Добавить новость

Самараның «Яктылык» мәктәбе директоры: Укучылар җыйганда яхшыларын гына сайламыйбыз

Самараның «Яктылык» мәктәбе директоры: Укучылар җыйганда яхшыларын гына сайламыйбыз

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Самараның « Бердәмлек » газетасында Гөлнур Сафиуллинаның «Яктылык» татар мәктәбе турында язмасы чыкты.

ЯКТЫЛЫК

Аларга бөтен Самара татарларының күзе төбәлгән: милләттәшләребезнең өмете, ышанычы ул «Яктылык» мәктәбе. Киләчәге!

Радик Рәвгать улы бу хакта бер минутка да исеннән чыгармый. Ул җитәкләгән мәктәп шуның өчен дә, башкалар белән чагыштырганда, гел алдарак булырга тиеш. Аның эшенә, кабул иткән карарларына бүген генә түгел, киләчәктә дә кайтып-кайтып бәя бирәчәкләр. Максат гел бер: «Яктылык» — яктылык таратсын. Туган телебезне сакласын! Әңгәмәдәшем — Самара шәһәренең татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры, Самара шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясенең гомум белем бирү буенча почетлы хезмәткәре һәм хәзер инде Татарстан Республикасының атказанган укытучысы да Радик ГАЗИЗОВ.

ТАМЫРЛАР

— Самара өлкәсе, Кләүле районына әтине ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң юллама белән эшкә җибәрәләр. Бу мукшы авылында бердәнбер татар гаиләсе идек без. Әти — Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан. Шәҗәрәләре бар — ярты Ярмәк безнең нәсел анда. Польша ягыннан килеп урнашкан Биктимер бабайдан башлана ул. Әтинең әтисен — Шәяхмәт бабамны авылдашлары һаман да хәтерли. Ул төрле җаваплы урыннарда эшләгән: склад мөдире дә булган, умартачы да. Әмма өйгә бернәрсә дә алып кайтмаган. Өч сугышны үткән, тугыз тапкыр яраланган. Капитан булганлыгын гына беләм. Икенче бабам да сугышны кичеп, Калининградка кадәр барып җитеп, туган ягына — Шенталы районы, Денис авылына исән-сау әйләнеп кайткан.

Әти авылда гомер буе дәрәҗәле, хөрмәтле кеше булды. Маллар тоткан һәркемнең аңа үтенече төшми калмагандыр. «Равгат, помоги!» — дип, төн уртасында да киләләр иде. Берәүне дә кире бормады — бик ярдәмчел, карусыз иде. Мин аның безгә катырак сүз әйткәнен дә белмим.

Өйдә бары тик татарча гына аралаштык — бездә «папа», «мама» дип әйтүләр булмады. Мәктәптә, урамда русча, мукшыча сөйләштек. Медкартамда: «Мальчику 3 года, свободно разговаривает на трех языках» дигән язу бар. Элегрәк мукшылар мине үзләренеке дип уйлый иде, хәзер тел азрак онытыла төште.

БАЛАЧАК

— Сабантуйларда йә Ярмәк, йә Денис әбиләргә барганнар бик истә. Әти белән әнинең бертуганнары кайта — өй тулы кунак. Әбиләрнең икесендә дә мич ашлары пешә. Дениста — гөбәдия, кыстыбый, Ярмәктә — коймак, зур бәлеш…

Табынга ашны зур тимер табакта чыгаралар. Барыбыз да шуннан үрелеп агач кашыклар белән ашыйбыз…

Авыл баласы эш белән үсә инде ул. Көтү көтеп, печән чабып, бәрәңге алып… Әбиләргә дә кунакка түгел, күбрәк булышырга бара идек: колхоз бүлеп биргән суган, чөгендер җирләрен утарга. Кайчакта авыр да булгандыр, туйдыргандыр да, бәлки. Әмма бу зур тәрбия дә булган — рухны, ихтыяр көчен ныгыткан. Авыл кешесе шуңа да юк-барга гына зарланмый. Әйе, авыл ул — үзе бер университет.

УКУ

— Әти белән әни икесе дә мәктәптә татарча укыганнар, безгә инде ул бәхет эләкмәде. Мәктәптә русча укыдык, урамда мукшыча сөйләштек. Укырга ярата идем. Геометрияне дә, әдәбиятны да — бер дәрәҗәдә. Авыл китапханәсен тулысынча укып чыктым: Бажов әкиятләреннән башлап, «Война и мир», «Мастер и Маргарита»га кадәр. Кем генә булырга хыялланмадым?! Космонавт, милиционер, хирург… Ә менә укытучы булырга беркайчан омтылмадым — андый теләк булмады. Класста староста идем, комсомол оешмасын да җитәкләдем.

Беренче класска ук: «Мәктәпне тәмамлыйм да институтка укырга керәм», — дип бардым. Самара дәүләт университетының икътисад факультеты студенты булырга тиеш идем. Конкурстан узмадым… Документларымны Самара дәүләт мәдәният институтының рабфагына тапшырып, авылга борылып кайттым. Нигә мәдәнияткәме? Мин музыка мәктәбен дә тәмамлаган идем. Баян классын. Анда керүем кызык кына булды. Авыл мәктәбенә яңа директор килде. Кызы моңарчы музыка мәктәбендә укыган булган икән — безгә килгәч, ул укуын район үзәгендәге мәктәптә дәвам итте. Ишеткән-күргән хәл түгел. Аңа кызыгып иярүчеләр арасында мин дә бар идем. Атнага ике тапкыр җиде чакрымдагы район үзәгенә йөрдем. Җәяү дә, велосипедта да, чаңгыда да. Әни, әмма күбрәк энем озата бара. Икәү бергә барабыз да ул мине дәресләр беткәнче көтеп утыра. Хәзергә кадәр: «Сине мин укыттым», — дип көлә…

Шәһәрдән борылып кайткач, мине ындыр табагы мөдире итеп куйдылар. Рабфакка керү өчен мәдәният өлкәсендә эшләргә тиеш идем — район Мәдәният йортына да урнаштым.

Студент чакта «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә йөри башладым. Сәхнәдән төшмим дә: концертны алып барам, җырлыйм, баянда уйныйм. Яңа сәләтем ачылды: мәҗлесләр алып бара башладым. Танылдым. Әмма соңрак, Аллаһ ризалыгы өчен дип, ул эштән үзем баш тарттым… Ансамбль мине татар мохитына алып керде. «Яктылык» мәктәбенең беренче директоры Харидә апа Дашкина мине шул концертларның берсендә күреп, мәктәпкә эшкә чакырды.

УҢЫШ

— «Яктылык» мәктәбе — минем язмышым. Ун ел укытканнан соң, башта эшкә шәһәр мәгариф департаментына, аннан, конкурс аша, министрлыкка күчтем. Җиде елдан соң, шактый тәҗрибә туплап, 2012 елда мәктәпкә кире кайттым — директор булып.

Безнең мәктәпнең тарихы 1989 елдан башлана. Башта «Якшәмбе мәктәбе» генә булып эшли әле ул. Аннан укучылар җыярга керешәләр. Татар оешмалары активистлары, татар гаиләләре исемлеген төзеп, өйләр, фатирлар буйлап йөриләр. Харидә апа Дашкина бу оештыру эшләренең башында тора. Концертлар алдыннан сәхнәгә чыгып: «6нчы сыйныфта — ике, 7нче сыйныфта өч урын калды, балаларыгызны китерегез», — дип сөйләгәнен үзем дә хәтерлим… Инде менә ничә ел бездә беренче сыйныфка керүчеләр арасында конкурс. Харидә апаның хыялы булгандыр бу… Узган ел ике сменада укытуга күчтек — сыймыйбыз. Ата-аналар канәгать түгел, әлбәттә, балалар бит «Яктылык»ка бик ераклардан килеп укый. Күршедәге бинаны безгә бирүләрен көтәбез. Аның реконструкциясенә генә дә 200 миллион сум акча кирәк булачак.

Мәктәпкә укучылар җыйганда иң яхшыларын — каймакларын гына сайлап алмыйбыз. Безнең төп таләп — татар телен, мәдәниятен өйрәнергә теләк булу. Калганына укытучыларыбыз тырышлык белән ирешәчәк: нәтиҗәләрне күреп торасыз. Минем үземне бигрәк тә катнаш гаиләләрдән балалар килүе сөендерә. Аннан — элеккеге укучыларыбызның үз балаларын безгә укырга бирүе. Бу да күп нәрсә хакында сөйли… Ата-аналарны, әлбәттә, «Яктылык»ның тәрбиягә зур игътибар итүе тарта. Бер генә мисал: авыл кешесенә күршегә нигә ярдәм итәргә кирәген аңлатып торасы юк. Ә шәһәрләр «Күрше хакы — тәңре хакы» дигәннең нәрсә икәнен дә белми. Без менә шуның өчен дә өмә вакытында тирә-күрше ишегалларын да җыештырабыз. Зур бәйрәмгә әйләнә ул: казанда пылау пешә, баянчы уйнап тора… Әле менә күптән түгел җыелыш булды, шәһәр советы депутаты очрашуга килде. Халык үзенең зарын сөйли.

«Безгә бит хәтта юлны да татар мәктәбе директоры салдырды», — диләр. Юлны без салдыра алмыйбыз, билгеле, әмма алар шулай кабул итә бит. Бу сүздә безне зурлау, хөрмәт бар… Өмәгә ата-аналар да килә. Бер-берсе белән танышу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә бит аларның кода-кодагыйлар булып кую ихтималы да зур… Кышын чаңгы базасына барып «Сәламәтлек көне» уздыруыбыз да шуның өчен. Аңа укучыларның әти-әниләре генә түгел, бөтен туганнары чакырыла. Губернатор үзе кунак булып килгәне бар.

Укытучыларның, ата-аналарның бергә кушылып ел саен корбан чалуы да — күңелле күренеш. Шулай ук «Әтиләр клубы»ның эшләве дә. Бу клубка өлкән классларда укучы ир балалар әтиләре, ир туганнары белән килә: уролог, психолог кебек белгечләр белән очрашалар, иң катлаулы темаларны кузгаталар… Мәктәп турында бик озак сөйләп булыр иде. «Йолдыз» бию театрының уңышлары, мәктәп музее, кө-рәшчеләр түгәрәге, «Сәләт-Самара» аланы, Җәмигъ мәчете белән элемтә… Аерым-аерым укытучыларыбыз турында: һәркайсына таяна алам, һәрберсе җанын-тәнен биреп эшли.

Башка мәктәпләргә караганда, «Яктылык»та җиңелрәк: безнең Талип хәзрәт Яруллин, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров, Ленар Сабиров кебек милли һәм дини оешма җитәкчеләре бар. Алар һәрвакыт хәлебезне белешеп, уңышларыбыз өчен сөенеп торалар.

Игътибар иттегезме икән: бөтен укытучыларыбыз да татар телендә сөйләшә. Бу — аларга иң беренче таләп.

МӘХӘББӘТ

— Мәктәптә атнасына җиде көн эшләдем — ял көнне «Якшәмбе мәктәбе»ндә дә укыттым. Анда йөрүче өлкәннәр, яшьләр, балалар өчен музыка дәресләре алып бардым. Берничә ел шулай эшләдем. Аннан директордан: «Һичьюгы бер көн ял бирегез инде», — дип сорадым. Урыныма бер кыз тапканнар иде, әмма уку елы беткәндә генә ул кияүгә чыкты. «Якшәмбе мәктәбе»нә кабат әйләнеп кайтырга туры килде. Карыйм, мин юкта яңа бер кыз йөри башлаган. Күрүгә үк ошаттым. Икенче тапкыр очратканда инде: «Ул минеке була!» — дип уйладым… Һәр эштә миңа киңәшләр бирүче журналист Шамил абый Баһаутдин: «Мәктәпкә әнисе, бабасы белән бергә килгәч, ул кыз, димәк, тәрбияле инде», — диде. Аның бу сүзләре фикеремне тагын да ныгытты…

Әнисе белән бабасы гарәп теле өйрәнергә йөриләр: Гөлия башта алар белән утыра, аннан музыка дәресенә керә. Әйе, ул — минем укучым. Яшь аермабыз өч кенә ел булса да, Гөлия миңа бик озак «Радик абый», дип дәште…

Мәхәббәтнең ни икәнен сүз белән аңлату авыр бит аны. «Чиләгенә күрә капкачы», ди халык. Аллаһы Тәгалә кушадыр адәм балаларын. Әмма бер-береңне саклап калу өчен аннары үзеңә дә шактый тырышасы әле — гаилә нигезендә түземлек ята.

ДИН

— Дингә берәү дә бер көндә генә килмидер. Дини мәҗлесләрдә булганда хәзрәтләр сөйләгән вәгазьләр минем күңелгә дә җыелып килгәндер. Гарәпчә өйрәнергә теләдем. Бик тиз генә килеп чыкмады… Мәдрәсәгә кереп укый башладым. Аннан Уфа ислам институтын тәмамладым. Алган дини белемем эшемдә дә булыша. Шундый чорда яшибез — шөкер, намазда, диндә икәнеңне яшерү кирәкми.

БАЛАЛАР

— Күп балалы гаилә булырбыз дип күз алдыма китермәгән идем. Хатын да шулай ди (көлә). Олы кызыбыз Наилә инде югары уку йортында белем ала. Билал быел мәктәпне тәмамлады. Камилә җиденчегә күчте, Ибраһимыбыз 1нче сыйныфка укырга килде. Олыларын инде алдыңа утыртып иркәләп булмый, шуңа күрә кечкенәләрен күбрәк кочакларга тырышасың — бу чорның бик тиз узачагын беләсең. Мин күбрәк өйдә дә укытучы бугай — тәрбияләргә яратам. Кайчак артыграк та… Әтиләре директор булган мәктәптә уку аларга җиңел түгелдер. Җаваплылык сизгәннәрен беләм. Бигрәк тә Наиләдә күп иде ул. Гел татарча гына аралашалар дип әйтә алмыйм, әмма, шөкер, телне беләләр. Татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда, халыкара олимпиадаларда да катнаштылар. Мәктәптә үзем татарча укымагач, кирәк булганда кагыйдәләрне алардан сорыйм — аңлаталар. Иртән эшкә машинада барганда, һәр көнне әнигә шалтыратам. «Тордыңмы, исән-саумы?» — дим. Миңа балалар да кушыла: «Зур әни, чәй эчтеңме әле, авырмыйсыңмы?» — диләр. Әбиләре белән татарча гына сөйләшәләр.

ҮЗЕМ ТУРЫНДА

— Авылга кайткач, печән чабасың кайчак. Кояш яндыра, бөтен җиреңнән тир ага. Авыр, әлбәттә. Әмма исәнлегең зарланырлык булмаса, бу барыбер җиңелрәк.

Җитәкче урынында утырып, ниндидер җитди карар кабул итүгә караганда, диюем. Мин үзем йомшак кеше, әмма директор буларак алган вазыйфаларым «телим, теләмим»нәремне оныттыра. Өйдә дә шулай бит. Бала тәрбияләгәндә, күңелең моңа каршы булса да, кырыслык та күрсәтергә туры килгәли. Ялгышырга гына ярамый!

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

АО «Транснефть - Север» выпустило молодь атлантического лосося в реку в Архангельской области



Жизнь

СЛД «Москва-Сортировочная» филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» оказывает содействие студентам Высшей инженерной школы




Українські новини

Робота водієм у Таксі 571 (Київ)



Новости 24 часа

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends



Game News

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning



Самара

МГУ Саров выпустил второй поток магистров



News Every Day

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener



Авто

Два водителя погибли в массовом ДТП на обходе Красноярска



Самара

В Волгограде банда малолетних "Южан" толпой напала на полицейских. Пишут, что их уже "отмазывают"



Певица

Певица Сати Казанова отменила концерт в Санкт-Петербурге из-за госпитализации



Самара

В регионе продолжается ремонт и модернизация камер видеонаблюдения АПК «Безопасный город»



Дарья Касаткина

Дарья Касаткина с уверенной победы стартовала на травяном турнире в Истбурне



Самара

Количество фреш-баров в Самаре выросло на 34%



ХАМАС

Сбить спесь с Израиля. Россия приняла ХАМАС в Москве.



Симферополь

Выставка-предупреждение «Лицо беды»



Самара

Глава СК РФ назвал Самарскую область в числе «передовиков» по количеству преступлений, совершенных мигрантами



Самарская область

Во время ежегодного диалога с местными интернет-деятелями врио главы Самарской области Вячеслав Федорищев обсудил важные темы, связанные с сохранением культурного и исторического наследия региона



Москва

Инновации в логистике: какие технологии изменят логистику в России в ближайшем будущем



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Самары — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Самары или других населённых пунктов Самарской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Самаре можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Самаре и Самарской области




Новости Самары

МГУ Саров выпустил второй поток магистров

Почта Банк: россияне на 45% снизили траты в duty free

Мурино лидирует среди городов России по самой высокой концентрации студий

В Солнечногорске запустят завод по производству металлоконструкций в июле


Самара

Глава СК РФ назвал Самарскую область в числе «передовиков» по количеству преступлений, совершенных мигрантами






Rss.plus

В Воскресенске росгвардейцы задержали гражданку, находящуюся в федеральном розыске

Врач дерматолог-косметолог Мадина Байрамукова: что делать, если вас ужалила медуза

СЕНСАЦИЯ О ДЕЛАХ ЖУРНАЛИСТОВ ГОЛУНОВА И САФРОНОВА.

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Moscow.media
Самарская область

В рамках очередной встречи с региональными блогерами врио главы Самарской области Вячеслав Федорищев дал ответы на несколько острых тем



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Виктор Тепляков

Депутат ЗСК Виктор Тепляков провёл комиссионный осмотр Центра творческого развития в Сочи




Спорт в Самарской области

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Самарские росгвардейцы – победители Кубка «Динамо» по мини-футболу

Меньше четверти жительниц Самары готовы менять свою фигуру ради мужчин

В Балакове состоялось первенство России по подводному спорту


Уимблдон

Зарина Дияс сотворила громкую сенсацию на Уимблдоне-2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Киев

Зеленский признал, что Киев не хочет затягивания конфликта из-за больших потерь



Частные объявления в Самаре, в Самарской области и в России