Учакта шампиньон гөмбәсе пешерү рецепты
![Учакта шампиньон гөмбәсе пешерү рецепты](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/4/22/820f4a9c2f25ffc68a7878d12bf7056d.jpg)
Көннәр җылыта башлау белән, учакта, күмердә төрле ризыклар әзерләү сезонын күпләр ачты инде. Күмер өстендә шампиньон кыздыру рецептын тәкъдим итәбез.
Беренче эш итеп: гөмбәләрне юарга һәм кипшетергә.
Аннары майонезга тоз, борыч, 2 тырнак сарымсакны изеп яки вак угычтан уып, шушы катнашманы гөмбәләр өстенә салырга.
Фото: © Гөлүзә Василова
Гөмбәләрне шушы соуста 1 сәгатькә калдырырга да була. Аннары барбекю сеткасына тезәргә, күмер өстендә 2 ягын да кыздырып алырга.
Гөмбәләр бик тәмле һәм туклыклы була.
Фото: © Гөлүзә Василова