Мы в Telegram
Добавить новость



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Онколог: «Яман шеш икәнен белгәч, кеше башта бернәрсә дә ишетми, аңламый...»

Онколог: «Яман шеш икәнен белгәч, кеше башта бернәрсә дә ишетми, аңламый...»

Онкология авыруын үз вакытында ничек ачыкларга? Бүген яман шешне нинди ысуллар белән дәвалыйлар? Бу хакта «Интертат»ка табиб онколог Гүзәл Мөхәммәтшина сөйләде.

Нәрсә ул яман шеш авыруы? Ул кайдан барлыкка килә?

Яман шеш – ул шеш тудыручы контрольсез күзәнәк бүленеше. Бу генетик өзелү (поломка) нәтиҗәсендә була. Әгәр мутацияләнгән күзәнәк пациентның үз иммунитеты белән юк ителмәсә, аннан шеш үсә. Бу тиз генә бара торган процесс түгел. Бер күзәнәктән 1 сантиметрлы шеш үскәнче, 4 елдан 8 елга кадәр вакыт кирәк.

Ул кешегә кан салу аша яки нәселдән нәселгә күчә аламы?

Ул кешегә берничек тә иярми. Әгәр ана кешедә шеш булса, баласында да булу ихтималы зур. Бу – организмда ниндидер мутация бар дигән сүз.

Иң киң таралган мутация – ул BRCA 1.2. Актриса Анжелина Джолида әлеге мутация төрен тапканнар. Нәтиҗәдә, киләчәктә аңа күкрәк яки аналык яман шеше яный. Димәк, аларның туганнары арасында күкрәк яман шешенең берничә очрагы бар. Ләкин бу – нәселдәнлек түгел, ә ниндидер яман шеш үсешенә китерәчәк мутацияне тапшыру гына. 100% балада да булачак, дигән сүз түгел.

Яман шеш белән авыручылар саны арта, диләр. 

Әйе. Әлеге авыру башлыча 55тән 65 яшьтәге кешеләргә кагыла. Хәзер халыкның гомер озынлыгы артты. Шул сәбәпле, авыручылар саны да күбәя.

Алайса ни сәбәпле балаларда да яман шеш була?

Димәк, яшь организм үзендә ниндидер патологик геннар йөртә. Ана карынында булганда ук кайсыдыр җире дөрес үсеш алмаган булуы ихтимал.

Яман шешнең гомуми билгеләре бармы?

Сәбәпсез ябыгу, гемоглобинның төшүе, билгеле бер җирдә булган авыртулар. Кайбер яман шешне пациент тотып та карый ала. Мәсәлән, күкрәктә, калкансыман биздә, лимфоузелда булса. Миңнең үзгәрүе дә шик тудырырга тиеш. 

Кызганычка, яман шеш зурайгач кына үзен сиздерә. Ә кайберәүләр, авырткан җире булса да, табибка күренергә ашыкмый.

Кайсы районнарда яман шеш белән күбрәк авырыйлар?

Олы яшьтәге кешеләр күбрәк булган һәм Казанга якынрак районнарда. Аны анализлавы авыр, чөнки хәзер халык бер җирдә генә яшәми, күченә. 

Пациентларның ничә проценты исән кала?

Юк андый саннар. Һәр яман шешнең үз саны.

Пациентлар диагноз турында ишеткәч, үзләрен ничек тота?

Иң башта – бөтенесендә шок. Кеше бернәрсә дә ишетми, аңламый. Аннары ул ян-якка карана башлый. Бер кеше 3 ел, тегесе 5 ел дәвалана. Бөтенесе үзләрен бертөрле тота, уртак темага сөйләшә. Вакыт узу белән, шок бетә.

Икенче тапкыр килгәндә, тынычрак булалар. «Нәрсә? Елап алдыңмы? Хәзер көрәшергә кирәк!» – дибез. 

Безнең психологик яктан алымнарыбыз бар. Табиб авырулар белән дөрес сөйләшә белергә тиеш. Авыруны дәвалануга өндәү – безнең бурычыбыз.

2-3 айдан соң, пациент үзен позитив тота башлый. Килеп: «Әйдәгез, тиз-тиз генә дару салыгыз. Өйгә кайтасы бар», – ди. Кешенең тизрәк бөтен процедураларны үтеп, нормаль тормышка кайтырга ашкынуы – бик мактаулы. Киреләнүчеләр дә бар, әлбәттә.

Бер яман шешне җиңгәч, ул икенче җирдә дә барлыкка килә аламы?

Яман шеш шул ук урында да, яңа җирдә дә үсә ала. Әмма аны барыбер беренче тапкыр кайда барлыкка килгән, шул исеме белән атыйлар. Мәсәлән, бавырга күчкән күкрәк шеше –  күкрәк яман шешенең кабатлануы дип атала.

Яман шеш авыруыннан препаратларның бәяләре кыйммәтме?

Онкологиядә барлык препаратлар да арзан түгел инде. Бүген препаратлар Россия аналогларыннан тора. Күбесе – дәүләт хисабына. Дөресен генә әйткәндә, пациентлар үзләре препаратларны бик сирәк сатып ала.

Дәвалануга чират бармы соң?

Бездә чират булмый. Әгәр пациентны тиешле дару белән тәэмин итә алмавыбызны аңлыйбыз икән, дәвалануны башлап та тормыйбыз.

Пациентларга яшәргә күпме калганын әйтәсезме?

Пациентның сорау биргәненә карап җавап бирәбез. Артыгын әйтмибез. Кеше хәтта сорамый да аны бездән. «Мин яшәячәкменме?» – генә диләр. «Әйе, яшәячәксең», – дибез. Кешенең өметен өзәргә ярамый. Ышану – бик зур әһәмияткә ия. Халык чаралары ни өчен булыша, дип уйлыйсыз? Аның эффекты булмаса да, файдасына ышаналар. Психиканы яхшыга юнәлтергә, чир турында уйламаска тырышыгыз.

«Диспансеризация – авыруны азындырмас өчен бердәнбер чара»

Ни сәбәпле әле дә яман шешне дәвалый алмыйлар?

Ә күзәнәк дөрес бүленсен өчен нишләргә кирәк? Белмибез. Яман шештән даруны ничек күзаллыйсыз? Бер дару төймәсен эчәсең дә, савыгасыңмы? Ә сез кан басымы авыруыннан берәр дару беләсезме – эчтең дә, һәм башка кан басымы беркайчан да борчымый. Әлеге диагноздан кеше гомере буе дәвалана. Шикәр авыруы белән дә шул ук хәл.  Әйе, күпкә агрессиврак шешләр бар. Алардан эффектив дарулар әлегә юк.

Олы кешедә бернинди хроник авыру да тулысынча дәваланылмый. Артыгызга борылып карагыз: нинди калын карточкалар ята. Кайберләренә инде 10 ел. Ул пациентлар даими рәвештә ниндидер препаратлар куллана. 100%ка  чирнең беренче стадиясендә генә савыгып була. Тик аның өчен ул чирне башта ачыкларга кирәк.

Яман шешне азындырмас өчен бердәнбер чара – ул диспансеризация. Күпләр аны кирәк дип тапмый. Алай булырга тиеш түгел, чөнки ул – сәламәтлек өчен бик мөһим тикшеренү.

Профилактика өчен булса да узыгыз. Кан анализын тапшыру, рентген ясату, маммография шешне ачыкларга мөмкинлек бирә. Хәзер барлык районнар да алар белән җиһазландырылган. 

Бүген колоноскопия үтү мөмкинлеге бар. Болай гына шешне ачыклавы бик авыр. Хәлегез яхшы булса да, ул үсәргә мөмкин. Өстәвенә, колоноскопия ясатырга һәр кешене мәҗбүр итеп булмый. Ә ул, диспансеризация кысаларында, түләүсез.

Колоноскопия – вакытында эчәклектә яман шеш авыруын ачыкларга мөмкинлек бирә торган тикшеренү.

Халыкны өч төргә бүләр идем: сәламәтлеге турында нык кайгырткан, битараф булган кешеләр һәм алтын урталыкны саклаучылар. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: үз сәламәтлеге турында кайгыртучыларның саны артты. Кешенең профилактика һәм диагностика белән шөгыльләнүе шатландыра.

«һәр яман шешнең – үз күрсәткече, һәм һәрберсенә аерым терапия кирәк»

Бүген яман шешне нинди ысуллар белән дәвалыйлар?

Иң киң таралганы – химиотерапия.

Химиотерапия – ул күзәнәк бүленешен туктата торган көчле химик матдә. Аның, кызганычка, «акылы» юк. Ул, авыруның кайда икәнен ачыклый алмыйча, сәламәт күзәнәкләргә дә тәэсир итә. Шуңа күрә кешенең чәче коела, каны бозыла.

Яман шеш күзәнәкләре бик тиз бүленеп, шешнең үсүенә китерә. Ул организмда туклыклы матдәләрне бетерә. Әгәр дә күзәнәкнең бүленешенә химия белән тәэсир итсәң, әлеге процесс туктала. Әмма шешнең азуы күпмедер вакытка туктаса да, ул кабат бүленә башларга мөмкин.

Химиотерапияне бик үк уңышлы дәвалау ысулы димәс идем. Бүген башка дәвалану чарасы да бар. Мәсәлән, гормонотерапия.

Гормонотерапия –  гормонга бәйле органнарны дәвалаганда кулланыла. Мәсәлән, простат бизе, күкрәк бизе, гинекология. Ләкин үпкә, эчәклек һәм ашказаны яман шеш авыруы вакытында әлеге ысул булышмый.

Максатлы (таргет) терапия –  ул күзәнәкләрдәге махсус молекулаларга йогынты ясап, яман шеш күзәнәкләренең үсешен тыярга сәләтле.

Таргет терапиясе хыялда гына бар иде. 1990 елда күзәнәкләрнең төрле булуы ачыкланган. Ягъни, ул мутацияләнгән күзәнәкләрне таба һәм күзәнәк кабыгы аша шешкә кереп, начар күзәнәкләрне җимерә. Ә сәламәтләренә кагылмый. Аннары ул профилактик максатларда кабул ителә башлады. Ул организм өчен агулы да түгел, чәч тә коелмый. Әмма аның бәясе дә бар.

Хәзерге вакытта актив рәвештә иммунотерапия кулланыла. 

Иммунотерапия – яман шешне дәвалау өчен заманча ысул. Химиотерапиядән аермалы буларак, ул шеш күзәнәкләрен үтерми, ә кешенең иммун системасын авыру белән мөстәкыйль көрәшергә этәрә.

Гомумән алганда, һәр яман шешнең – үз күрсәткече, һәм һәрберсенә аерым терапия кирәк.

«Тәндә миңнең күп булуы кояш астында күп вакыт уздыру белән бәйле»

Татар милләте карарак тәнле булганга күрә, аларда тән тиресе авырулары азрак, диләр. Бу дөресме?

Ак тәнле, сары чәчлеләргә кояштан аеруча сакланырга кирәк. Карарак тәнле кешеләрнең саклау пигментлары бар, алар әйбәт кызына да. Ә калганнар кояш астында яна. Төш вакыты – кояш нурларының иң куркыныч чагы. Анда инде бөтен кешегә дә сакланырга кирәк. 

Җирән кешеләргә кояш бөтенләй зарарлы. Даими кояшта яну тирене «картайта» һәм яман шеш үсеше куркынычын тудыра.

Тәндә миңнең күп булуы кояш астында күп вакыт уздыру белән бәйле. Пляжда көн уртасында яшь кызлар бикинида ята. Бөтен җире ачык, янәсе, кызына. Әти-әниләр кечкенә балаларын да диңгезгә алып баргач, шәрә чабып йөрергә рөхсәт итә. Алай ярамый! Бу бик зыянлы.

Бик матур кара чәчле кыз килгән иде. Үзенә 30 яшь тә юк. «Синдә яман шеш булуы бик сәер», – дидем. «Ә мин чынлыкта исә – җирән. Чәчне карага буяткан идем», – ди.

Татарларның эчәклек белән проблемаларын өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш ашау белән бәйлиләр.  

Әйе. Дөрес туклану бездә каралмаган. Безнең рационда камыр ризыгы, бәрәңге һәм ит бит инде. Организмга бик авыр ризыклар. Клетчатка ашарга кирәк, тәлинкәдә яшелчә булырга тиеш. Ул эчәклекне әйбәт эшләтә. Шулай ук аксымнар да мөһим роль уйный. Аксымны кош итеннән, балыктан алып була. Ә кызыл итне диетологлар атнага бер генә ашарга киңәш итә. Колбасаны бөтенләй ашамагыз! Ул – дөньядагы иң начар продукт. Аны ит дип әйтеп тә булмый. 

«БАДларны даруханәләрдә алмыйлар, шуңа күрә ул челтәр маркетингы аша сатыла»

Челтәрле бизнес алга киткән бит инде. Күпләр БАДларны яман шештән профилактика дип сата. Бу ни дәрәҗәдә дөрес?

БАД – ул биологик актив ризык өстәмәсе. Ул дарудан нәрсәсе белән аерыла? Дару клиник тикшеренү узган һәм Сәламәтлек саклау министрлыгыннан рөхсәт алган. Ул бөтен булган контрольне үткән. Аның даруханәдә сатылырга хакы бар. 

 Мәсәлән, ашказаны, эчәк, күкрәк яман шешеннән һәрберсенә аерым дару кирәк. Ә БАД клиник тикшерү үтмәгән. «Бездә сертификат бар!» – диләр. Гигиенага кагылышлы тикшеренү ул. Сатканда: «Моны эчсәгез, хәлегез яхшыра, яман шешне булдырмый», – диләр. Ә кайсы яман шештән булыша ул? Аңлашылмый.

 БАДларны даруханәләрдә алмыйлар, шуңа күрә ул челтәр маркетингы аша сатыла.

«Место встречи изменить нельзя» дигән фильмда: «Вор должен сидеть в тюрьме!» – диләр. Шуңа күрә, мин дә әйтәм: «Дарулар даруханәдә булырга тиеш!» Бездә – бик җитди препаратлар. Җитди булмаганнарга вакыт әрәм итмибез.

Пациентларыма гел әйтәм: «Әгәр нинди дә булса үләннәр эчәсегез килсә, минем белән киңәшләшегез. Бергә сайларбыз нәрсә туры килгәнен. Мәсәлән: «Сезнең бөерләрегез начар эшли, ә химияне чыгарырга кирәк. Гөлҗимеш эчегез», – диярмен.

Яман шеш турында фактлар:

  • Һәр терапия белән дә яман шешнең үсүен 1 елдан 1,5га кадәр туктатып була;
  • препаратны кулланмый башласаң, шеш үсүен дәвам итә ала;
  • иң еш очраган яман шеш авырулары: эчәклектә, үпкәдә һәм күкрәк бизендә;
  • шеш диагнозы куелган пациентларга майлы һәм калорияле ризык, консервантлар, исле, татлы һәм тозлы ризыклар ашарга ярамый. Чистартылган шикәрдән, ярымфабрикатлардан һәм бигрәк тә фастфудтан баш тартырга кирәк. Ә менә авыруларга аксымнар белән күбрәк тукланырга кирәк;
  • солярийдан яман шеш үсәргә мөмкин;
  • яман шеш – ул бер генә чир түгел. Организмда күп төрле авырулар бар, дигән сүз.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Более 1500 участников отрядов Поморья отправятся в юбилейное трудовое лето



Мода

Dior Resort 2025




Українські новини

Досвідчені садівники обирають великі технічні горщики для своїх рослин і квітів



Новости 24 часа

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia



Game News

Состоялся релиз The Case of the Golden Idol на iOS и Android



Москва

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia



News Every Day

America’s Space Infrastructure: So Vulnerable It Destabilizes Geopolitics



Настроение

Вечерело...



Москва

Врач из Бурятии спас пассажира самолета на высоте 10 тысяч метров



Звонкий

«Эмоции нужно выражать культурно»: рэпер Звонкий — о политических взглядах, зрителях и хорошем вкусе



Москва

Врач из Бурятии спас пассажира самолета на высоте 10 тысяч метров



ATP

Итальянский теннисист Янник Синнер впервые возглавил рейтинг ATP



Москва

Уссурийский ЛРЗ подтвердил соответствие международным стандартам, применяемым на производстве железнодорожной промышленности



#123ru.net

Новинки для пляжа от belle you: купальники Splashes для яркого лета



Симферополь

Музыкально-поэтический вечер «Жизнь не кончена, песня не спета»



Москва

Стрелявших у Кремля мигрантов пытается оправдать диаспора: Просто "шалость"



Москва

Собянин расширил программу стимулирования создания мест приложения труда



Москва

Уссурийский ЛРЗ подтвердил соответствие международным стандартам, применяемым на производстве железнодорожной промышленности



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

В Москве открылся туристический форум «Путешествуй!»

Владимир Путин сенсационно получил ключевое признание от Н А Т О.

"СВЯТОЙ ЛЕНИН: сенсация о прогнозах направит Америку и Европу творить добро?!

Собянин рассказал о реабилитации природно-исторического парка «Москворецкий»


Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде






Rss.plus

Инго Экосистема стала победителем национальной премии FinTech Awards Russia

"СВЯТОЙ ЛЕНИН: сенсация о прогнозах направит Америку и Европу творить добро?!

Семинар библиотекарей Ленинского округа прошел в Центральной библиотеке

Владимир Путин сенсационно получил ключевое признание от Н А Т О.

Moscow.media
Москва

Собянин расширил программу стимулирования создания мест приложения труда



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Голые фото и сказочное Бали: Алена Водонаева бросила вызов шпагатам Волочковой




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Росгвардейцы обеспечили безопасность болельщиков во время матча чемпионата России по регби

15 июня в Ростовском городском шахматном клубе на Газетном, 92 поведут рапид памяти международного гроссмейстера Сергея Аслановича Бешукова

Путин обратился с приветствием к участникам Спортивных игр стран БРИКС


ATP

Глава ATP вручил Яннику Синнеру награду первой ракетки мира



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


ATP

Сафиуллин не смог пробиться во второй круг турнира ATP в Штутгарте



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России