Добавить новость

«Һава торышы аномалиясе»: Татарстанга кайчан кыш киләчәк һәм кар явачак?

Көзнең 3 ае дәвамында Татарстанда аномаль җылы һава торышы хөкем сөрә. Температура нормадан 5-7 градуска югарырак, һәм, нәтиҗә буларак, ноябрьнең соңгы декадасында булырга тиеш тотрыклы кар катламы урынына, яңгыр ява. Безнең төбәккә кайчан чын кыш киләчәген һәм кар явачагын «Татар-информ» синоптиклардан белеште.

Декабрьнең икенче декадасы башында-уртасында кар ятачак

Һава торышы аномалиясе Татарстанда гына түгел, ә ерак төньяк-көнчыгыштан кала, тулысынча Россиянең Европа территориясенә дә тарала. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Татарстанда һава температурасы нормадан 5-7 градуска югарырак. Һава торышы аномалиясе бик югары. Мөгаен, 2013 елгы рекордны узар. Ноябрь явым-төшем сюрпризларына бай, әлбәттә. Айның икенче яртысында бер-бер артлы килгән көньяк циклоннар саллы өлеш кертте – инде айлык норманың 160 проценты тупланды», – дип сөйләде ул.

Синоптик мәгълүматларына караганда, һава торышы аномалиясе көньяк циклоннар белән аңлатыла да инде. Әмма ноябрьнең соңгы көннәрендә һава торышы үзгәрә башлый, чөнки «уенга» казах антициклоны кушыла, һәм ул даими тулыланып торачак.

«Декабрьнең беренче декадасы шактый коры, явым-төшемнәр бик аз булачак, әмма температура элеккечә нормадан югары була. Ноябрьдәге кебек үк көчле түгел, 1-3 градуска югары. Төнлә җиңелчә минус һәм көндез җиңелчә плюс температуралар көтелә. Бу очракта кар явачагына өметләнергә кирәкми. Карны бары тик декабрьнең икенче декадасы башы-уртасында гына көтәсе», – диде Шувалов.

Ноябрьдә җылы һава торышы аркасында кар ятмады. Климатик нормалар буенча ноябрь аенда төбәктә уртача температура – минус 2,5 градус, ә хәзер ул 3,2 градус җылы.

«Декабрьнең беренче декадасында кар булмаячагын исәпкә алып, кышкы пейзаж көтәргә кирәкми. 10 декабрьгә кадәр кар булмаячак әле», – диде Александр Шувалов.

Синоптик сүзләренчә, соңгы елларда кышлар соң башлана, иртә бетә. Климатик нормалар исәпләнә торган 30 еллык чордагы температуралар сизелерлек үсә.

«Иң нык сизелерлек үсеш кышкы айларда күзәтелә, уртача айлык температура 2-3 градуска арта. Әйтик, 1961 елдан 1990 елга кадәр ул минус 3 градус булган, ә 1991 елдан 2020 елга кадәр 1-2 градуска арткан. Бу – глобаль үзгәрешләр процессы, һәм ул күпчелек очракта урта һәм поляр киңлекләргә кагыла. Җылыну тенденциясе саклана», – диде ул.

30 ноябрьгә температура бераз төшәчәк, республикада сизелерлек явым-төшемнәр көтелми.

Фото: © «Татар-информ» / Салават Камалетдинов

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәче җитәкчесе Феликс Гоголь сүзләренчә, ноябрьдәге температура аномалиясе «Атлантикадан килгән циклоннарга һәм аларның югары басым кыры белән чиратлашуына» бәйле. Бу Атлантик циклоннар алып килгән җылы аркасында температура нормадан күпкә югарырак булды. Алдагы көннәрдә дә шундый һава торышы саклана.

«Температура 1-2 тәүлек нормадан 8-9 градуска югары була. Алдагы көннәрдә дә җылы һава торышы көтелә. Климатик норма минус 5 градусны тәшкил итә. 27-28 ноябрьдә көндезге температуралар 4-5 градус җылы, ә төнлә 0..-4 градус була. Тәүлеклек уртача температура нормадан югары. Алдагы берничә көндә яңгыр һәм кар явачак», – дип сөйләде Феликс Гоголь.

30 ноябрьгә температура бераз төшәчәк, республикада сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Феликс Гоголь дә ноябрьдә уртача айлык температураның климатик нормадан югары булачагын раслады. Айның беренче декадасында җылы аномалия 3-4 градус булды, Татарстанның күпчелек районында явым-төшем күләме нормадан бераз артып китте. Икенче декадада һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары булды. Явым-төшемнәр дә норманы сизелерлек арттырды, 125-175 процент тәшкил итте.

«Казанда алдагы декадада һава температурасы нормадан 6-8 градуска югары була. Безнең территория аша бер-бер артлы Атлантикадан циклоннар уза», – диде республиканың Гидрометеорология үзәге җитәкчесе.

Температура 1-2 тәүлек нормадан 8-9 градуска югары була. Климатик норма якынча минус 5 градус булырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

«Узган рекорд куелачакмы-юкмы икәнен алдагы көннәр хәл итәчәк»

Феликс Гоголь сүзләренчә, узган гасыр уртасыннан хәзерге вакытка кадәр Татарстанда иң җылы ноябрь 2013 елда булган, ул вакытта температура 2,3 градус җылы булган.

«Быелгы ноябрь дә нәкъ шул график буенча бара. Узган рекорд куелачакмы-юкмы икәнен алдагы көннәр хәл итәчәк. Мөгаен, бу – иң җылы ай булыр», – диде синоптик.

1-3 декабрьдә төбәккә массив антициклон килә, явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы төнлә 0..-5 градуска кадәр төшә. Көндез җиңелчә минус яки җиңелчә плюс көтелә, тик температура барыбер нормадан югары була.

Республикада тотрыклы кар катламы барлыкка килү датасы 17 ноябрьгә туры килә. Төрле елларда төрле районнарда ул аерыла. 1950 елдан бирле метеокүзәтүләр тарихында кар катламы иң иртә яткан көн 9 октябрьдә Тәтеш һәм Нурлат районнарында теркәлгән, ә иң соң дата 29 гыйнварда Кайбычта һәм Тәтештә булган.

«Иртәме-соңмы кар катламы барыбер ятачак, әмма бу – алдагы декадада гына көтелми әле. Декабрь башында тотрыклы кар катламы булмаячак, дип ышанып әйтеп була. Кар Яңа елга кадәр ятар дип көтәбез», – диде Феликс Гоголь.

Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе сүзләренчә, соңгы елларда климатик кыш соңрак килә. Октябрьдә һәм ноябрьдә айлык температуралар еш кына нормадан югары.

«Климатик кыш торган саен соңга калып килә һәм иртәрәк төгәлләнә. Бу – климатның глобаль үзгәрүенә бәйле. Глобаль температура арта, процесслар, шулай ук, синоптик процесслар да үзгәрә. Язын безнең төбәккә җылы иртәрәк килә», – диде ул.

Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, быелгы кыш Татарстанда җылы булачак.

Фото: © «Татар-информ» / Михаил Захаров

«Үзәк Россиягә кыш килергә ашыкмый»

Тотрыклы кар катламы булган, уртача тәүлеклек температура минус 5 градустан узган классик кыш озынлыгы да кими. Шуның аркасында көзге чор озыная.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Татарстанда быелгы кыш җылы була. Бары тик декабрьдә генә уртача айлык температура нормадан түбән төшә, гыйнвар һәм февральдә нормадан артып китәчәк, дип фаразлана.

Әмма ноябрьнең соңгы көннәрендә декабрьгә булган һава торышы фаразларына төзәтмә кертелергә мөмкин. Декабрьдә уртача айлык температура нормада минус 8,9, гыйнварда – минус 10,9, ә февральдә минус 10,7 градус булырга тиеш.

«Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, быел «Үзәк Россиягә кыш килергә ашыкмый».

«Кыш илебез башкаласыннан 500 километр читтә туктап калды һәм ландшафт шундук үзгәрде», – диде ул 26 ноябрьдә Мәскәү өлкәсендә кар явуын шәрехләп.

Тишковец сүзләренчә, чәршәмбе көнне Мәскәүдә җепшек кар яуган. Әмма вакытлыча кар катламы (1,5 сантиметрдан да калын булмаган) пәнҗешәмбе көнне үк эреп бетәчәк.

«Пәнҗешәмбе көнне Үзәк Россия Төньяк Атлантика циклонының җылы секторында була, көнбатыш-көнчыгыш һава массалары килә. Төнлә җылы, көндез болытлы була, урыны белән башлыча яңгыр явачак», – дип йомгаклаган Тишковец.

Чыгынак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Нурлате

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Татарстана
Экология в Татарстане
Спорт в Татарстане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Нурлата — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Нурлата или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Нурлате можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Нурлате и Татарстане



Rss.plus


Новости Татарстана







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Нурлате, в Татарстане и в России