«Минем үземнең балаларым юк» – Гүзәлия Сиринә Зәйнетдинова өчен «Балам» җырын язган
![«Минем үземнең балаларым юк» – Гүзәлия Сиринә Зәйнетдинова өчен «Балам» җырын язган](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2022/8/18/5f3d37cb1c6218cbe8bb5e27430d8a62.jpg)
«Минем үземнең балаларым юк… Әмма дә ләкин бу темага язылган җырларым аеруча да моңлы булып туа. Нигә шулай икән ул?» – дип язган продюсер, автор-башкаручы Гүзәлия.
Ул шулай итеп «Балам» җырын тәкъдим иткән. Аны Сиринә Зәйнетдинова башкара.
Яңа җырның сүзләрен Рауза Хафизова, ә көен Гүзәлия иҗат иткән.
«Чөнки сез йөрәгегез белән барысын да тоясыз», «Каз тәннәре чыгарлык», «Бигрәк мәгънәле, матур җыр», – дип комментарий калдырган җырны тыңлаучылар.
Гүзәлия күптән түгел, клип геройлары соравы буенча, «бала» темасына «Рәхмәт, Ходай» җырын язган һәм үзе җырлаган иде.