Әни кеше биш яшьлек баласының күкрәген, корсагын, муенын кискәләп бетергән
12 февральгә каршы төндә Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә биш яшьлек малайны анасы үтерә язган. Сабыйның күкрәге, корсагы, муены пычак белән кискәләнеп беткән. Аны хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Өлкә буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, коточкыч җинаять Полтава урамындагы күп катлы йорттагы бер фатирда була. Малайны имгәтүдә шикләнеп 29 яшьлек анасын тоткарлаганнар. Әлегә җинаятьнең сәбәбе ачыкланмаган. Баланың сәламәтлеге турында да өстәмә белешмә юк. Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә... Читать дальше...