән аерылышу, эшсез булуы, наркотикларга бәйлелек Радик Таһировка әбиләрне үтереп йөрергә этәргеч булган. Бу турыда ул үзе, тоткарланганнан соң, сөйләгән. Ул чакта аның тулы гаиләдә үсүе билгеле була. Казанның Совет районында яшәгәннәр, фатирда ул, сеңлесе, әнисе, әтисе һәм идарә итәргә яратучы әбисе яшәгән. Балачагын искә төшергәндә, Таһиров әбисенең аны бик еш кына вак-төяк әйберләр өчен дә бик каты ачулануын сөйләгән.

2010-2011 елларда ул үзенең йөргән кызы белән бергә яшәгән. Таһировның даими эше һәм керемнәре булмаган, яшьләр арасында шуның аркасында еш кына бәхәс чыккан, ахырда пар аерылышкан.

«Мин өлкән хатын-кызларны акчам булмаганлыктан үтердем, наркотиклар куллана идем. Барысын да үзем генә үтердем. Беренче үтерүдән соң мин бик нык кайгырдым. Бу – минем өчен тетрәндергеч булды. Мин әбиләрне махсус сайладым, чөнки алар миңа каршы тора алмыйлар. Мин аларны кыйнамадым. Будым. Кайберәүләрен, алар уянмасын өчен, буып бәйләп куя идем», – дип сөйләгән булган Таһиров.

Нәсимә Ишморатованы – беренче корбанын – Радик Таһиров кибет янында Краснококшайская урамында күреп ала. Аннары ул әби кешегә азык-төлек тутырган сумкасын өенә кадәр күтәреп барырга тәкъдим итә. Фатирга күтәрелгәч, карчык егеткә эчкә узарга тәкъдим итә, тик егет баш тарта. Таһиров аның янына икенче көнне, таларга дип, әйләнеп кайта.

«Мин аннан бурычка 1000 сум сорарга һәм аның акчаны каян алуын күрергә теләдем. Без залга кергәч, ул балконга чыкты, аннан акча чыгарды. Мин залда утыра идем. Ул минем янга килгәч, мин тиз генә торып бастым да аңа китереп суктым. Әби аңын югалткач, мин аны диванга яткырдым һәм өстенә капладым. Ул вакытта аның исәнме яки үлгәнме булуын хәтерләмим», – дип язылган Таһировның беренче күрсәтмәләрендә.

«Мине кыйнадылар. Күкрәкне төйделәр. Әгәр дә мин барысын да танымасам, гаиләң интегәчәк, диделәр».

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Гаиләмне азапламасыннар өчен, җинаятьне үз өстемә алдым

Тик суд утырышында Радик Таһиров үз күрсәтмәләрен тулысы белән үзгәртте. Элегрәк ул үтерү һәм талауга кагылышлы барлык эпизодларда үз гаебен тулысы белән таныган, ә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккәннән соң, Таһиров җинаятьне үз өстенә алуын белдерде.

«Мине кыйнадылар. Күкрәкне төйделәр. Әгәр дә мин барысын да танымасам, гаиләң интегәчәк, диделәр», – дип аңлатты үз позициясен хөкем ителүче.

Ул 2011 елда Киров районында беркайчан да булмавын, күбесенчә эш эзләү белән шөгыльләнүен өстәде. Нәсимә Ишморатованы беркайчан да күрмәгән. Прокурор Таһировтан үтерелгән хатын-кызның халатына аның ДНК эзләре каян эләгүен сорады. Таһиров: «Белмим», – дип җавап бирде.

Якын көннәрдә Югары суд киләсе эпизодны карауга керешәчәк. Үтерелгән башка кешеләрнең туганнары һәм шаһитларыннан сорау алачаклар, шуннан соң Радик Таһиров үз версиясен сөйләячәк.

 

Елена Сәлахова 

Алена Низамова тәрҗемәсе

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Минфин Архангельской области оценил муниципалитеты по уровню качества организации и осуществления бюджетного процесса



Жизнь

CЛД «Печора» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» получило сертификацию для технического обслуживания локомотивов серии 2ТЭ25КМ в объёме ТО-2.






Новости 24 часа

Профилактический рейд по противопожарной безопасности прошел сегодня в Ленинском округе



Game News

I tried to recreate Marvel's Iron Man in this movie studio sim, and my version was so bad my own father stormed out of the theater



Москва

Яндекс, А.С. Пушкин, Святой Ленин ведут следствие. Настоящая сенсация! 225 лет А.С. Пушкину.



News Every Day

Andy Murray cracks brutal joke as Brit star’s Wimbledon preparations are disrupted by bizarre injury 



Происшествия

В Москве арестовали бывшего замглавы Росприроднадзора по делу о мошенничестве



Москва

«Социальный взрыв»: почему в России не будет шестидневной рабочей недели



Тимати

Тимати отреагировал на слухи о возвращении Starbucks в Россию



Москва

Почему Сталин не подписал Бреттон-Вудс



WTA

Андреевой предрекли борьбу за топ-10 рейтинга WTA в текущем сезоне



Москва

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!



#123ru.net

«Россети» проверили надежность транзита, от которого зависит системная надежность электроснабжения юга Хабаровского края и Приморья



Симферополь

В Крыму детей будут учить играть в шахматы с детского сада



Москва

СОТРУДНИКИ СОБР «СТОЛИЦА» СТАЛИ ИНСТРУКТОРАМИ НА СБОРАХ ПО БЕСПАРАШЮТНОМУ ДЕСАНТИРОВАНИЮ СПЕЦНАЗОВЦЕВ РОСГВАРДИИ В ВОРОНЕЖСКОЙ ОБЛАСТИ



Москва

Собянин: В Москве ведется активная замена инженерных сетей в рамках реновации



Москва

СОТРУДНИКИ СОБР «СТОЛИЦА» СТАЛИ ИНСТРУКТОРАМИ НА СБОРАХ ПО БЕСПАРАШЮТНОМУ ДЕСАНТИРОВАНИЮ СПЕЦНАЗОВЦЕВ РОСГВАРДИИ В ВОРОНЕЖСКОЙ ОБЛАСТИ



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

Мамиашвили назвал прекрасной рекламу с Исинбаевой и флагом России во Франции

Яндекс, А.С. Пушкин, Святой Ленин ведут следствие. Настоящая сенсация! 225 лет А.С. Пушкину.

"Голяк": захватывающий сериал, который завоевал миллионы сердец по всему миру!

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!


Москва

СОТРУДНИКИ СОБР «СТОЛИЦА» СТАЛИ ИНСТРУКТОРАМИ НА СБОРАХ ПО БЕСПАРАШЮТНОМУ ДЕСАНТИРОВАНИЮ СПЕЦНАЗОВЦЕВ РОСГВАРДИИ В ВОРОНЕЖСКОЙ ОБЛАСТИ






Rss.plus

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!

Ежегодная церемония вручения Всероссийской премии Евгения Зубова прошла в библиотеке Видного

В Подмосковье сотрудники Росгвардии спасли пожилого мужчину, который оказался один дома и плохо себя почувствовал

В ЖК «Восточное Бутово» продолжают строительство шестого по счету детского сада

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва подписала ряд крупных соглашений на Петербургском форуме



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Башмет, Бутман и Мацуев выступят на юбилейном фестивале искусств Чайковского




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Уверенная победа россиян на турнире ONE FRIDAY FIGHTS 66

В Москве 14-летний мальчик ранил ножом 16-летнего юношу на футбольном поле

"Евро-Футбол.Ру": ЦСКА хочет подписать игрока "Локомотива" Жемалетдинова


ATP

Теннисист Медведев снялся с турнира ATP в Нидерландах из-за травмы



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России