Кузбасста коточкыч фаҗига: автобуска бәрелгән автомобиль урталай өзелгән, 3 студент һәлак
Кемеровода «Себер» трассасындагы автоһәлакәттә биш кеше һәлак булган. Аларның өчесенә 17 яшь.
«ЗАЗ Шанс» автомобилен йөрткән ханым, юл кагыйдәләрен боза һәм бозлавыкта идарәне югалтып, каршы як полосадан килгән «Нефаз»га бәрелә. Нәтиҗәдә җиңел машинадагы йөртүче һәм 4 пассажир һәлак була. Аларның өчесе – укудан кайтып килүче студентлар – 17 яшьлек ике егет һәм бер кыз. Рульдә 28 яшьлек хатын булган. Тагын бер пассажир – 54 яшьлек ир.
Автобустагы 12 пассажирга зыян килмәгән.
Бу трассаның шушы урынындагы беренче генә фаҗига түгел икән. Фаҗиганең шаһитлары социаль челтәрләрдә бик куркыныч булган дип язалар. «Коточкыч авария – машина урталай өзелгән», «Бер ай да булмады, инде өченче авария», «Өзелгән куллар, аяклар, бөтен җир кан», – дип язалар социаль челтәрләрдә