Добавить новость

Сынаулар аша эзләнгән бәхет

Сынаулар аша эзләнгән бәхет

Без аның белән очраклы гына танышып киттек. 

Кем булуын да, нинди язмыш иясе икәнен дә белми идем әле. Таныша башлагач, Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендә яшәүче Гөлсинә апа Фәсхетдинова: «Ә мин бит сезнең газетагызны алдырам. Анда үземнең шигырь-хикәяләрем дә шактый басылды инде. Укучыларыгызның иҗатына битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә», – дип шаккаттырды. Гөлсинә апа белән сөйләшкәндә тын алырга да куркып утырдым, шул кадәр мавыктыргыч итеп сөйли, шуның кадәр кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән ул – аның күргәннәре турында яхшы гына фильм да төшереп булыр иде. Ә бу фильмга «Сынаулар аша бәхет эзләдем» дигән исем бик туры килер, мөгаен.

«ГЕЛ ЯХШЫ КИЕНЕРМЕН, ДИП СҮЗ БИРДЕМ»

Сугыш чоры баласы булган Гөлсинә апаның бала чагында ачлы-туклы тормышта яшәве, үзе әйтмәсә дә, көн кебек ачык. Шуңа күрә язмышы турында сөйләгәндә сүзне бала чагыннан түгел, яшьлегеннән башлап җибәрде ул. Минзәлә районының Бикбау авылында туып-үскән кыз, 16 яше тулгач, Алабуга педагогия институтына документлар бирергә барган. Имтиханнарны яхшы биреп укырга керә алса да, анда калмаган ул. Үзенең хәерчелегеннән, киемнәренең начар булуыннан хурланып, якты киләчәк эзләп, Себергә эшкә китәргә булган.

– Әни авырды, өс-башымны карарлык кеше юк иде. Имтиханнар тапшырырга баргач, хурланып кайттым. Өстемдә – ситсы күлмәк, аягымда – шәһәрдә яшәүче ападан калган иске туфлиләр… Ә башка кызлар һәм егетләрнең өсте-башы бөтен иде. «Менә көз җитәр, бу кызлар өсләренә пәлтә, аякларына сапоги киеп килер инде. Ә минем нәрсәм бар соң? Иске бишмәтемме?» дип уйладым. Укытучы булу теләгем көчле иде, тик хурлануымны җиңә алмадым. Гомер буе яхшы киенермен, эшләп үземнең өс-башымны карармын, дип, үз- үземә сүз бирдем дә, әнинең абыйсына ияреп, Кемерево шәһәренә киттем.

Мәктәпне яңа тәмамлаган, бер авыз урысча сүз белмәгән кызны «яше кечкенә» дип, беркайда да эшкә алмаганнар. Эзли торгач, төзелешкә ремонт бригадасына урнашкан ул. Кайчандыр зур хыялыннан баш тартырга мәҗбүр иткән киемсезлектән хурлану Гөлсинә апага башы-аягы белән эшкә чумарга булышкан. Ул көндезләрен ашханәдә ипи белән сөт кенә ашаган, калган акчаларын киемгә дип җыеп барган.

– Урысча белмәгәч, башта кыен булды инде. Тик очрый бит ул миһербанлы бәндәләр. Безнең бригадирыбыз сугыштан кайткан олы гына яшьтәге бер абый иде. Үзенең балалары юк, минем ничек тырышып йөрүемне күреп кызганды бу. Кызы кебек күрә башлады, урысчага өйрәтте, мине гел яклады һәм саклады. Аның урын өстендә генә ятып тора торган әбисе бар иде. Шул әбине карый башлагач, миңа булган хөрмәте тагын да артты. Әби тегүче булган, ул миңа үз акчасына ефәк тукымалар алып, матур киемнәр тегеп бирде. Ике ел тәрбияләгәннән соң, мин аны аякка бастырдым. Ул үз аякларында атлап китте, – дип, үткәнен искә ала әңгәмәдәшем.

Гөлсинә апа бу вакытларын бик җылы итеп искә алды. Үзенә булган мәрхәмәтлелекне һәм шәфкатьлелекне дистә еллардан соң да оныта алмый ул. Теләген чынга ашырып, баштан-аяк киенсә дә, сагынуга түзә алмыйча, өч елдан соң кабат авылына кайткан. Тик бер урында эшсез генә утыра алмавы аны кабат төп нигездән аерып, Чайковский шәһәренә җибәргән.

«ТУЙ АЛДЫННАН ИРЕМ ХЫЯНӘТ ИТТЕ»

Яңа шәһәргә туганнан туган сеңлесе белән күченгән ул. Бергә яшәгәннәр, бары-югы уртак булган. Кышкы салкын көннәрнең берсендә тимераякта шуган вакытта Гөлсинә апа булачак ирен очраткан.

– Авылда аңа кадәр йөргән бер егетем бар иде. Армиядә бер офицер кызы белән йөри башлаган да, тегесе балага узган. Өйләнде. Моны бик авыр кичердем. Әзрәк онытылып тору булыр дип кенә, тимераякта шуганда танышкан егет белән очраша башладым. Гел өчәү йөрдек – безгә сеңлем дә иярә иде. Озак очрашмадык, әти-әнисе белән таныштырды да кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ә мин, офицер кызына өйләнгән егетемә үч итеп, ризалык бирдем. Иремнең әти-әнисе бик яратты мине. Бер ай никах белән генә торганнан соң туй ясарга булдык. Иртәгә туй буласы дигән көнне сеңлем белән егетемнең өстенә килеп кердем. Иремнең миңа хыянәт итеп ятышы иде. Ул вакытта сүгенә дә белмим бит әле, «И оятсызлар!» – дидем дә ишене ябып чыгып киттем. Каенанам Чайковскийда абыстай кеше иде. Булган хәлләрне сөйләп бирдем. «Килен, туганнар да килде, туйны ясыйк инде», – дип ялынды. Ризалаштым. Туй булса да булды, булмаса да булды дигәндәй, минем өчен ир дигән кеше үлгән иде инде. Аңа карата бернинди хисем дә калмады. Бер ай тордык та аерылыштык. Минем урынга туганнан туган сеңлемне алып кайтты. Кешегә сиздермәсәм дә, бик күп еладым мин. Үз туганыңның хыянәтен кабул итүе бик авыр икән шул…

Күңел яраларын эшкә бирелеп төзәтергә булган Гөлсинә апа. Эшендә шактый гына күтәргәннәр аны, соңрак институтка икътисад бүлегенә укырга кергән. Каенанасы белән аралары элеккегечә җылы калган. Еш кына алар табын артында чәй эчеп, тормыш һәм киләчәк турында сәгатьләр буе сөйләшеп утырганнар. Иренең ничек яшәве турында Гөлсинә апа үзе дә, каенанасы да сүз кузгалтырга бик тырышмаган. Яраларга тоз сибеп, үткәнне яңартудан ни мәгънә. Тик бервакыт каенанасы аңа зур гозер белән килгән: «Монда кияүгә чыга алмассың син. Кит бу шәһәрдән, килен. Малайны да хәзерге хатыны белән биш мәртәбә аердың инде, яшәсеннәр шунда үзләренчә, кирәкми, тимә», – дигән ул.

– Ирем бер елдан соң чынлап та минем яныма килгәләп йөри башлады. Башта хатыныңнан аерыл, аннары мин сине кире кабул итәм, дип, биш мәртәбә алдадым мин аны. Үпкәм шул кадәр көчле иде, үч алуым булган, күрәсең. Кирәкми иде ул ир миңа чынлыкта. Ә ул, бичара, аерыла да килә минем яныма. «Инде хәзер хатының янына кайт, минем егетем бар», – дип кире борып чыгара идем. Каенанам белән бик тату идек, аның сүзләренә колак салмый булдыра алмадым. Бер дус кызым Дагыстанга китеп урнашкан иде, үзем дә шул якларга юл алырга булдым, – дип сөйли Гөлсинә апа.

ИКЕ КӨННӘН КИЯҮГӘ ЧЫККАН

Дагыстанга килеп төшкән уңайга гына, дус кызы Гөлсинә апаны алырга дип ике егетне җибәргән булган. Берсе Зәй районыннан килгән татар егете Рәзин исемле икән. Сөйләшеп киткәннәр шулай, телгә оста, итагатьле булып чыккан. Гөлсинәгә карап елмаеп-елмаеп алганда, егетнең күңелендә яңа хисләр бөреләнгәнен дә сизми калу мөмкин булмаган.

– Дагыстанга миннән алданрак килеп урнашкан дус кызым Зинаның йортына бардык. Өстәлләр әзерләп көтеп торган бу. Туган көне иде аның, кунаклар чакырган. Ашап утырганда, Зина: «Син бик матур җырлыйсың бит, җырла әле!» – диде. Тәрәзәләр ачык, якында гына таулар. Тамагымны кырып алдым да «Сарман»ны җырлый башладым. Ә тавышым шул кыяларга бәрелеп, кайтаваз булып, бөтен урамга таралды. Тәрәзә янына кешеләр җыелышып, тыңлап тордылар. Барысы да шаккаткан иде. Мәҗлес тәмамлангач, Рәзин миңа карап торды-торды да: «Зина, мин бу кызга өйләнәм!» – дип чыгып китте.

Икенче көнне егет белән кыз иртәнге алтыда ук шәһәр карарга чыккан. Шунда Рәзин тәкъдим ясаган да инде Гөлсинәгә. «Матур җырлыйсың, үзең чибәр, егетләр күз дә алмый карап тордылар. Чык миңа кияүгә. Югыйсә сине урлап алып китәчәкләр, барыбер ялгызың озак тора алмаячаксың», – дигән ул. Әнә шулай кавышып та куйганнар. Рәзин үзе дә рус кызына өйләнеп аерылган булган. Гөлсинә апа да бит бер мәртәбә уңышсыз никахка тарган. Шуңа да кавышканчы ук бер-берсенә сүз куешкан алар: «Бер-береңне кыерсытмаска, кул күтәрмәскә, көнләшмәскә, авыр вакытларда да ташлашмаска».

Утыз ел бергә гомер иткән бу ике пар вәгъдәләренә тугры калып яшәгән, ә бит тормыш юллары урау булган аларның. Яшәү урынын алыштырып, Үзбәкстанга күченгәч, беренче балалары туа. Әнә шул вакытта инфекция кергән аңа. Аяк-кулсыз һәм телсез килеш озак вакытлар буе урын өстендә яткан ул.

– Бервакыт Рәзин күтәрде дә мине больницага алып китте. Бер табиб шунда: «Ник кулыңа күтәреп йөртәсең, барыбер үлә ул, интекмә», – диде. Шул мизгелдә Рәзин мине шундый каты итеп кочаклады да: «Мин аңа үләргә юл куймам! Аны үтергәнче, үзем үләм!» – диде. Мине өйгә алып кайткач та «Җаныем, елама, берәр нәрсә уйлап табарбыз», – дип юатты мине.

Шушы сүзләрне әйткәннән соң, урамга чыгып елап җибәргән ир. Аның күз яшьләрен күреп, күршедә яшәүче чегән хатыны көчле бер профессорга барып карарга тәкъдим иткән. Шул профессор ярдәме белән, тоташ хәрәкәтсез калган Гөлсинә апаның бер атнадан соң кул, ике атнадан аяк бармаклары хәрәкәтләнә, башы борыла башлаган. Җылы климатта терелеп бетү мөмкинлегенең дә азрак булуын әйтеп, профессор кабат Чайковский шәһәренә кайтырга тәкъдим иткән аларга. Шунда күченеп кайтып бер ел буе больницада дәваланганнан соң тәмам савыгып беткән ул.

– Бу вакытта баламны әни карап торды. Ә Рәзин зур итмичә генә өй сала башлады. Телсез яткан чакларымда: «И Аллаһы Тәгаләм, ярдәмеңнән ташлама мине. Әгәр дә миңа тел бирсәң, аяк кулларым йөрсә, кешеләрне беркайчан кимсетмәс идем, эшләп йөрер идем, утыра торган эшкә чыкмас идем, балаларымны карап үстерер идем, үләннәрдә яланаяк йөрер идем, дип теләдем. И Илаһым, сәламәт гомер бирче», – дип ялвардым. Больницадан чыккач та бу нәзерләремә тугры калдым мин. Зур урыннарга җитәкче итеп билгеләсәләр дә, кешене кимсетмәдем, рәнҗетмәдем, талашмадым. Һәр иртә саен җәй көннәрендә үлән өстеннән яланаяк йөрдем. Кеше кызыктырырлык итеп бик матур гына яшәп киттек ирем белән, – дип сөйли Гөлсинә апа.

Әйе, тормышлары бик матур булган яшьләрнең. Озак та тормыйча, профессорның: «Икенче балаңны алып кайт, шулай эшләсәң, организмың тагын да тернәкләнер», – дигән сүзен истә тотып, тагын бер балаларын – бу юлы улларын дөньяга китергәннәр. «Утырып тора торган эштә эшләмәс идем» дигән сүзләренә тугры калып, Гөлсинә апа заводка эшкә кергән. Берничә елдан склад мөдире, соңрак кадрлар бүлеге җитәкчесе итеп билгеләгәннәр аны. Гаиләдәге эшләрне дә һәрдаим тигез бүлеп, берсе елаучы күз булса, икенчесе ул күзнең яшьләрен сөртеп ала торган кул булып яшәгәннәр. Түтәлләрнең чүбен утаганда да Рәзин абый бер башыннан, Гөлсинә апа икенче башыннан тотынган, җәй буе урманнан кайтып кермәгәннәр.

– Утыз елыбыз 30 көн кебек тә тоелмады, сеңлем. Тормышыбыз мул, табыныбыз түгәрәк булды безнең. Шулай беркөнне ирем эштән килеп алды да «Әйдә бакчага барабыз», – дип елмая. Ирем ни әйтсә, аның сүзеннән чыкмый идем, помидор белән кыяр җыярга киттек. Һәрберсен өзгән саен, миңа борылып карый да: «Монысын өзәргә буламы? Ә монысы өлгергәнме», – дип миннән сорый бу. «И җаныем! Сорама инде миннән, гомер буе бакчада эшлибез, беренче мәртәбә генә җыймыйсың бит инде!» – дим. «Шаулама! Үзең бер тактадан гына йөрергә өйрәттең. Бер-беребезнең киңәшен тотып яшәдек моңарчы!» – диде. Көлештек тә җыйган яшелчәләребезне машинага төяп, өйгә кайтып киттек. Каршыда тау иде. Тормыш юлыннан ничек акрын гына менсәк, бу тауның үренә дә шулай акрын гына мендек. Рәзиннең бер кулы рульдә, икенчесе белән мине кочаклап алды да, «И җаныем, рәхәт яшибез дә соң! Өйгә кайтасым килеп кайтам, яшисем килеп яшим синең белән. Эшкә киткәндә озатып каласым килеп уянам. Яшәсәк иде әле тагын бергә!» – диде. Шул кичтә аның белән шул кадәр күп итеп планнар кордык. Шул кичтә соңгы мәртәбә сөйләшеп калуыбыз булган икән, – дип көрсенеп куйды әңгәмәдәшем.

Икенче көнне ире гадәттәгечә уянып, озатып калмый аны – тәмләп йоклап кала. Гөлсинә апа эшкә китеп 15 минут вакыт үткәннән соң, баш миенә кан савып, ир вафат була. Кадерлесен җир куенына салганда да бүләк иткән якты мизгелләре өчен рәхмәт әйтеп калган әңгәмәдәшем.

Гаилә бәхетенең төп сере – кайчандыр Гөлсинә апа һәм Рәзин абый бер берсенә биргән вәгъдәләрнең үтәлүе. Алай гына да түгел, хөрмәт һәм авырлыкларны бергә кичә алу гына әнә шундый онытылмас мизгелләр һәм хатирәләр калдырадыр. Даими авторыбызның язмышы матур мәхәббәт тарихына тиң. Бәхеткә юл сынаулар аша гынадыр шул.

Айгөл ЗАКИРОВА

http://beznen.ru/basma/2016-27/sinaular-asha-ezlengen-behet/

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Express: АПЛ «Архангельск» представляет большую угрозу инфраструктуре НАТО



Мода

Спрос на «русское» золото 585 пробы стабильно растет – исследование «585*ЗОЛОТОЙ»




Українські новини

Відомий аграрій Кормишкін, складає свої депутатські повноваження



Новости 24 часа

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях



Game News

Гайд по Earn to Die Rogue: мифические предметы, билды и режимы



Пермь

В Перми женщина, выгуливавшая ребенка на веревке, воспитывает еще троих детей



News Every Day

PGA Tour Commissioner Jay Monahan shuts down Saudi agreement rumors: “complex scenario”



Блоги

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».



Пермь

PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России



Фёдор Шаляпин

«Всю жизнь я зарабатывал пением и… легким аферизмом». Прохор Шаляпин раскрыл источники дохода в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3    



Пермь

В Кильмезском районе начался ремонт участка трассы Казань – Пермь



Кирилл Скачков

Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС



Пермь

В Прикамье прошла торжественная церемония гашения праздничного конверта, выпущенного к 100-летию Бардымского района



Евро

Российские флаги снова вывесили на матче Евро-2024 между Англией и Сербией



Симферополь

Выставка-посвящение «Первая дама советской скульптуры»



Пермь

Метеорологи: 15 июня через территорию Пермского края прошел полярный холодный фронт



Москва

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем



Москва

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Перми — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Перми или других населённых пунктов Пермского края мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Перми можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Перми и Пермском крае




Новости Перми

В Перми идет подготовка к строительство развязки на площади Гайдара

В Перми изменится схема движения пяти автобусов

Ниже воды: как идет обновление подводного флота России

Объявлены лауреаты двенадцатой программы «Лучшие социальные проекты России»


Пермь

В Перми упали цены на вторичное жилье






Rss.plus

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

Вербовку Зеленского могут успешно применить?!

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

"Как в раю": Джиган и Самойлова исполнили мечту знаменитой "диско-бабушки" из Коми




Спорт в Пермском крае

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Атлеты из Перми стали победителями на играх стран БРИКС

В Перми создали организацию по подготовке юных футболистов

Новую спортплощадку открыли в селе Кировского округа


WTA

Самсонова обыграла Александрову и вышла в финал турнира WTA в Хертогенбосхе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Пермский край

В Перми создали организацию по подготовке юных футболистов



Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России