Удмуртиядә 46 яшьлек хатынны үтереп, мәетен базга күмеп куйганар
Удмуртиядә бер хатын мәете бер ай чамасы базда яткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 46 яшьлек хатынны үз йортындагы базга күмеп куйганнар. Аны үтерүдә шикләнеп ирен кулга алганнар. Можга районара тикшерү бүлеге 47 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән, Алнаш районында яшәүче кеше. 27 июньдә Алнаш районында яшәүче хатын 46 яшьлек әнисенең хәбәрсез югалуы турында полициягә гариза яза. Читать дальше...