Ижевскида фаҗига: Пермь-Казан автобусы белән авариядә 4 кеше һәлак булган
Ижевск шәһәрендә авариядә 4 кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте 14.20 сәгатьтә була. Биредә 3 җиңел машина һәм Пермь-Казан маршруты автобусы бәрелешә.
Якынча белешмә буенча, 1 җиңел машина йөртүчесе һәм 3 җәяүле һәлак булган. Автобустагы кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк, диелә хәбәрдә.